Өчкүл (Әлмән районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өчкүл (Әлмән районы) latin yazuında])
Өчкүл
Карта
Ил Россия
Өлкә Курган өлкәсе
Район Әлмән районы
Координатлар 55°1'тн, 63°20'кнч
Нигезләнгән 1587
Халык саны 275 кеше
Милли состав татарлар (88.1%), руслар, башкортлар һ.б.
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 641140
Рәсми сайт uchkulevo.com
Рәсми булмаган исем Шабай
Русча атама Учкулево

Өчкүл яки ШабайКурган өлкәсендә, Чиләбе өлкәсе чигендә татар авылы. Күпчелек халкы татарлар һәм башкортлар булган Әлмән районына карый. Курган өлкәсендә тагын бер Өчкүл (Трехозерки) авылы бар. Ул да татар авылы. Авыл өч күл буена урнашкан – Чөй (Цөй), Сөлекле һәм Ялангач күлләре, шулар арасында Чөй – иң зрусы.[1]

Белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга 1587 елда эчкен татарлары тарафыннан нигез салынган, дип санала. Элек Өчкүл зур авыл булган, анда меңнән артык кеше яшәгән, картлар аның җиде урамы, мәчет-мәдрәсәсе булуын сөйлиләр. Совет заманында халык совхозда эшләгән. Тегү цехы булган. Бүген 100 хуҗалыкта ике йөздән артык кеше яши. Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар иллегә якын. Башлангыч мәктәп эшли. 2009 елда авылда зур ике вакыйга булган. 1956 елдан соң беренче тапкыр сабантуе узган һәм мәчет ачылган. Сабантуена 500 якын кеше җыелган.

Инде бетүенә таба барган бу татар авылына икенче сулышны өрүче – шушы авыл егете, хәзер Себердә зур эшмәкәр, хаҗи, милләтпәрвәр, 41 яшьлек Марат Юнысов булып чыкты. Үз акчасына мәчетне торгызган, татар үзәген ачкан, авылдагы бөтен милли, мәдәни, дини чараларга, Сабантуйларга акчаны да үз кесәсеннән ул бирә. Моңа кадәр 17 чакрымдагы рус авылына барып укыган балаларны ул 7 чакрымдагы Иванково (Әмәнкүл) авылы мәктәбенә күчерә алган, үз акчасына аларга автобус сатып алган, шоферын үзе түләп тота. Балаларны анда күчерүнең төп сәбәбе – Иванково мәктәбендә татар теле дә укытыла.

Биредә газ, әсфәлт юллар юк, ә авылга барыбер шәһәрләрдән кайта башлаганнар, чөнки аның киләчәген күрәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видео[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]