Эчтәлеккә күчү

ا

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ا latin yazuında])
ا
гарәп. أَلِف
Рәвеш
Блок Юникода Арабское письмо (блок Юникода)[d]
Порядок написания черт в иероглифах
HTML-мнемоника ا[1] һәм ا[1]
Имя символа Юникода ARABIC LETTER ALEF[2]
Юникодтагы позициясе 0627
 ا Викиҗыентыкта

ا (гәрәп. الف), әлиф — гарәп һәм татар әлифбасында (әбҗәдендә) беренче хәреф. Мәхъраҗы буенча авыз куышлыгыннан сузылып чыга[3]. Мәд хәрефе. Башка гәрәп хәрефләре кебек 4 төрле языла. Шулай ук 1 санын билгеләү билгесе.

Хәрефнең сыйфатлары
Хәрефнең сыйфатлары
Исеме әлиф
Тәртип саны 1нче
Билгели торган саны 1
Язылышы буенча төркеме монфәсалә
Башка төркеме мәд хәрефе
Капма каршы хәреф ع

Белдерүче авазлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлиф хәрефе гомумән озын(мәдле) [а] вә [ә] авазларын белдерә, әммә сүз башында ул а вә ә дән гайре төрле сузык у, ү, о, ө, и, ы, е-э авазларын белдерергә мөмкин.

Әлиф һәмзәнең язудан карап сүз башындагы укылышы
язылышы Аңлатмасы Тәҗвидтәге шәрехе Гәрәп телендәге авазы Иске имлядәге авазы
آ Мәд муттасыйль Ике-өч әлиф(дүрт-алты хәрәкә) сузылучы әлиф 4 яки 6 хәрәкәле а яки ә Каты а авазы[4]
أ Өст һәмзәле әлиф Бер әлиф микъдарында сузылучы әлиф. а һәм ә авазын белдерә. а яки ә
إ Аст һәмзәле әлиф Бер әлиф микъдарында сузылучы әлиф. и авазын белдерә. и яки ы
اُ Өтерле әлиф Бер әлиф микъдарында сузылучы әлиф. у һәм ү авазын белдерә. ү яки у Нечкә ү авазы[5]
ا Гади әлиф сүздән карап сузык авазны ы һәм э авазы[4]
Фасыл һәмзәсе Ике сүз уртасында килгән, әммә укылмыйча кала торган һәмзәле әлиф.

Иске имля ا хәрефе хәрәкәсез татар сүзләрендә сүз башында а, ә, ү, ы, э, авазын белдерә. Аеру өчен хәрәкәләр кулланыла. Мәсәлән: а авазын آ, ә авзын اَ, ү авазын اُ, э һәм ы авазы хәрәкәсез. Әгәрдә өстәге дулкынлы сызык белән барса а авазын белдерә, сүз уртасында а һәм ә авазын белдерергә мөмкин. Әлиф башка сузыкларны белдерүдә дә катнаша. Әгәр ул сүз башында үәү хәрефенең башында язылса, алар икесе бергә у яхуди ү фонемасын белдерә. Әгәр ул сүз башында йә хәрефенең башында язылса, алар икесе бергә и фонемасын белдерә.[6][7]

Әлиф хәрәкәләр белән язудан карап сүз башында укылышы
язылышы Аңлатмасы Иске имлядәге авазы
آ Дулкынлы сызык белән әлиф Каты а авазы[4]
اَ Өст хәрәкә белән әлиф Нечкә ә авазы[4]
أ Өст һәмзәле әлиф
إ Аст һәмзәле әлиф
اُ Өтерле әлиф нечкә ү авазы[5]
ا Гади әлиф ы һәм э авазы[4]

Әлиф вә үәү диграфы һәм әлиф вә йә диграфы.

Хәрефләрнең сүз башында билгеләнеше
Иске имля Проектлар Кирилицада язылышы
Кадими чор сузыкларны хәрәкәләр генә билгеләү Яңа имлячылар(10 сузык) Урта имлячылар(6 сузык)
Хәреф язылышы Мисаллар Хәреф язылышы Мисаллар Хәреф язылышлары Мисаллар Хәреф язылышлары Мисаллар
А أ أط آ أت آ آت آ آت ат
Ә أ أني اَ أني، أني ئه, اَ ئەني ئه, اَ ئەني, اَني әни
Ү اُ اُرداك اُ ,او اورداك ئو, اۏ ئوردەك اُٞوٓ اُوردەك үрдәк
У اُ اُراق او اوراق اُوٓ, اُو اُوراق اُوراق урак
О اُ اُن او اون اُوٰ اُوٰن اُوٰ اُوُن он
Ө اُ اُروك او اوروك اُوُ اُوُروُك اُوُروُك өрек
И إ إتك اي إيتك اِي ايتك إي ايتك итек
Ы إ الص ا الص ا الص ا الص ылыс
Э ا اش أ اش ائ, ا ائش ائش эш
  1. 1 2 https://html.spec.whatwg.org/multipage/syntax.html#character-references
  2. https://www.unicode.org/Public/UCD/latest/ucd/NamesList.txt
  3. Тәҗвид — Коръән уку кагыйдәләре Н. Ибраһим 2008ел. Казан. 25б.
  4. 1 2 3 4 5 Каюм Насыйри Әнмүзәҗ Казан 1895
  5. 1 2 Мохтасар имля мөгаллиме. Уфа
  6. Җ. Зәйнуллин. Гарәп язуы нигезендә татарча әлифба(үзлегеннән өйрәнүчеләр өчен).- Казан. 1989. 73б
  7. Закиев М. З. Максимов Н. В. Татар теле 10-11 сыйныфлар. — Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2020 ел 332б.