هَ
هَ (татарчадан "фәтхәи хәрфия") Сүз азагында Һәнең нечкә [ә] авазын белдергән очрагы. Гыйльми мәҗлес боерыгыннан соң татар сүзләрнең фәкать ахырында язу рөхсәт ителгән.
XX гасыр беренче чирегендә Әхмәдһади Максуди үзенең имля проектында "фәтхәи хәрфиягә" яңа исем бирә "һәи рәсмия", рәсми, законлашкан һәгә. Әхмәдһәди Максуди имля проектында татар телендә ул монфәсалә хәрефе дип язылган мөттәсаләлеген югалтып. Язылышы буенча монфәсалә хәрефләр төркеменә керә. Бу хәрефне Әхмәдһади Максуди сүз башында, уртасында һәм ахырында тәкъдим итә.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Гарәп вә фарсы телендә ه(һә) һәм аның ة(һәи-марбута)төрләре.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Гәрап графикасы тарала башлагач. Алынма сүзләрнең ахырындагы ه(һә) [ә] һәм һ авазын белдергән очраклары булган. Ул:
- Гарәп телендә җенес төрләрен күрсәткән ة(тәи-марбута).
- Фарсы теле имлясендә тәи-марбута гади ه һә (Фәтхәи хәрфия) белән күрсәтелгән.
Әммә һәнең сүз башында вә сүз уртасында язмак очрагы булмаган. Татарлашкан сүзләрдә график принципка буйсынып язылган.
1899 елгы гыйльми мәҗлес боерыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Төп мәкалә: Имля төзәтү
1899 елның июнь аенда Уфада тел, имля һәм мәгариф мәсьәләре буенча мәҗлес гыйльми(фәнни конференция) үткәрелә. Атна буе дәвам иткән бу мәҗлескә кырык-иллегә якын мөгаллим һәм галим-голәмә җыела. Анда яңа чор мәктәпләре өчен программалар төзелә һәм имля берләштерү карары кабул ителә. Ул карарда Фәтхәи хәрфиясе (ә) кәлимәләрнең фәкать ахырында язылырга дип нәтиҗәгә киләләр.
| М. Корбангали вә Ш. Рамазан хәрефләре белән | إيسكي إملا | М. Корбангали вә Ш. Рамазан хәрефләре белән | إيسكي إملا |
|---|---|---|---|
| Көлә | كوله | Алырга | آلورغه |
| Килә | كيله | Санарга | صانارغه |
| Нәнә | ناَنه | Әхмәдкә | احمد كه |
Әхмәдһади Максудиның һәи-рәсмиясе.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Әхмәдһади Максуди имля проектында сүз башында, уртасында, ахырында [ә] авын белдермәк өчен һә хәрефенең төрен һәи-рәсмия монфәсалә хәрефе дип язмакны тәкъдим иткән.[1]
| Аерым язылышы | Сүз ахырында язылышы | Сүз уртасында язылышы | Сүз башында язылышы | |
|---|---|---|---|---|
| Рәсми монфәсалә хәрефе дип татар әлифбасына кертмәк очрагы | ئه | ىه | ىه | ئه |
Мисаллар:
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Иске имля | Каюм Насыйри ишәрә осулы | Әхмәдһади Максуди имля проекты | Кириллицада |
|---|---|---|---|
| اتاچ | اَتاَچ | ئه ته چ | әтәч |
| بلان | بلاَن | بله ن | белән |
| أگر | اَگر | ئه گه ر | әгәр |
Тагын кара
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Иске имля
- Иске имлянең җәдиди чоры
- ه Һә
- ة Тә-марбута
- اَ Өст билгеле әлиф
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Җ. Зәйнуллин. Гарәп язуы нигезендә татарча әлифба(үзлегеннән өйрәнүчеләр өчен).- Казан. 1989. 73б