“Вахитов” күмәк хуҗалыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/“Вахитов” күмәк хуҗалыгы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


1.Илебездә күмәк хуҗалыкларның оешу тарихы
Күмәкләштерү , коллективлаштыру яки Колхо́з (коллективное хозяйство - күмәк хуҗалык сүзеннән) — җитештерү әйберләре (җир, җайланмалар, терлек, орлык һ.б.) уртак, анда катнашучылар җәмгыяте идарәсе астында булган һәм хезмәт нәтиҗәсе дә катнашучыларның уртак фикере ярдәмендә бүленгән, яңа эшкә җигелгән хуҗалык итү төре.Күмәк хуҗалыклар 1918 елдан барлыкка килә башлый, ләкин 1929 елдан гына массакүләм коллективлаштыру башлана. Тарихчылар фикеренчә, коллективлаштыру сәясәтен башлап җибәрүгә 1927-1928 нче еллардагы икмәк җитештерү кризисы этәргеч ясаган.

2. Кыр Шонталы авылында беренче күмәк хуҗалык оешу.

Безнең Кыр Шонталы авылын да колхозлашу (күмәк хуҗалыкка берләштерү) җилләре читләтеп үтми. Беренче чорда ялгыш ирексезләп, куркытып кертү методлары кулланыла.. 1929 нчы елның көзендә коллективлаштыру башлана. Авылның 167 хуҗалыгы күмәк хуҗалыкка керергә карар бирәләр. Авыл халкы үзенең Болгар җирләреннән чыгуын истә тотып,күмәк хуҗалыкны “Кызыл Болгар” дип исемлиләр. Күмәк хуҗалыкка керүче барлык хуҗалыклар атларын, сбруйларын, җир эшкәртү коралларын тапшыралар. Ләкин 1930 нче елда газетада “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкалә чыга. Анда халыкны ирексезләп колхозга кертү бик нык тәнкыйтьләнгән була. Шулай итеп күмәк хуҗалыкка таралу куркынычы яный. Ләкин 18 кеше колхоздан чыкмыйлар.Болар киләчәк колхозның төше булып калалар. Алар барысы да колхоз төзүдә актив катнашалар һәм бар кешегә үрнәк күрсәтәләр. 1930 нчы елның язында күмәк хуҗалыкның исемен югары органнар тәкъдиме буенча, бөек революционер истәлеген мәңгеләштерү максатында, “Мулланур Вахитов” исеменә алыштыралар.

3.1930-1940 еллар тарихы

Колхоз оешкан елларда барлык хуҗалык эшләре дә ат һәм кул көче белән башкарылган. 1930нчы елда Фордзон-Путиловец дип аталган беренче трактор кайта. Аның тракторчысы итеп Хәмидуллин Кәлим була. 1934нче елда СТЗ, ХТЗ тракторлары кайтарыла. 1930-32 нче елларда күмәк хуҗалыкта бер генә бригада булса, 1932 нче елда -2, ә инде 1935 нче елның башына 6 бригада оеша. Бу вакытта бригадирлар булып Тазеев Нуретдин, Ахметзянов Закир, Гилязов Фәттахлар хезмәт итә. 1936 елдагы отчетта колхозга кермәгән аерым хуҗалыклар 22, аларда 55 кеше тора (шуларның 30ы эшкә яраклы), 8 хуҗалык 1 елдан артык читтә яши диелгән. Димәк, авылда 22 хуҗалык колхозга кермәгән, 8 хуҗалык читтә булган. Колхоз эшендә 618 кеше катнашкан, аларның хезмәт көннәре шушы тәртиптә бүленгән .
Кушымта №1: 1937 ел хисабы документларында 3 кырчылык, 2 терлекчелек, 1 яшелчәчелек бригадалары, 1 каз, 1 сарык фермалары, умартачылык, аларда эшләүчеләр күрсәтелгән.
Кушымта №2. 1931 елдан 1941 елга кадәрге дәвердә колхозда булган яки алынган эш кораллары, инвентарьлар үзгәрешен түбәндәгечә тасвирларга мөмкин .
Кушымта №3. 1933 нче елда колхоз рәисе ГатинХалик, хисапчы Низамов Абдуллаҗан, 1933 елдатикшерүкомиссиясерәисеВәлиев, 1937 елда күмәк хуҗалык рәисебулып Закиров Шакир, соңрак (1938 елда) Вәлиев Гали Вәлиулыторган.
Кушымта № 4 1940 елда хезмәт көннәре түбәндәгечә бүленгән .
Кушымта №5 1939 нчы елда Хөсәенов Гайса урынына колхоз рәисе итеп Кутуев Габдрахман абзый билгеләнгән. Кушымта № 6 .Ул да күмәк хуҗалыкта озак тормаган. Колхоз белән җитәкчелек итәргә Вәлиев Гали бабай куелган. Шулай итеп, җитәкчеләр еш алышынып торган

4.Бөек Ватан сугышы елларында“Вахитов” күмәк хуҗалыгы.

Озакка сузылган каты сугыш колхоз экономикасына да зыян китермичә калмый. Күмәк хуҗалык нык какшый. 1945 елның ахырына нибары 3 ат ( 1940 нчы елда 180 баш ат исәпләнгән була), күрше Сахаровка белән ике авылга 2 трактор кала. Алар да запчасть булмаганлыктан эшли алмыйлар. Җирне эшкәртү өчен халык сыер җигәргә мәҗбүр була. Колхозның күп җирләре чәчелми кала, 1945 елда бары 180 гектар җир эшкәртелә. Колхозчыларның көнкүреш дәрәҗәсе бик түбән төшә, хезмәт көненә бик аз күләмдә генә икмәк бирелә. Сугыш вакытында рәисләр булып Зәйнуллин Галимулла, Вәлиев Гали абыйлар эшли. Тракторист һөнәренә хатын-кызлар төшенә. Алар арасыннан Сахапова Фатыйма, Ахметова Газзә игътибарга лаек.
5. 1945-1960 нче еллар.
Бөек Ватан сугышыннан соң, сугыш елларында артта калган авыл хуҗалыгын торгызу һәм үстерү өчен колхозчыларга бик зур көч куярга туры килә. “Вахитов” колхозында чәчелми яткан җирләрне эшкәтергә, терлекләр санын арттырырга кирәк була. Шулай итеп, 1945 елның сентябрендә Зәйнуллин Г. эшеннән алынган, аның урынына колхоз рәисе итеп Гатин Нуретдин(1911 елгы, 4 кл. белемле) куелган . Ул да җимерелеп, таркалып, хәлсезләнеп беткән колхозны аякка бастыра алмаган.1947 нчеелның 12 нче февраленнән күмәк хуҗалыкның рәисе итеп Хөсәенов Шириязалыштырылган. Язгы чәчү аның җитәкчелегендә башкарылган. Ләкин икмәк тапшыру планы үтәлмәү сәбәпле ул да 1948 нче елның башында эшеннән алына. 1947-51 елларда төп бурыч итеп чәчелми калган җирләрне чәчү бурычы куела. Алар орлык алу хисабына күрше “Тельман” күмәк хуҗалыгына барып эшлиләр һәм эш хакы итеп 300 центер орлык алуга ирешәләр. 1948 нче елда “Вахитов” күмәк хуҗалыгының 500 гектар җире эшкәртелеп чәчелә ( 1947 нче елда бары 180 га гына чәчелгән була). 1949 нчы елда хөкүмәттән ссуда алып, орлыкны төрле районнардан күтәреп һәм кечкенә чаналар белән ташып, 930 гектар җирне чәчү бәхетенә ирешәләр, 1019 га җир буш кала. Җирләр чәчелсә дә, терлек үсеше әкрен бара. 1945- 50 нче елларда бер генә дә терлек асрау объекты төзелми. Бу вакытта күмәк хуҗалыкта 158 хуҗалык, 702 кеше исәпләнгән. Эшкә сәләтле 110 ир-ат, 181 хатын-кыз булган. 1941-1949 нче елларда колхоз хезмәт көненә тиешенчә ашлык бирә алмый, ләкин 1951 елда 1,5 исәбеннән рассчет ясала. Галиев Гали рәислек ( 1951 нче елның июлендә рәис итеп билгеләнә) иткән 1951-1960 нчы елларда күмәк хуҗалыгының үсешекызу темплар белән алга китә. Моңа бер яктан дөрес җитәкчелек итү сәбәп булса , икенче яктан бу чорда хөкумәтнең авыл хуҗалыгын ныгыту һәм үстерү өчен чыгарган карарлары, булышлыгы ярдәм иткән. Авыл хуҗалыгы машиналары бурычка колхозларга тапшырыла. Натурлата түләү бетерелә. Колхозлардан авыл хуҗалыгы товарлары сатып алына башлый. Төзү материаллары алу өчен делянкалар бүлеп бирелә. 1953 нче елдан хөкүмәт тарафыннан да ташламалар ясала. Ит, сөт, йомырка, бәрәңге салымнары түләү бөтенләй бетә. Авыл хуҗалыгы налогы кими. Колхозда елдан-ел терлек саны арттырыла, алардан алган керем дә арта. Мондый нәтиҗәләр 1959 елдагы район күрсәткечләрендә дә яхшы чагыла. Шул елдагы «Доска почета» дигән рубрикада һәр сыердан көненә 8 л һәм күбрәк сөт савып алучыларны район Мактау тактасына кертү турындагы КПСС РК бюросы һәм райсовет БК карары игълан ителгән. Анда безнең авылның савымчылары да күрсәтелгән . 1959 елның 20нче маена бирелгән сводкада да Вахитов исемендәге хуҗалыкның дәүләткә авыл хуҗалыгы продуктлары тапшыру күрсәткечләре күрсәтелә . Күренгәнчә, Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык районда дәүләткә ит тапшыру буенча 2 нче, сөт тапшыру буенча 1нче, йомырка тапшыру буенча 2 (колхозлар арасында – 1нче) урынны алып торган. Бу инде аның тотрыклы икътисадый хәлен чагылдырган.

1959 елның 2нче июнендә Кыр Шонталасы авылында зур вакыйга – район терлекчеләренең семинары уздырылган. Бу вакыйга «Животноводам есть чему поучиться» дигән мәкаләдә  бәян ителгән.


6. 1960-1970 еллар авазы

1960 нчы елда колхозның акча креме 2 500 000 була. “Вахитов” күмәк хуҗалыгы миллионер колхозлар сафына баса. Бу вакытта колхозның 9 тракторы, 8 комбайны, 7 йөк машинасы, 1 ГАЗ-69 һәм 1 Москвичы була. Алдынгылар сафына баскан еллар 1961-77 нче елларда күмәк хуҗалыкның җитәкчесе итеп Ахметов Нургали эшли. Бу чорда колхоз экономикасы туктаусыз үсеш алуын дәвам итә. 1961-65 нче елларда тракторлар саны да арта. 1960 нчы елда 9 трактор булса, 1965 нче елда 15 кә җитә. 1964 нче елда колзоз проекты буенча кирпичтән зур мәдәният йорты салуга ирешә.


7. 1971-2004 еллар авазы

1977-2004 еллар аралыгында “Вахитов” күмәк хуҗалыгының рәисе итеп Киямов Нургазиз Вәгыйзь улы билгеләнә. 1979-80 дә колхоз берничә мәртәбә КПСС Үзәк Комитет, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС, ВЛКСМ Үзәк Комитетның Мактау грамоталары, СССР һәм ТАССР ВДНХлары дипломнары белән бүләкләнә. “2004 нче елдан Рамил Гайсин җитәкли. Болгавыр заман республикабызның төрле төбәкләрендә күмәк хуҗалыкларны тезләндереп, авыл кешесенең иң кадерле байлыгын- җирне яңа хуҗалар иркенә калдырды. Меңләгән гектарларны инвесторлар үзләштерә башлады. Бу елларда да “Вахитов” күмәк хуҗалыгы нык яшәгән еллардагыдан ким куймады: мул уңыш үстерелде, фермада терлекләр саны кимемәде. Шулай да, чор агымына каршы калу мөмкин түгел иде. 2006 да хуҗалык «Кыр Шонталысы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять итеп үзгәртелде һәм соңында, бернәрсә булмагандай , юкка чыкты.

Бүгенге көндә  авылыбыз халкы югалып калмады. Киредән аерым хуҗалыклар калкып чыкты.  Хаматвалеевлар, Камаловлар, Ахметзяновлар, Киямовлар шәхси фермерлык белән шөгыльләнә. 

Йомгаклап шуны әйтергә була : эш барышында алдыма куйган максат һәм барлык бурычлар да чишелде. Мин фәнни - тикшеренү эшем буенча әдәбият кулландым, өлкән буын кешеләреннән , Казанда яшәүче , туган ягыбыз тарихы белән кызыксынучы Галим абый Хисамиев белән очраштым, мәгълүмат тупладым, массакүләм информация чараларын файдаландым, фотоматериаллар җыйдым. Архив материаллары кушымта рәвешендә урнаштырылды. Анда шулай ук “Вахитов” күмәк хуҗалыгынң паспорты куелды. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була : без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Тарихны белү , тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә. Без дә “Вахитов” күмәк хуҗалыгының тормышын әле тагын да тирәнрәк өйрәнербез. Аның аерым күренекле кешеләре турында да күбрәк мәгълүмат тупларбыз.

Кулланылган әдәбият исемлеге: 1. Гатин Х.Х. “ Тал-тирәкле Шонтлалым”. Казан, 2007 . 2. Татарстан Республикасы Милли архивы материаллары 3.“Туган якны өйрәнү” музее материаллары. 4. Хисмиев Г.Г. “Кыр Шонталы авылы тарихы: мәчетләр һәм дин әһелләре.Казан, 2015 5. Хисмиев Г.Г. “Кыр Шонталы авылы тарихы: михнәтле еллар”. Казан,2016