Су анасы (фильм)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Су анасы (фильм) latin yazuında])
(“Водяная” фильмы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Водяная
Су анасы
Режиссёр Алексей Барыкин
Продюсер Алексей Барыкин
Олег Суров
Владимир Братухин
Сценаричы Алексей Барыкин
Баш ролләрдә Николай Невзоров
Екатерина Барыкина
Нәфисә Хайруллина
Илдус Габдрахманов
Фәнис Җиһанша
Әсгать Хисмәтов
Юлия Захарова
Гүзәл Шакирҗанова
Оператор Алексей Матросов
Ил Татарстан Республикасы

«Водяная» (тат. Су анасы) — фэнтези жанрында төшерелгән фильм (халык мифларына һәм әкиятләренә нигезләнеп, хәзерге заман таләпләренә туры китереп эшләнгән әсәр).

Төшерү барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Советлар заманында Татарстан автоном республика булганга күрә, үзебезнең кино төшерү студиясе ачу рөхсәт ителми. 20 нче гасырның 90 нчы еллар башында гына үзгәреш җилләре исә башлый. Тик кино өчен профессиональ кадрлар әзерләүдә кыенлыклар туа. Шулай да һәвәскәр кино төшерү белән шөгыльләнә башлыйлар. Кыска метражлы фильмнар экранга чыга. Беренче татар киносы “Булат – Батыр” була. Аннары “Бибинур”, “Өч аяклы ат”, “Ак чәчәкләр” һәм башка фильмнар дөнья күрә.

Халык татар фильмнарын, милли кино күрергә тели. Кино сәнгате безне әдәбият белән якынайтучы да булып тора. Шуңа күрә татар киносының булуы бик тә мөһим.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының өлкән мөгаллиме, продюсер, кинорежиссер Алексей Барыкин балачактан татар әкиятләрен яратып, үскәч алар турында фильм төшерергә хыяллана һәм аның бу теләге тормышка аша. Фильм өчен нигез итеп, Каюм Насыйри әкиятләре алына. Мәгърифәтче, этнограф Каюм Насыйри – безнең якташыбыз. Ул Яшел Үзән (Зеленодол) районының Кече Шырдан авылында туып үскән. Халык арасында таралган халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп туплаган. Күрше Олы Ачасыр авылында аның музее эшләп килә.Фильм төшерүчеләр төркеме,Каюм Насыйри иҗаты белән якыннанрак танышу өчен әлеге музейга килгәч, Олы Ачасыр авылы янындагы кечкенә генә түгәрәк күлне, чишмәләрне, табигатьнең матурлыгын күреп, бу җирләр кино төшерә өчен менә дигән урын дигән фикергә киләләр.

Су анасы татар әкиятләрендә төрлечә сурәтләнә: әле алтын сары чәчле матур кыз, әле кешеләргә начарлыклар эшләүче явыз куркыныч зат. Алексей Барыкин иҗат иткән фильмда аның икенче төрлесе сурәтләнә.

Яшел Үзән җирлегендә яшәүчеләр өчен әлеге фильмны төшерү шатлыклы зур вакыйга булып тора. Беренчедән, фильм безнең якташыбыз хезмәтләренә таянып безнең район җирлегендә төшерелгән(күңелгә якын таныш урыннар), икенчедән, үзебезнең татар мәдәнияте белән бәйле әкиятләрдән тора. Әлегә кадәр мондый картинаның булганы юк иде. Вампирлар, вурдалаклар, гномнар, трольләр инде барыбызны да туйдыра башлады. Ә менә бу татар эпосы – яңалык.

Фильмда спецэффектлар оста кулланылган, шуңа күрә урыны – урыны белән бик куркыныч күренешләр дә бар: бик тә куркыныч кыяфәтле убырлы су өстеннән йөри, күл өстеннән оча, кинәт кенә юкка чыга...

Әкиятләрдән фильмга килгән тагын бер образ – Юха елан. Каюм Насыйри язганча, Юха – бик матур, игелекле кыз – кешеләр арасында яши, егетләрне үзенә гашыйк итә, балаларны бик ярата, әмма үзенең балалары булмый. Аның белән бергә яшәгән кешеләр тиз арада авырып үлеп китәләр. Үзе ул ризыксыз тора алса да, сусыз тора алмый. Нәфисә Хәйруллинаның герое тамашачы өчен бөтенләй көтелмәгән яктан ачыла – Юха елан булып чыга. Гомумән, фильм тамашачы уйлаганча бармый, алда ни буласын белмисең, Су анасы да могҗизалы бердәнбер персонаж түгел.

Фильмда урыны белән татар сөйләмен дә ишетергә мөмкин. Бу татар теленә кызыксыну, хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү чарасы булып тора.

Фильм зур экраннарга күптән түгел генә чыкса да, тамашачы аны инде яратып өлгерде. Бу фильм балаларга гына түгел, гаилә белән карау өчен дә кызыклы.

Кыскача сюжеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү шәһәреннән авылга әнисе белән ике яшүсмер бала кунакка кайта. Әниләренең авылга ун еллап кайтканы юк, чөнки энесе белән ачуланышлы. Әтисе вафатыннан соң ул авылга кайтырга була. Балаларның авылны беренче күрүләре, татар телен дә беренче тапкыр ишетүләре. Беренче төнне үк сәер хәлләр башлана. Тавышка уянган балалар әниләре бүлмәсендә күзләре янып торган кточкыч затны күрәләр, аннары әниләре юкка чыга. Алга таба, бернәрсәдән дә курыкмыйча (замана балалары), алар авылның аксакалы һәм төрле әкиятләрнең игелекле геройлары ярдәме белән әниләрен явыз зат тоткынлыгыннан коткаралар.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]