𐰃 (Борынгы төрки руна)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/𐰃 (Борынгы төрки руна) latin yazuında])
(𐰃 битеннән юнәлтелде)

𐰃 - борынгы төрки әдәби әлифбаның рунасы, ул Орхон төрки язу һәйкәлләрендә очрый, заманча төрки телләрдә ы, е(э) һәм и хәрефләренә (ХФӘда ɯ, ɪ авазларына) туры килә. Гадәттә бүгенге төрки руник язуларда нәкъ бу руна кулланыла, ә аның Енисей аналогы 𐰄 тарихи текстлар өчен кулланыла.

732-734 елда Икенче Төрки Каһанлыкның сәяси, гаскәр башлыгы Көлтегингә багышланган ташта борынгы төрки телендәге язу һәйкәле.

Беренче (тамыр) иҗектә 𐰃 рунасы языла, ләкин киләсе иҗекләрдә язылмый, тик соңгы ачык иҗектә языла.

2009 елдан Юникод 5.2 юрамасына кертелгән, Юникодта 𐰃 рунасы U+10C03 дип билгеләнгән:

Юникод  	U+10C03
HTML-код   & #68611;
CSS-код   \10C03

Язу һәйкәлләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

𐰃 рунасы киләсе борынгы төрки язу һәйкәлләрендә очрый:

  • Орхон елгасы буенда табылган (Көнчыгыш Төрки Каһанлык, Монголия)
  • Алтайда табылган (Көнбатыш Төрки Каһанлык, Үзәк Азия)
  • Орхон елгасы буенда табылган (Уйгыр каһанлыгы, Монголия)
  • Турфанда табылган (Уйгыр дәүләте, Көнчыгыш Төрекстан)
  • Лена елгасы буенда, Байкал янында табылган (курыканнар кабиләсе).

Мисаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы төрки язмаларда аерым сүзләр ике ноктага охшаган махсус билге : белән аерыла, хәрефләр уңнан сулга языла.

𐰋𐰃𐰼 - бер, е - 𐰃 рунасы беренче иҗектә языла.

𐰃𐰏𐰠𐰚- игелек, е - 𐰃 рунасы беренче иҗектә языла, ә калган иҗекләрдә язылмый.

𐰘𐰃𐰏𐰼𐰢𐰃 - егерме, е - 𐰃 рунасы беренче һәм соңгы ачык иҗекләрдә языла

𐰖𐰃𐰞𐰞𐰺𐰃 - еллары, ы - 𐰃 - рунасы беренче һәм соңгы иҗекләрдә языла

𐰃𐰼𐰢𐰲𐰚 - эремчек

Борынгы төрки әлифбада күп сүзләр татарча да казакъча һәм бүтән кыпчак телләрендә бертигез языла, бу үзлеге кирил һәм латин әлифбалары алдыннан өстенлек була.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аврутина А. С. Древнетюркские рунические памятники: Система письма и фонологическая реконструкция. — М.: URSS, 2011. — (136). — ISBN 978-5-354-01703-4.
  • Ахатов Г. Х. Некоторые следы языка орхоно-енисейских памятников в диалекте западносибирских татар // Материалы Всесоюзного совещания по общим вопросам диалектологии и истории языка. Тезисы докладов и сообщений. — М., 1975. — С. 35—36.
  • Батманов И. А., Арагачи З. Б., Бабушкин Г. Ф. Современная и древняя енисеика. — Фрунзе, 1962. — 252 с.
  • https://unicode-table.com/ru/10C03/