Никита Кайманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Никита Кайманов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Никита Кайманов
Туган 24 синтәбер 1907(1907-09-24)
Прости[d], Бәтке вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Русия империясе
Үлгән 18 февраль 1972(1972-02-18) (64 яшь)
Мәскәү, ССҖБ
Күмү урыны Раевски зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре әфисәр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Совет-фин сугышы
Хәрби дәрәҗә палкауник

Commons-logo.svg Никита Кайманов Викиҗыентыкта

Никита Фадей улы Кайманов (9 [24] сентябрь 1907, Прости, Уфа губернасы, Рәсәй империясе[1] — 18 февраль 1972, Мәскәү) — совет чик сакчысы, Hero of the USSR.png Советлар Берлеге Каһарманы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ почта конверты. Рәссам — П. Э. Бендель. 1980

Крестьян гаиләсендә туган.

Алабуга шәһәрендә түбә ябучы булып эшләгән, аннары Идел һәм Чулман елгаларыда матрос булган, Пермь өлкәсенең Чусавай металлург заводында эшләгән.

1929 елда Кавказда чик буе гаскәрендә хезмәт иткән. 1931 елдан СБКФ/ВКП (б) әгъзасы.

1931 елда куркыныч бандитны зарарсызландырган өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1940 елда «Выстрел» курсларын тәмамлый. 19391940 елларда совет-фин сугышында катнаша.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша. Чик буе отрядының штаб начальнигы өлкән лейтенант Кайманов Н. Ф.

1941 елның июнь ахырында ССРБ дәүләтенең Карелия участогында 19 тәүлек буе (шуларның 14 — тулы чолганышта) 146 солдат белән дошманның күп санлы һөҗүмен кире кайтарган. Командование белән элемтәне югалтып һәм куелган бурычны үтәп, отряд чолганыштан чыга. Урман-сазлыклар буйлап 160 километр үтеп, совет гаскәрләренә килеп кушыла. Бу сугышта 14 чик буе сакчысы һәлак була, 40-тан артыгы яралана, ә Кайманов контузия ала. ЭЭХК гаскәренең Дзержинский исемендәге дивизиясендә хезмәт итә.

1942 елның ноябреннән — 1945 елның сентябренә кадәр 131-нче аерым мотоукчы чик буе полкы белән идарә итә.

1943 елның ноябреннән — декабрьгә кадәр аның җитәкчелегендәге полк Тәһранда үтүче «Зур өчлек» очрашуын саклый, аннары Иранда хәрби объектларны саклау өчен калдырыла.

1948 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый.

1948 елдан Сортавала шәһәрендә чик буе отряды начальнигы итеп билгеләнә.

1953 елдан 1958 елга кадәр Чехословакиядә чик буе гаскәрләренең киңәшчесе була.

1958 елдан полковник Кайманов Н. Ф. — запаста.

Мәскәүдә яши. 1972 елның 13 февралендә вафат була. Мәскәүнең Раевский зиратында җирләнә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының «Җиңү» паркында Каһарманнар аллеясы. 2018

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]