.tatar

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/.tatar latin yazuında])
.tatar
Югары дәрәҗәле домен төре югары дәрәҗәле домен
Сайт domain.tatar

.tatar — югары дәрәҗәле милли домен. Аңардан татарларга бәйле сайтларга мәйданчык бирәчәге көтелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елның 12 гыйнварыннан ICANN оешмасы югары дәрәҗәле доменнар теркәү өчен гаризалар кабул итә башлаган. Ru-Center оешмасы исеменнән .tatar доменына да гариза бирелгән. 2013 елның 24 июнендә Icann югары дәрәҗәле .tatar доменын теркәргә рөхсәт итте. Яңа домен эчендә теркәлергә 2014 елдан башлап була, дип фаразланган булса да,[1] ел ахырында Татарстан хөкүмәте бу нияттән кире кайткандай булды. 27 декабрьдә узган журналистлар белән очрашуда Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов .tatar доменына карата үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, доменны эшләтү елга 7-8 млн сумга төшәчәк. «Бюджетта моңа акча юк, шуңа күрә хәзер проектны коммерцияләштерү кирәк», — ди ул.[2]

Ниһаять, 2014 елның сентябрендә .tatar доменында приват-теркәлү башлау турында игълан ителде.[3] 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк этапта өстенлеккә ия булучылар, ягъни бөтен дөньяга танылган брендлар теркәлү үтә.

Икенче этапта дәүләт органнары, Татарстанның җирле үзидарә һәм дәүләт учреждениеләре, дәүләтнең бюджеттан тыш фондлары теркәлү уза ала. Бу этапны 525 ноябрь көннәрендә уздырыру ниятләнә.

Өченче этап товар билгеләре булганнарга һәм ММЧларга “.TATAR” доменында теркәлү узу мөмкинлеге бирә. Әлеге этап 121 декабрьгә билгеләнгән.

Бу өч этап тәмамланганнан соң, югары бәяле, ягъни премиаль теркәлү башланып китә. Соңгы этап үзе берничә өлештән торачак: 39 февраль, 1319 февраль, 25 февраль3 март, 1016 март.

23 марттан ирекле теркәлү старт ала. Анда үз сайтын Интернетта әлеге домен астында тәкъдим итәргә теләгән һәр кеше 700 сумга теркәлү узарга мөмкин.

2016 елда Белем җәүһәрләре бәйгесенең «.tatar домены — җәүһәрләр чыганагы» номинациясендә беренчелекне Татар-информ сайты яулый.[4][5]

Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 8 сентябренә 980 домен исемнәре .tatar доменында теркәлгән[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]