1921-1922 еллар Татарстан ачлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1921-1922 еллар Татарстан ачлыгы latin yazuında])
(1921-1922 еллар ачлыгы битеннән юнәлтелде)
1921-1922 еллар Татарстан ачлыгы
Ачлыктан үлгәннәрнең мәетләре, Бозаулык, 1921 ел.

1921-1922 елларда Татарстанда ачлык — 1921-1922 еллар Идел буе ачлыгының өлеше, хәрби коммунизм сәясәтенең нәтиҗәсе. 1921 елның көзендә башлана, ТАССР халкының 2 миллионнан артыграк кешегә тия, 400—600 мең кешенең үлеменә һәм 86 мең крестьян хуҗалыгы (16,2 %) юкка чыгуына китерә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачлыктан бигрәк тә Арча, Зөя, Мамадыш, Минзәлә, Спас, Тәтеш, Чаллы кантоннары халкы интегә.

ТАССР хөкүмәте 1921 елның ахырында ачларга ярдәм оештыру комиссиясе төзи (Татпомгол). Бу комиссия 1922 елның августына чаклы Беларустан һәм РСФСР өлкәләреннән 8 миллион пот азык-төлек, ш.и. бурычка 2 миллион пот чамасы чәчүлек орлыгы кайтара. Ачлык афәте кичермәгән төбәкләргә (Урта Азия, Себер, Беларуска) 210 меңнән артык кеше озатыла. Авыл һәм шәһәрләрдә ачка интегүчеләрне дәүләт һәм җәмәгатьчелек ярдәмендә ашату пунктлары оештырыла. Совет хөкүмәте, ачларга ярдәм итүче халыкара хәйрия оешмалары Межрабпом һәм American Relief Administration оештырган ашханәләрдә 1922 елның 1 июленә 1,6 миллионнан артыграк кеше туклана. Ачлык нәтиҗәсендә ТАССР халкы 400—600 мең кешегә кими, 86 мең крестьян хуҗалыгы (16,2 %) юкка чыга.

Ачлык сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачлык ни сәбәптән башланган һәм шундый коточкыч дәрәҗәдә таралган соң? 1921-24 елларда ТАССРның Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы рәисе булып эшләгән Рәүф Сабиров (18941937) үзенең «Татарстан җөмһүриятенең икътисади хәле һәм ачлык» дигән мәкаләсендә болай дип яза:

« Ачлыкның башлыча сәбәпләре ашлык уңмау, йогышлы авыру һәм сугышлар икәнлегендә шөбһә юк. Шулай ук мәмләкәтнең бәгъзе бер икътисади шартлары, халыкның фәкыйрьлеге, мәдәният ягыннан артта булуы, юлда нәрсә йөртү әсбапларының җитешсезлеге һ.б. төрле күп кенә сәбәпләр хуҗалык эшләрен зәгыйфьләндереп, ачлыкның тизрәк килүенә ярдәм иттеләр. »

Халыкны фәкыйрьлеккә дучар иткән сәбәп нигезендә рус хакимиятенең татар халкына карата гасырлар буе алып барган рәхимсез сәясәте ята.


« Әгәр дә без халкыбызның тарихын тикшереп карасак, татарларның искедән бирле зур бер кысынкылык астында яшәп килгәнлекләрен күрәбез. Иван Грозный тарафыннан Казан алыну белән татарлар үзләренең өсләрендә инде кысынкылыкның башланганын сизделәр. Идел, Кама буйларындагы әлегә кадәр биләп килгән мөнбит (уңдырышлы) җирләрен татарлар урысларның тәзаййыкы (кысуы) астында ташлап китәргә мәҗбүр булдылар. Җүнсез һәм уңайсыз җир кайда бар — татарлар шунда утыртылды. Билгеле, бу хәл үзе генә татарларның икъдисади яктан начарлануына сәбәп булды. »

Ни кызганыч, бу сәясәт, бу кысулар һаман тагын да нечкәрәк, тагын да мәкерлерәк юллар белән дәвам итә. Мисал өчен: «1861 ел Нигезләмәсе» буенча, Казан губернасында рус крестьяннары крепостнойлыктан азат ителгән вакытта, ревизия үткән һәр җан башына (на ревизскую душу) уртача 3-4 дисәтинә җир алалар. Шул ук вакытта дәүләт крестьяннарына җан башына бирелгән җир мәйданы уртача 5,23 дисәтинә тәшкил итә. Ә татар крестьяннарының иманасы ревизия үткән һәр җан башына 1 дисәтинә генә була. Моның өстәвенә, татар авылларында атлар саны азлыгын да күрсәтергә кирәк. 1884-91 елларда ук татарның 34,8 проценты атсыз, 46,2 проценты бер атлы һәм бары тик 14,8 проценты гына ике атлы була. Шуның аркасында сөрүлек җир мәйданнарының күләме азая һәм икмәк тә җитәрлек булмый. Өстәвенә татарларның урман, олы юл һәм елга буйларыннан куылуын, яшелчә һәм җимеш бакчалары үстерергә хокуклары булмавын, тереклек итәр өчен уңайсыз урыннарга төпләнергә мәҗбүр ителүләрен дә искә төшерик.

Җирсезлектән тилмергән крестьяннарның тормыш-көнкүрешен төрле-төрле салымнар да кыен хәлгә куя. Салымнарның түләнми калган өлеше — недоимкалар елдан-ел үсә. Аларны түли алмаганнарның терлеген, барлы-юклы игенен, актык мендәрен, самавырын тартып алалар. «Карьямездә ачлык көннән-көн көч алмакта, — дип яза „Казан мөхбире“, — бала-чага, хатын-кыз ач тамак, ялан өс, суык өйдә калтырап, туңып утыралар… Өстәвенә, бу бичара ач крестьяннардан һәр көн имана сорыйлар».

Ач-ялангач калган мескен крестьян иманасын ташлап шәһәргә эш эзләп китәргә мәҗбүр була. Казан губернасындагы авыллардан эш эзләп читкә китүчеләр саны 1899 елда ук 154185кә җиткән. «Авылларда барча ирләр диярлек Баку, Мәскәү, Идел буйларына хезмәт эзләп таралганнар. Авылда күбесенчә хатыннар калып, кыр эшләренең барысын башкаралар», дип яза «Әл-ислах» газетасы.

1914 елда башланган империалистик сугыш хезмәт кешесен тәмам бөлгенлеккә төшерә. Шушы бер ел эчендә генә дә Казан губернасында дүрт тапкыр мобилизация үткәрелә һәм барлык хуҗалык эшләре хатын-кызлар һәм яшүсмерләр кулында кала. Бу сугышка ялганып киткән Гражданнар сугышы татар халкын, аеруча татар авылларын аяктан ега. Чәчү мәйданнары тагын да кими, терлекләр саны бик нык кыскара.

Дөрес, халык хуҗалыгының шулай бөлгенлеккә төшүе Русиядә бер Казан губернасына гына хас күренеш түгел. Сугыш аркасында бушап калган иген кырлары, җимерелгән завод-фабрикалар, шахталар, тимер юллар, ягулык һәм сәнәгать өчен чимал җитешмәү Русиядә яшәүче халыкларның хәлен чиктән тыш авырайта, бигрәк тә азык-төлек мәсьәләсе кискенләшә. Җитештерелгән ашлыкны «бүлешүчеләр» дә күбәя. Инде мәгълүм булганча, БҮБКның (ВЦИК) 1918 елның 13 маенда кабул ителгән декреты нигезендә авылларга икмәк җыю өчен продотрядлар җибәрелә. Ә 1919 елдан продразверстка планы кертелеп, икмәк крестьян хуҗалыкларыннан көчләп тартып алына башлый һәм бу талау галәмәте сугыш беткәнгә кадәр дәвам итә.

Октябрь инкыйлабыннан соң да татарларга караш уңай якка үзгармия. Совет дәүләтенең социаль һәм милли сәясәте нәкъ элеккечә, романовларча, ә бәлки тагын да мәкерлерәк төстә дәвам итә.

1920 елда, ниһаять, бик авыр сәяси һәм икътисади шартларда ТАССР төзелә. Әмма бу хәл шовинистик үзәккә, аларның бүлгәләп хакимлек итү максатларына һич тә туры килми. Республиканы төзү хакында сүз алып барганда ук, шушы 1920 елның башында Татарстанга 10 млн. 120 мең пот икмәк хәзерләү планы йөкләнә. Бу планның биниһая зур булуы хакында Татарстан партия өлкә комитетының беренче конференциясендә бюро әгъзасы Иван Дерунов болай ди:

« Әгәр дә без шушы 10 ярым миллион пот икмәк разверсткасын үтәргә тырышабыз икән, ачлыктан котылып булмаячак. Бу планны берничек тә үтәп булмый. Чөнки инде без авылның соңгы җебенә кадәр тартып-йолкып бетердек. Анда бер бөртек ашлык калмады »

. Республика составына кергән Минзәлә һәм Бөгелмә өязләре дә шушы ук авыр хәлдә. Алар да республика планын үтәрлек хәлдә түгел. Болай дип әйтүчеләр арасында бер Дерунов кына булмый.

Татарстанның шундый кыен хәлдә калуына карамастан, яңа оешкан хөкүмәт башында торган Сәхибгәрәй Сәетгалиев һәм аның тарафдарлары Үзәктән төшерелгән планны аеруча үҗәтлек белән үтәргә керешәләр. Бик тиз генә крестьяннарга мөрәҗәгать әзерләнә. Мөрәҗәгатьтә разверстка планының берсүзсез үтәлергә тиешлеге, үтәмәгән кешенең җавапка тартылачагы әйтелә.

Мөрәҗәгатькә каршы чыгучылар да була. Мәсәлән, бу вакытта ВРК (Вакытлы революцион комитет) секретаре булган Шамил Усманов: «Мин халкыма чыгарылган үлем карарына кул куярга теләмим», — ди. Җир эшләре Халык комиссары Юныс Вәлидов та әлеге канэчкеч документка кул куймый.

Мәскәү каршында яхшы исем казанасылары килгән сәетгалиевчеләр бу каршы чыгуларга колак салмыйлар. Республика гаять өлгерлек белән разверстканы үтәргә керешә. Тиз генә өч продтрибунал төзелә. Алар теләсә кайсы вакытта, теләсә кемгә хөкем карары чыгарырга вәкаләтле булалар. Разверстка планы һәр хуҗалыкка чәчү мәйданыннан чыгып таратыла, әмма гаиләдәге кеше саны исәпкә алынмый. Кем дә булса планын үтәмәсә, аны бөтен авыл халкы үтәргә тиеш була.

Кантоннардан килгән хәбәрләрдә продотряд кешеләренең аеруча кансызлыгы, явызлыгы хакында сөйләнә. Бу миһербансызлыкка каршы ач үлемгә дучар ителгән крестьяннар баш күтәрәләр. Арча кантонының Арбор, Шубан, Олы Әтнә, Кышлау крестьяннары, тартып алынган ашлыкны кире кайтарырга теләп, һөҗүмнәр оештыралар. Минзәлә, Бөгелмә кантоннарында тарихка «Сәнәкчеләр хәрәкәте» исеме белән кереп калган восстание башланып, тиз арада башка кантоннарга да җәелә.

Сүз дә юк, бу чыгышлар рәхимсез бастырыла. Балык Бистәсе районыннан алынган бер документта «чыгышларны бастырырга 3 взвод солдат һәм милиционерлар җибәрелде. Алар Масловка һәм күрше волостьтагы восстаниеләрне бастыруда зур активлык күрсәттеләр», — дип әйтелә.

1920 елның 1 декабренә разверстка планы 102 процентка үтәлә. Ашлыктан тыш, декабрь ахырларына крестьяннардан талап тагын 380 мең поттан артыграк ит, 1 млн. 652 мең пот бәрәңге, 17 миллион данә йомырка, 11 мең пот май, 8880 пот бал, 227344 данә тире, 13276 пот йон, 4838 пот җитен, 4639 пот киндер сүсе җыеп тапшырыла. Шулай итеп, крестьяннар киемсез калырга мәҗбүр була, чөнки күп вакытта алар үзләре өчен кием-салымны мал тиресеннән, йоннан, киндердән эшлиләр. Республиканың тегү һәм аяк киемнәре хәзерләү предприятиеләре, булган запасларыннан, армия өчен кием-салым тегеп җибәрәләр. Бу хәлләргә карамастан, Бөтентатар гадәттән тыш комиссиясе (Всетатчека) рәисе урынбасары Аким Денисов җитәкчелегендә, көчләп җылы кием җыю кампаниясе җәелдерелә. Крестьяннарга азык-төлекне бары тик кибетләргә генә тапшыру рөхсәт ителә, базарлар ябыла. Ә кибетләрдә халыкка кирәкле керосин, тоз, шырпы, мануфактура товарлары бөтенләй диярлек булмый.

Өстәвенә, халыктан «чәчүлек орлыгын җыеп, җәмәгать амбарларына салабыз» дигән мәкерле сылтау белән, тагын 2 млн ярым пот икмәк тартып алына. Димәк, 1921 елга халык икмәксез, чәчүлек орлыксыз килеп керә һәм рәхимсез ачлыкка, ялангачлыкка дучар ителә.

Шәһәр халкының да хәле авырая. Сугышлар тынгач һәм хәрби заказлар туктатылганнан соң, сугыш ихтыяҗлары өчен эшләп килгән предприятиеләр дә туктап кала. Шулай итеп, меңнәрчә кеше урамга чыгарып ташлана, барлы-юклы тиеннәрдән дә мәхрүм ителә.

1921 елның кышы бик салкын килә. Ашарга эзләп чыгучыларның күбесе юлда катып үлә. Салкын кыштан соң коточкыч корылык башлана. Яздан бирле күктән бер тамчы яңгыр төшми, җирләр яргалана. Ашарга яраклы үләннәр корып бетә. Кешеләр этләр, мәчеләр ашыйлар. Йорт хайваннарының саны бик нык кими. Идел буенда, чын мәгънәсендә ачлык, ялангачлык котырына.

Кантоннардан ачтан үлүчеләр хакында җан әрнеткеч хәбәрләр килә. «Җиде волостьтан алынган мәгълүматларга караганда, — дип хәбәр итәләр Чистай кантоныннан, — 1921 елның февраленә үлүчеләр саны — 50 мең кеше. Калган 18 волостьтан хәбәрләр килеп җитмәде». Мондый хәбәрләр Тәтеш, Спас, Минзәлә, Бөгелмә һәм башка кантоннардан да килә. Мисал өчен, Спас кантоныннан килгән хисапта мондый саннар китерелә: Кантонда яшәүчеләр саны барысы 236606 кеше. Шулардан читкә азык эзләп китүчеләр саны — 23610, тулы ятим балалар — 3376, ярым ятимнәр 9385, ачлыктан шешенеп авыручылар — 25000. 1921 елның 4 августыннан 15 октябренә ачтан үлгән балалар саны — 4077, олылардан — 4808 кеше исәпләнә. Ни кызганыч, мондый тетрәндергеч хәбәрләрне һәм үлүчеләр саны турындагы белешмәләрне Татарстан кантоннарыннан килгән мәгълүматларның барысыннан да укып була. 1921-22 елларда БҮБК каршында һәм РСФСР Милләтләр эше буенча Халык комиссариатында ТАССРның вәкаләтле вәкиле Али Гани улы Ганиевнең Үзәккә җибәргән хәбәренә караганда, халыкның 70 проценты ачлыктан үлү дәрәҗәсенә җиткән. Ачлык үзе белән тагын бер афәтне алып килә. Ул да булса — тиф авыруы. Ачлыкка һәм ялангачлыкка дучар булган халык бу афәтне дә җиңә алырлык хәлдә булмый инде. Тифтан үлүчеләрнең саны 1920 елда ук 218 меңнән артып китә.

Бу вакытта крестьяннарны тәмам бөлгенлеккә төшергән бәлаләрнең тагын берсе — янгыннар. Корылыктанмы бу, әллә башка сәбәпләре дә булганмы — әйтүе кыен. Янгыннар коточкыч дәрәҗәгә җитә. Бу афәт барлык кантоннарда да күзәтелә. Тулы бер авыллар дөрләп яна. Янгын беркемне дә аямый. Мәсәлән, Минзәлә кантонының Сарсаз авылында янгын чыгып — 150, Клюково авылында 80 йорт кара кисәүгә әверелә. Арча кантонының Яңа Шимбер авылында 228 йортның 108е яна. Спас кантоны Тенишево авылында да 80 йорт янып бетә. Янгыннарның бик тиз генә бөтен авылны камап алуы, бәлки, бер яктан, йортларның күпчелеге салам түбәле булу сәбәпледер. Икенчедән, ачлыктан интеккән кешеләрнең янгынга каршы торырлык көчләре дә булмагандыр дип уйларга да җирлек бар.

Халык тәмам куркуга төшә. Крестьяннар бу хәлләрне «коммунистлар сәясәте» дип уйлый. Алар гомер иткән җирләрен, ата-баба туфрагын ташлап, кан-кардәш халыкларга — Урта Азиягә, Себергә барып сыенырга телиләр. Юллар мөһаҗирләр белән тула. Татарстанны бу чорда 232 меңнән артык кеше ташлап китәргә мәҗбүр була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]