1950 елгы дөнья футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1950 елгы дөнья футбол чемпионаты latin yazuında])
1950 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Бразилия
Вакыт 24 июн 1950 — 16 июл 1950
Такымнар 13
Үткәрү урын(нары) 6 (6 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Уругвай
Икенче урын  Бразилия
Өченче урын  Швеция
Дүртенче урын  Испания
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 22
Кертелгән туплар 88 (бер мачта 4)

1950 елгы дөнья футбол чемпионаты (порт. Copa do Mundo FIFA de 1950) — 1950 елда узган дүртенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 24 июннән 16 июлгә кадәр Бразилиянең алты шәһәрендә (Рио-де-Жанейро, Сан-Паулу, Белу-Оризонте, Куритиба, Порту-Алегри һәм Ресифи) үткәрелгән.

Ярышта 13 җыелма такым катнашкан, шуларның 7 - Аурупадан, 5 - Көньяк Америкадан, 2 - Төньяк Америкадан, 1 - Азиядән. Англия милли футбол җыелмасы дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашкан. Һиндстан, Шотландия һәм Төркия футбол җыелмалары чемпионатка сайлап алынып та, катнашудан баш тартканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 13 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче урыннар алган дүрт бер-берсенә каршы бер мач уйнап җиңүчене ачыклаган.

Барлыгы 22 уен уйналган, 88 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Адемир (Бразилия) - 8 туп, Оскар Мигуес (Уругвай) - 5 туп.

Хәлиткеч мачта Уругвай җыелмасы Бразилияне 2:1 исәбе белән җиңеп, икенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган.