1990 елгы дөнья футбол чемпионаты
| Тулылыклар | |
|---|---|
| Кабул итүче ил | Италия |
| Вакыт | 8 июн 1990 — 8 июл 1990 |
| Такымнар | 24 |
| Үткәрү урын(нары) | 12 (12 шәһәрдә) |
| Урыннар | |
| Чемпион | |
| Икенче урын | |
| Өченче урын | |
| Дүртенче урын | |
| Ярыш статистикасы | |
| Уйналган мачлар | 52 |
| Кертелгән туплар | 115 (бер мачта 2.21) |
1990 елгы дөнья футбол чемпионаты (итал. Campionato Mondiale di Calcio 1990) — 1990 елда узган ундүртенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты Чара 8 июннән 8 июлгә кадәр Италиянең унике шәһәрендә (Рум, Милан, Неаполь, Торино, Бари, Верона, Флоренция, Кальяри, Болонья, Удине, Палермо, Генуя) үткәрелгән.
Ярышта 24 җыелма такым катнашкан, шуларның 14 - Аурупадан, 4 - Көньяк Америкадан, 2 - Төньяк Америкадан, 2 - Африкадан, 2 - Азиядән. Канада, Дания һәм Гыйрак милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.
Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 24 такым алты төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар һәм иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәткән 4 өченче урын алган такым «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.
Барлыгы 52 уен уйналган, 115 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Сальваторе Скиллачи (Италия) - 6 туп, Томаш Скуһравы (Чехословакия) - 5 туп.
Финалда Көнбатыш Алмания җыелмасы Аргентинаны 1:0 исәбе белән җиңеп, өченче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Италия футбол җыелмасы Англияне 2:1 исәбе белән җиңгән.