1 нче мәктәп (Тәтеш)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1 нче мәктәп (Тәтеш) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
     Татарстан Республикасы Тәтеш шәһәрендәге 1 нче мәктәпнең инде гасырдан артык тарихы бар. Бу уку йортын  абыйлы-энеле сәүдәгәр Николай Федорович һәм Лев Федорович Крупиннар үз акчаларына 1906 елда Казан укыту округының архитекторы С.В. Бечко-Друзин проекты буенча  кызлар гимназиясе буларак төзетәләр. 1909 елда сәүдәгәрләр бинаны җирле земствога тапшыралар.
 Октябрь инкыйлабыннан соң инде малайлар да укый торган мәктәп исемен берничә тапкыр үзгәртә:
  • -1918 елдан - икенче дәрәҗәдәге Тәтеш эшче мәктәбе;
  • -1929 елдан - крестьян яшьләре мәктәбе;
  • -1933 елдан - ун еллык урта мәктәп;
  • -2010 елдан - "Советлар Союзы Герое Павел Семенович Ханжин исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе.
   1994 елда мәктәпнең яңа бинасы төзелә.
 Бүгенге көндә биредә 800гә якын бала укый, 62 укытучы белем бирә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]