2002 елгы дөнья футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/2002 елгы дөнья футбол чемпионаты latin yazuında])
2002 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Япония, Көньяк Корея
Вакыт 30 май 2002 — 29 июн 2002
Такымнар 33
Үткәрү урын(нары) 20 (20 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Бразилия
Икенче урын  Алмания
Өченче урын  Төркия
Дүртенче урын  Корея Җөмһүрияте
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 64
Кертелгән туплар 161 (бер мачта 2.52)

2002 елгы дөнья футбол чемпионаты (кор. 2002 FIFA 월드컵, яп. 2002 FIFAワールドカップ) — 2002 елда узган унҗиденче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 31 майдан 30 июньгә кадәр Япония һәм Көньяк Кореянең егерме шәһәрендә (Сеул, Тегу, Бусан, Инчон, Улсан, Сувон, Кваңҗу, Чонҗу, Теҗон, Чеҗу, Йокоһама, Сайтама, Чиҗуока, Осака, Мияги, Ойта, Ниигата, Ибараки, Кобе, Саппоро) үткәрелгән.

Ярышта 32 җыелма такым катнашкан, шуларның 15 - Аурупадан, 5 - Көньяк Америкадан, 5 - Африкадан, 4 - Азиядән, 3 - Төньяк Америкадан. Кытай, Эквадор, Сенегал һәм Словения милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 32 такым сигез төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнады. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 64 уен уйналган, 161 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Роналдо (Бразилия) - 8 туп, Ривалдо (Бразилия), Мирослав Клозе (Алмания) - 5 туп.

Финалда Бразилия җыелмасы Алманияне 2:0 исәбе белән җиңеп, бишенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Төркия җыелмасы Көньяк Кореяне 3:2 исәбе белән җиңгән.