2006 елгы дөнья футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/2006 елгы дөнья футбол чемпионаты latin yazuında])
2006 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Алмания
Вакыт 9 июн 2006 — 9 июл 2006
Такымнар 32
Үткәрү урын(нары) 12 (12 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Италия
Икенче урын  Франция
Өченче урын  Алмания
Дүртенче урын  Португалия
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 64
Кертелгән туплар 147 (бер мачта 2.3)

2006 елгы дөнья футбол чемпионаты (алман. Fussball-Weltmeisterschaft 2006) — 2006 елда узган унсигезенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 9 июньнән 9 июльгә кадәр Алманиянең унике шәһәрендә (Берлин, Дортмунд, Мүнхен, Штуттгарт, Гелзенкирхен, Һамбург, Франкфурт, Көлн, Һанновер, Лейпциг, Кайзерслаутерн, Нүрнберг) үткәрелгән.

Ярышта 32 җыелма такым катнашкан, шуларның 14 - Аурупадан, 5 - Африкадан, 4 - Көньяк Америкадан, 4 - Азиядән, 4 - Төньяк Америкадан һәм 1 - Океаниядән. Ангола, Гана, Кот д'Ивуар, Того, Триндад һәм Тобаго милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 32 такым сигез төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнады. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 64 уен уйналган, 147 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Мирослав Клозе (Алмания) - 5 туп, Эрнан Креспо, Макси Родригес (икесе дә - Аргентина), Роналдо (Бразилия), Тьерри Аңри, Зәйнетдин Зидан (икесе дә - Франция), Лукас Подольски (Алмания), Фернандо Торрес, Давид Вилья (икесе дә - Испания) - 3 туп.

Финалда Италия җыелмасы Францияны матчтан соңгы пинәлти сериясендә 5:3 (матчның төп һәм өстәмә вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланган) исәбе белән җиңеп, дүртенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Алмания җыелмасы Португалияне 3:1 исәбе белән җиңгән.