2012 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
2012 ел — якшәмбе көненнән башланган кәбисә елы.
| Еллар |
|---|
| 2008 · 2009 · 2010 · 2011 — 2012 — 2013 · 2014 · 2015 · 2016 |
| Унъеллык |
| 1990‑-еллар · 2000‑-еллар — 2010‑-еллар — 2020‑-еллар · 2030‑-еллар |
| Гасырлар |
| XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
- Һиҗри тәкъвимендә 1433–1434 еллар.
- Буддист тәкъвимендә 2555 елы.
Татарстанда — тарихи-мәдәни мирас елы[1] һәм Коръән елы[2].
Русия — Русия тарихы елы[3].
Азатлык радиосы тәкъвимендә — «Казан — Азатлык» елы[4].- ТЮРКСОЙ илләрендә — Мирза Фатали Ахундзадә елы[5].
Эчтәлек
Вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гыйнвар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1 гыйнвар — Татарстан гимны сүзләренә бәйге башланды[6].
- 1 гыйнвар — Дания Аурупа берлегендә рәислек итә башлады[7].
- 5 гыйнвар — Хабаровск шәһәрендә тарихта беренче тапкыр татарча спектакль куелды[8].
- 15 гыйнвар — Казакъстанда вакытыннан алда парламент сайлавы узды. Иң күп тавышны «Нур Отан» халык-демократик фиркасе казанды (80,99 %)[9].
- 17 гыйнвар — Мартин Шульц Аурупа парламенты башлыгы булып сайлана[10].
- 18 гыйнвар — Википедия АКШ конгрессында каралган интернетта пиратлыкка каршы канун өлгесенә протест белдереп, үзенең инглиз телле бүлеген бер көнгә ябып куйды[11].
- 22 гыйнвар — Финляндиядә президент сайлавы[12].
- 23 гыйнвар — Аурупа берлеге Иран нефтен кертүгә эмбарго игълан итте[13].
- 25—29 гыйнвар — Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисаң форумы[14].
- 25 гыйнвар — АКШ президенты Барак Обама Конгресстагы еллык чыгышында илдә керемнәрне гаделрәк итеп бүлешергә чакырды һәм «Гарәп язы»н хуплады[15].
- 26 гыйнвар — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов «2012 елны Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы» дип игълан итү турында фәрманга кул куйды[16].
Февраль[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
20 ел тулган Татарстан Республикасы Дәүләт гербы
- 4 февраль — Русия шәһәрләрендә «Гадел сайлаулар өчен» дигән исем белән урам җыеннары үтте[17].
- 7 февраль — Татарстан гербына 20 ел тулды[18].
- 10 февраль — КФУда түләүсез татар теле курслары башланды[19].
- 13 февраль — Лос-Анджелес шәһәрендә «Грэмми» премиясен тапшыру тантанасы узды[20].
- 17 февраль — Алмания президенты Кристиан Вульф вазифасыннан китә[21].
- 18 февраль — Латвиядә рус теленә дәүләт теле статусын бирү буенча референдумда халыкның 80%ы бер генә дәүләт теле итеп латыш телен калдыруны хуплады[22].
- 20 февраль — Мәскәүдә «Тарихи» мәчетенең баш имамы Хәсән Фәхретдиновка һөҗүм ясалган[23].
- 21 февраль — Азатлык радиосы «Азатлыкта Википедия» шәлкемен башлап җибәрә[24].
- 21 февраль — Казанда Халыкара туган тел көне уңаеннан Татар иҗтимагый үзәге һәм «Азатлык» татар яшьләре берлеге пикетлар үткәрде[25].
- 26 февраль — Сүриядә яңа конституция кабул итү буенча референдум үткәрелде[26].
Март[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Яңа iPad 3 тактасы
- 2 март — Иранда парламент сайлавы узды[27].
- 4 март — Русия президент сайлавында Владимир Путин җиңү яулый [28].
- 7 март — Сан-Францискода Apple ширкәте үзенең яңа iPad 3 тактасы тәкъдим ителде.
- 19 март — Тулузада яһүд мәктәбендә атыш, 4 кеше һәлак (шуларның 3-се — балалар)[29].
- 28 март — Финляндия татарларының яңа рәисе итеп Атик Али сайланды[30].
- 31 март — Сан-Франциско татарлары «Сиңа җырлыйбыз Сәйдәш» исемле кичә оештыды[31].
Апрель[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Финляндия татарларының Ярвәнпә мәчете
- 5 апрель — бер ай буе алып барылган информацион сугыштан соң Татарстан Республикасының эчке эшләр министры Әсхәт Сафаров вазифасыннан китүе турында белдерде.
- 19 апрель — Хельсинкида Финляндия татарлары үз мәхәлләләре тарихы турындагы «Мәчеткә илткән юл» фильмын беренче тапкыр карарга җыелды[32].
- 27—29 апрель — Латвия башкаласы Ригада I Аурупа татар яшьләре форумы узды[33][34].
Май[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 6 май — Франциядәге президент сайлауның икенче турында Социалист фирка намзәте Франсуа Олланд җиңде[35].
- 7 май — Русия президенты Владимир Путин мөддәтенә кереште[36].
- 16—27 май — 65 нче тапкыр Канн фестивале узды[37].
- 26 май — 57нче Евровидение җыр бәйгесендә Швеция җырчысы Лорин җиңде[38].
- Сан-Францискода татарча рок-төркем оешты[39].
Июнь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Аурупа футбол чемпионаты логотибы
- 8 июнь — Варшавада Аурупа футбол чемпионаты башланды[40].
- 10 июнь — Болгарда рәсми рәвештә Ислам динен кабул ителүгә 1090 ел тулуга багышланган җыен кысаларында Болгарда Ак мәчет ачылды[41].
- 17 июнь — Мисырда президент сайлавында Мөхәммәт Мурси җиңү яулый[42].
- 18 июнь — Лос-Анджелеста Microsoft ширкәте яңа планшетын тәкъдим итте[43].
- 21 июнь — Google интернет-ширкәте юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклап калу өчен махсус проект башлап җибәрде[44].
- 27 июнь — Сан-Францискода Google ширкәте Nexus 7 дип аталган яңа планшетын тәкъдим итте[45].
- 30 июнь — Владивосток шәһәрендә Русиянең Уникенче федераль Сабан туе узды[46].
- 30 июнь — 34 нче Халыкара Мәскәү кинофестивале тәмамланды[47].
Июль[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1 июль — Аурупа футбол чемпионаты финалында 4-0 исәбе белән Испания такымы Италия җыелмасын җиңә[48].
- 19 июль — Казанда күренекле дин әһеле Вәлиулла Якупов өеннән чыгып машинасына утырган вакытта атып үтерелгән. Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм ясалаган. [49].
- 27 июль — Лондонда XXX җәйге Олимпия уеннары ачылды[50].
Август[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 7 август — Казанда полиция һәм прокуратура көчләре фәйзрахманчылар җәмгыятенә һөҗүм ясый. 19 баланы ата-аналардан тартып алып, Русиянең ятимлек учреждениеләренә озаталар.
- 12 август — Лондонда XXX җәйге Олимпия уеннары тәмамланды. Алтын медальләр саны буенча беренчелекне АКШ җыелмасы алды[51].
- 27—31 август — Казанда бишенче тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте[52].
- 30 август — «ТНВ-Планета» каналы рәсми рәвештә эшли башлады. Анда «Татарлар» тапшыруы эшен башлый[53].
Сентябрь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 4 сентябрь — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең АКШның Питтсбург шәһәрендәге рәсми сәфәр барышында яшәүче татар яшьләре белән очрашты[54].
Октябрь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рөстәм Миңнеханов «500 иң тәэсирле мөселман» исемлегенә керде
«Голос» тапшыруы җиңүчесе — Динә Гарипова
- 27 октябрь — Михаил Прохоров Мәскәүдә үткән «Ватандашлар платформасы» корылтаенда, илнең территориаль төзелешен үзгәртү, аерым алганда, милли республикаларга каршы тәкъдим белән чыкты[55].
Ноябрь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 6 ноябрь — АКШта президент сайлавы. Җиңүне гамәлдәге президент Барак Обама яулый[56].
- 21 ноябрь — Израиль белән Хәмәс солых турында килеште[57].
- 29 ноябрь — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иң тәэсирле 500 мөселман исемлегенә керде[58].
- 30 ноябрь — Фәләстин БМОда "күзәтүче дәүләт" дәрәҗәсенә күтәрелде[59].
Декабрь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1 декабрь — Русия G20дә рәислек итә башлый[60].
- 6 декабрь — Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае үз эшен башлый[61].
- 9 декабрь — Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае тәмамланды. Конгресс рәисе итеп янә Ринат Закиров сайланды[62].
- 12 декабрь — Русия президенты Владимир Путин Русия Федераль мәҗлесе алдында чыгыш ясый[63].
- 13 декабрь — Казанның Мәрҗәни мәчетендә Татарстанда Коръән елы итеп билгеләп үтелгән 2012 елга йомгак ясалды. Чара түгәрәк өстәл сөйләшүе рәвешендә үтте[64].
- 14 декабрь — «Хоббит» фильмының халыкара премьерасы[65].
- 15 декабрь — Франция Әфганстаннан тулысынча гаскәрләрен чыгарды[66].
- 17 декабрь — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең оешуына 130 ел тулды[67].
- 19 декабрь — «Русиянең милли сәясәт стратегиясе» имзалана[68].
- 20 декабрь — Татарстан министрлар кабинетында дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү програмының яңа концепциясе тәкъдим ителде[69].
- 21 декабрь — Русия Дәүләт думасы «Русиядә мәгариф турында» канун өлгесен өченче, соңгы укылышта раслады. Анда рус теленнән тыш башка милли телләр хокуклары кимсетелә[70].
- 26 декабрь — Русия Дәүләт Думасыннан соң Федерация шурасы «Ятим балалар турында» канунны бертавыштан раслады[71].
- 30 декабрь — Русиянең Первый каналында барган «Голос» («Тавыш») тапшыруы финалында ике татар кызы катнашты. Динә Гарипова җиңүне яулады[72].
Вафатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 5 гыйнвар — Фәнәвил Галиев, татар артисты, режиссер, драматург, Татарстанның халык артисты.
- 24 гыйнвар — Равил Бохараев, татар язучысы, шагыйрь, публицист.
- 22 февраль — Фирдәвес Әхтәмова, татар актрисасы.
- 26 февраль — Шамил Закиров, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире.
- 2 апрель — Фердинанд Фарсин, татар артисты.
- 2 май — Туфан Миңнуллин, күренекле татар язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
- 28 май — Шәүкәт Биктимеров, күренекле татар артисты.
- 4 июнь — Эдуард Хиль, җырчы, РСФСР халык артисты.
- 14 июнь — Илдар Зарипов, Татарстан һәм Русиянең атказанган рәссамы.
- 9 июль — Әнвәр Гобәйдуллин, татар театры артисты.
- 19 июль — Вәлиулла Якупов, татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе.
- 25 август — Нил Армстронг, АКШ астронавты, Айга аягы баскан беренче кеше.
- 28 сентябрь — Хәлил Мәхмүтов, Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры актеры.
- 4 октябрь — Габбас Бибарсов, татар дин әһеле.
- 13 ноябрь — Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) — татар шагыйре, публицист.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары[73][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кол Шәриф мәчете архитекторлары төркеме:
Нобель премиясе лауреатлары[74][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Синье Яманаке, Джон Һердон — тамыр күзәнәкләре өлкәсендә һәм хайваннарны клонлау эшләре өчен.
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Серж Һарош, Дэвид Уайнлэнд — аерым квант элементларын үлчәү һәм идарә итү мөмкинлеген тудырган яңа эксперименталь методлар өчен.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Лефковиц, Брайан Кобилка — тере күзәнәкләрдә биохимик сигналлар җибәрүдә катнашкан универсаль молекулларны өйрәнү өчен.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Мо Янь — уникаль дөньяга уникаль рәвештә уникаль караш тудырганы өчен.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Элвин Рот, Ллойд Шепли — базарларны оештыру практикасы һәм стабиль бүленеш теориясе өчен[75].
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Аурупа Берлеге — Аурупада тынычлык һәм демократияне ныгытканнары өчен.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
БМОның тәкъвимендәге вакыйгалар[76]
- 2012 Халыкара кооперативлар елы (БМОның A/RES/64/136 резолюциясе нигезендә).
- 2012 Халыкара тотрыклы энергия чыганаклары елы (БМОның A/RES/65/151 резолюциясе нигезендә).
- 2003–2012 Барлык кешеләрнең мәгърифәткә ирешү буенча халыкара унъеллыгы (БМОның A/RES/56/116 резолюциясе нигезендә).
- 2005–2014 Дөньяның төп халыкларның икенче халыкара унъеллыгы (БМОның A/RES/59/174 резолюциясе нигезендә).
- 2005–2014 Тотрыклы үсеш мәгърифәте унъеллыгы (БМОның A/RES/57/254 резолюциясе нигезендә).
- 2005–2015 "Яшәү өчен су" халыкара адымлар унъеллыгы (БМОның A/RES/58/217 резолюциясе нигезендә).
- 2006–2016 Зарарланган регионнарны торгызу һәм тотрыклы үстерү унъеллыгы (Чернобыль һәлакәтеннән соң өченче ун еллык) (БМОның A/RES/62/9 резолюциясе нигезендә).
- 2008–2017 Ярлылыкны бетерү буенча икенче унъеллыгы (БМОның A/RES/62/205 резолюциясе нигезендә).
- 2010–2020 Җирләрнең чүлләргә әверелүгә каршы көрәш һәм чүлләр унъеллыгы (БМОның A/RES/62/195 резолюциясе нигезендә).
- 2011–2020 Юл хәрәкәте иминлеген үстерү буенча адымлар унъеллыгы (БМОның A/RES/64/255 резолюциясе нигезендә).
- 2011–2020 Биотөрлелек унъеллыгы (БМОның A/RES/65/161 резолюциясе нигезендә).
- 2011–2020 Колониализмны бетерү буенча өченче халыкара унъеллыгы (БМОның A/RES/65/119 резолюциясе нигезендә).
БМО кысаларындагы очрашулар, конференцияләр һәм вакыйгалар тәкъвиме[77]
- 3 апрель — Римда (Италия) Халыкара авыл хуҗалыгын үстерү фонды директорлар шурасының 105нче утырышы башлана
- 16 апрель — Женевада (Швейцария) Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасының Хөкүмәтара интеллектуаль милек һәм генетик ресурслары, гореф-гадәтләр, йолалар һәм фольклор буенча комитетының 21нче утырышы башлана
- 16 апрель — Женевада (Швейцария) БМОның кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсенең Мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләрнең хокуклары буенча комитетының 7нче утырышы башлана
- 16 апрель — Монреальда (Канада) БМОның әйләнә тирән мохите программасының Озон буенча секретариаты идарә итү комитетының 66нче очрашуы башлана
- 16 апрель — Женевада (Швейцария) БМОның кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсенең Мигрант эшчеләре һәм аларның гайлә әгъзаларының хокукларын яклау буенча комитетының 16нче утырышы башлана
- 18 апрель — Флоренцияда (Италия)
Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының патронажы астында "Фән һәм технологияләр турында мәгълүмат таратуда сыйфат, тугрылык һәм күркәмлек" 12нче халыкара фән һәм технологияләр турында мәгълүмат тарату конференциясе башлана - 20 апрель — Дохада (Катар) БМОның сәүдә һәм икътисади үсеш конференциясе оешмасы оештырган 2012 Бөтендөнья инвестицияләр форумы башлана
- 21 апрель — Дохада (Катар) БМОның сәүдә һәм икътисади үсеш конференциясе оешмасының 13нче утырышы (UNCTAD XIII) башлана
- 23 апрель — Женевада (Швейцария) БМОның кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсенең Чикләнмәгән хөкүмәтара үсеш хокуклары буенча эшче төркеменең 13нче утырышы башлана
- 23 апрель — Дар-эс-Саламда (Танзания)
Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының Африка илләренең су ресурслары белән идарә сәясәте буенча фәнни конференциясе башлана. - 30 апрель — Женевада (Швейцария) БМОның кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсенең Африка чыгышлы кешеләрнең хәлләре буенча эксперт эшче төркеменең 11нче утырышы башлана.
- 30 апрель — Женевада (Швейцария) БМОның кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсенең Дәлилсез кулга алулар буенча эшче төркеменең 63нче утырышы башлана.
- 30 апрель — Женевада (Швейцария) БМОның кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсенең Икътисади, иҗтимаги һәм мәдәни хокуклар буенча комитетының 48нче утырышы башлана.
- 20 июнь — Рио-де-Җанейрода (Бразилия) БМОның тотрыклы үсеш буенча конференциясе
Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Р.Миңнеханов 2012 елны Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итү турындагы Указга кул куйды
- ↑ Татарстан Диния нәзарәте 2012 елны Коръән елы дип игълан итте
- ↑ Дмитрий Медведев 2012 елда Русиядә "Русия тарихы елы"н үткәрү буенча боерык имзалады.
- ↑ Безне "Азатлык" берләштерде
- ↑ ТӨРКСОЙ 2012 елны азәрбайҗан драматургы Мирза Фатали Ахундзадә елы дип игълан итте
- ↑ Татарстан гимны сүзләренә бәйге башлана
- ↑ Дания Европа берлегендә рәислек итәчәк
- ↑ Хабаровскида беренче татарча спектакль куелды
- ↑ Казакъстанда парламент сайлавының соңгы нәтиҗәләре игълан ителде
- ↑ Избран новый председатель Европарламента (рус.)
- ↑ "Wikipedia ябылса, протест дулкыны зур булачак"
- ↑ Финляндиядә президент сайлавы үтә
- ↑ ЕС ввел эмбарго на импорт нефти из Ирана (рус.)
- ↑ Форум в Давосе (рус.)
- ↑ Барак Обама - илгә һәм дөньяга
- ↑ Миңнеханов 2012 елны "Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы" дип игълан итте
- ↑ Мәскәү йөрешендә меңнәрчә кеше катнашты
- ↑ Татарстан туграсына 20 ел: заманча караш
- ↑ Казан урыслары татар телен өйрәнә башлады
- ↑ Быелгы «Грэмми» Уитни Һьюстонга багышланды
- ↑ Президент Германии подал в отставку (рус.)
- ↑ Рус теле Латвиядә дәүләт теле булмаячак
- ↑ Мәскәүдә олы яшьтәге имамга һөҗүм булган
- ↑ Азатлыкта Википедия: Татар теле
- ↑ Казанда Халыкара Ана теле көнендә ике пикет узды
- ↑ В Сирии начался референдум по проекту новой Конституции (рус.)
- ↑ В Иране начались выборы в парламент (рус.)
- ↑ Меңнәрчә хәрәмләшү әйтелсә дә, Путин чиста җиңү игълан итте
- ↑ Убийство в Тулузе: количество жертв достигло четырёх (рус.)
- ↑ Финляндия татарларының яңа рәисе итеп Атик Али сайланды
- ↑ Сан-Франциско татарлары Сәйдәшне таныта
- ↑ Финляндия татарлары турында беренче фильм чыкты
- ↑ Европа татар яшьләре беренче форумга җыела
- ↑ Ригада Европа татар яшьләре форумы үтте
- ↑ Франциядә президент сайлавында Франсуа Олланд җиңә
- ↑ Путин өченче президент мөддәтенә кереште
- ↑ Данлыклы Канн фестивале башлана
- ↑ Евровидение 2012: Швеция – беренче, "Буран әбиләре" – икенче
- ↑ Сан Францискода татарча рок-төркем оешты
- ↑ Европа футбол беренчелеге саннарда
- ↑ Болгар җыены: Таҗетдин барс сынына фатиха бирде
- ↑ Мисырда хакимияткә исламчы президент килде
- ↑ Microsoft яңа планшетын күрсәтте
- ↑ Google инкыйраз янаган телләрне коткару эшенә алынды
- ↑ Google Nexus 7 планшетын күрсәтте
- ↑ Владивостоктагы федераль Сабантуй ерак араларны якынайтты
- ↑ Мәскәү фестивале: “Орда”га бүләк
- ↑ Euro 2012: Испания янә чемпион
- ↑ Вәлиулла Ягъкуб атып үтерелде, Илдус Фәиз машинасы шартлатылды
- ↑ Лондон уеннары: тарихтан – бүгенгә
- ↑ Лондон-2012 тарихка кереп калды
- ↑ Казанда татар яшьләре җыены башлана
- ↑ “Татар проблемнарын күтәрә торган телевидение кирәк”
- ↑ Миңнеханов Питтсбург татарлары белән очрашты
- ↑ Ринат Закиров: "Прохоров – илнең таркалуын теләүче"
- ↑ Барак Обама икенче мөддәткә президент булып кала
- ↑ Израил белән Хәмәс солых турында килеште
- ↑ Миңнеханов иң тәэсирле 500 мөселман исемлегенә керде
- ↑ Фәләстин БМОда "күзәтүче дәүләт" дәрәҗәсенә күтәрелде
- ↑ Россия с сегодняшнего дня стала председателем G20 (рус.)
- ↑ Казанга конгресс кунаклары җыела
- ↑ Бишенче корылтай нәрсәгә иреште?
- ↑ Путинның татарларга җавабы: "Без барыбыз да – урыс"
- ↑ Казанда Коръән елына йомгак ясалды
- ↑ "Хоббит" дөнья буйлап рекордлар куя
- ↑ Франция полностью вывела войска из Афганистана (рус.)
- ↑ "Мөхәммәдия" татар мәгърифәт үзәге булып калачак"
- ↑ Милләтләрне, милли республикаларны юк итү стратегиясе имзаланды
- ↑ Дәүләт телләре програмының яңа өлгесе тәкъдим ителде
- ↑ Милли телләр кимсетелгән мәгариф кануны кабул ителде
- ↑ Магнитский акты, ятим балалар һәм әхлак
- ↑ Русиядә иң матур тавышлар – татар кызларында
- ↑ 2012 елда Тукай премиясен Кол Шәриф архитекторлары гына алачак
- ↑ Нобель атнасы йомгагы. Сез бүләкне кемгә бирер идегез?
- ↑ Нобелевская премия по экономике досталась двум американским ученым (рус.)
- ↑ БМОның истәлекле даталар, еллар һәм унъеллыклары
- ↑ БМО кысаларындагы очрашулар, конференцияләр һәм вакыйгалар тәкъвиме
