3-нче армия (ЭККА)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/3-нче армия (ЭККА) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Red Army flag.svg 3-нче армия (3А)
Гаскәрләр: Коры җир гаскәрләре
Гаскәрләр ыругы: җәяүле гаскәр
Оештырылган: июль 1918
Таратылган: гыйнвар 1920
Фронтлар составында: Көнчыгыш фронт
Сәргаскәрләр
Рейнгольд Берзин
Михаил Лашевич
Сергей Меженинов
Михаил Алафузо
Михаил Матиясевич
Сугышчан хәрәкәтләр
Чехословак корпусы фетнәсе
Пирем операциясе (1918—1919)
Пирем операциясе (1919)
Екатеринбург операциясе
Чиләбе операциясе
Петропавловск операциясе
Омск операциясе

3-нче армияКөнчыгыш фронт эчендәге хәрби берләшмә, 1918 елның июлендә оештырылган, 1920 елның гыйнварендә таратылган[1][2].

Армия эчендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Армия эченә керделәр:[1]

Командирлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәргаскәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш хәрәкәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пирем операциясе (1919)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл армиясенең һөҗүме аның өчен уңышлы Сарапул-Воткинск операциясе тәмам булуыннан соң башланган; Василий Шоринның 2нче армиясе Көнгергә (һәм алга таба, Пиремгә) һөҗүмне башлаган, Сергей Межениновның 3нче армиясе исә Пиремгә төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан һөҗумне башлаган.

21 июньдә 2нче армиясенең өлешләре Идел флотилиясе ярдәме белән Уса янында Чулманны кичтеләр һәм Көнгергә таба кузгалганнар. 29 июньдә кызылларның 21нче укчылар төмәне Көнгергә килеп җитә, бу акларда Пирем тирәсеннән тылдан һөҗүм куркынычын тудырган. Икенче көнне кызылларның 29нче укчылар төмәне (3нче армия) Пирем янында Чулманны кичте.

1 июльдә кызылларның 2нче армиясе Көнгерне алалар; шул ук көнне 3нче армия өлешләре Пиремгә бәреп керәләр.

Пирем операциясенең уңылшлы нәтиҗәсе Кызыл армиясенә киләчәктә Уралга һөҗүмне дәвам итәргә мөкинлек биргән.

Екатеринбург операциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Армиянең һөҗүме Пирем операциясенең уңышлы тәмамланудан соң ДедюхинПиремКөнгерКызылъяр сызыгыннан 5 июльдә башлана. Кызылларның 3-нче армиясе Чулман һәм Сөлил елгалар рубежында урнашканнар, ә 2-нче армиясе Сөлил һәм Караидел елгаларның субүләрне сугышып ала. 2-нче армиясенең туры һөҗүме акларның Удар корпусы тарафыннан кире кайтарыла. Шул вакытта кызылларның 28-нче укчылар төмәне (командир Владимир Азин) тау сукмаклары буенча аклар позицияләрне читләтеп үтәләр һәм арттан һөҗүм итәләр. 13 июльдә кызыллар ЧиләбеЕкатеринбург тимер юлын кисәләр, ә 15 июльдә 3-нче армиянең частьләре Екатеринбургка керәләр.

20 июльгә 2-нче армия частьләре Югары Өфәле — Михайловский сызыгына чыгалар, ә 3-нче армия частьләре Түбән Тагилны, Түбән Тураны һәм Верхотурьены алалар. Себер армиясенең калган өлешләре ЯулытораТубыл сызыгы кадәр чигенгәннәр.

Екатеринбург операциясе.png

Чиләбе операциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Армиянең һөҗүме Зылатаус һәм Екатеринбург операцияләрнең уңышлы тәмамланудан соң 17 июньдә башлана. Акгвардиячеләр кызылларны ЧибәркүлИртәш сызыгында туктатырга тырышканнар, ләкин кызыллар шул оборона сызыгын өзәләр һәм Чиләбегә таба һөҗүм итәүен башлаганнар.

Аклар кызылларны Чиләбегә кертү, ә аннан соң шәһәрдә чолгап алу һәм тар-мар итү максаты белән үз гаскәрләрен яңадан төркемнәргә аералар һәм гаскәрне Чиләбе артына күчерәләр. 24 июльдә кызыллар Чиләбегә керәләр, ә 25 июньдә аклар каршы һөҗүмгә күчәтеләр. Аклар ике төркем белән һөҗүм иткәннәр: төньяк төркеме (командир — Сергей Войцеховский) һәм көньяк төркеме (командир — Владимир Каппель). Войцеховский төркеме ЧиләбеЕкатеринбург тимер юлын кисә һәм 5-нче армиянең тылга чыга. Каппель төркеменең һөҗүме уңышсыз булган аркасында кызыллраны чолгап алуы уңышсызлыкка очрый. 29 июльдә1 августта узган кара-каршы алып барыла торган сугышларда 5-нче армиянең удар төркеме Войцеховский өзүен юк итә. 1 августта кызыллар гаскәрен яңадан төркемнәргә аералар һәм яңадан һөҗүмгә күчәләр. 4 августта кызыллар партизаннар белән бергәләп Троицкны алганнар һәм ТроицкЭткүлМиясБродокалмак сызыгына чыгалар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Гражданская война и военная интервенция в СССР. Энциклопедия.
  2. Центральный государственный архив Советской армии. В двух томах. Том 1. Путеводитель. 1991