9 март
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
9 март – Милади тәкъвимендә өченче айның тугызынчы көне. Ел ахырына кадәр 297 көн кала.
← март → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |
8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
29 | 30 | 31 | ||||
2021 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Традицион испан бәрәңге тортильясы.
Халыкара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Милли[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Белиз — Милли каһарманнар һәм изгелек кылучылар көне (ингл. National Heroes and Benefactors day), 2008 елга кадәр рәсми килеш Барон Блисс көне (ингл. Baron Bliss Day) буларак билгеләнә иде.
Лөбнан — Укытучылар көне (гарәп. Eid Al Moalim, фр. Fête des professeurs).[1][2]
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халыкара диджей көне (рус. Международный день диджея).[3]
Испания /
Мадрид автоном җәмгыяте (es) /
Фуэнлабрада (es) — Тортилья көне (исп. Día de la Tortilla).
Польша — Поляк статистика хезмәте көне (пол. Dzień Statystyki Polskiej).
Вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1804 — Франция рәсми рәвештә Луизиананы АКШга бирде.
- 1944 — Балкар халкын туган җирләреннән Казакъ һәм Кыргыз ССР җирләренә сөргенгә җибәрүгә юнәлгән чаралары төгәлләнә.
- 1961 — Далай-лама Тибетның бәйсезлеген тануы соравы белән БМОга мөрәҗәгать итте.
Туулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:9 март көнне туганнар
- 1814 — Тарас Шевченко, украин шагыйре.
- 1883 — Камил Мотыгый, күренекле журналист, нәшир һәм җырчы (1883-1941).
- 1890 — Вячеслав Молотов, совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе.
- 1905 — Николай Баскаков, төрки халыклар белгече.
- 1925 — Талип Нуркаев, Кызыл Гаскәр офицеры, Советлар Берлеге каһарманы.
- 1929 — Габделхәннан Сафа, Япония кино һәм телевидение актеры, теле- һәм радиоалыпбаручы.
- 1934 — Юрий Гагарин, беренче космонавт.
- 1935 — Вил Мирзаянов, химик-галим.
- 1943 — Роберт Фишер, АКШ шахматчысы.
- 1947 — Рим Хәсәнов, композитор, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты.
- 1979 — Ренат Биккинин, татар көрәшчесе,
Русия Федерациясе һәм Европа чемпионы.
Вафатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:9 март көнне вафатлар
- 1851 — Ганс Христиан Эрстед, данияле физика галиме.
- 1897 — Җамалетдин Әфгани, ислам дине реформаторы.
- 1926 — Фатих Әмирхан, татар әдәбияты классигы.
- 1929 — Зиновий Таланцев, сәүдәгәр, Казан губернасыннан II чакырылыш РИ Дәүләт Думасы депутаты.
- 1966 — Мөхәммәтша Бурангулов, шагыйрь, драматург, халык авыз иҗатын барлаучы.
- 1966 — Галә Ходаяров, мөгаллим, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе.
- 1995 — Җәвад Тәрҗеманов, татар язучысы.
- 2014 — Сөләйман Татлыев, азәри һәм совет дәүләт эшлеклесе.
- 2015 — Мөхәммәт Сабиров, Татарстан Республикасының беренче премьер-министры.