Ачык авыз (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ачык авыз (уен) latin yazuında])
(Açıq awız (uyın) битеннән юнәлтелде)
Ачык авыз

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чиксез

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Ачык авыз татар халык уены.

Балалар аллы-артлы парлашып түгәрәк ясап басалар. Бер кеше парсыз кала. Ул уртада басып тора. Гармунчы бию көе уйный башлый. Шул вакытта эчке якта торган укучылар түгәрәк ясап җитәкләшәләр һәм бию көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң, көй кинәт кенә туктала һәм эчке яктагылар тышкы якта басып калган кешеләр белән парланалар. Бер кеше тагын парсыз кала. Ул уртага чыгып: «Мин кем?» — дип кычкыра. Иптәшләре аңа: «Ачык авыз син!» — дип җавап бирәләр. Аннан соң «ачык авыз»ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала һәм «ачык авыз»лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.