Агач кортлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Агач кортлары latin yazuında])
(Ağaç qortları битеннән юнәлтелде)
Агач кортлары
Сурәт
Халыкара фәнни исем Cossidae Лич, Уильям Элфорд, 1815[1]
Таксономик ранг гаилә[1]
Югарырак таксон Коссойдэя[d]
Таксонның халык атамасы Houtboorders[2], trociniarki[3] һәм tredrepere
 Агач кортлары Викиҗыентыкта

Ага́ч кортлары́ (Cossidae) - төнге күбәләкләр семьялыгы. 800 ләп төре билгеле, Татарстанда 2 төре очрый: исле агачтишәр (Cossus cossus) һәм батынкы агач күбәләге (Zeuzera pyrina).

Исле агачтишәр - зур гәүдәле күбәләк. Канат җәеме 8 см га кадәр, көрән төстә, ак һәм кара сызыклары бар. Личинкаларының озынлыгы 12 см га кадәр, өсте куе кызыл, асты сары төстә, зәһәр исле. Гадәттә 3 ел үсә, кәүсәнең аскы өлешен киң һәм тирән юллар ясап кимерәләр. Дала зонасында утыртылган агачларда очрыйлар, тал, корычагач, алмагач һ.б. агачларга урнашалар. Батынкы агач күбәләге - уртача зурлыктагы күбәләк (4 см га кадәр). Канатлары ак төстә, кара тимгелләре бар, корсагы кара төстә, буй-буй ак сызыклы. Личинкасы (корты) ак төстә, кара таплары бар, яфраклы агачлар үзагачында үсә. Ике төр күбәләк тә май аеннан август аена кадәр оча, җимеш агачларына зыян китерергә мөмкин.

Исле агачтишәр ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2005.
  2. Nederlands Soortenregister
  3. Heintze J. Motyle Polski. Atlas — 2 — 1990. — ISBN 83-02-03380-4