Ал мәчет
(Al mäçet битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Мәчет | |
Ал мәчет
| |
Ал мәчет, Мәҗит Гафури урамыннан күренеше | |
Ил | Татарстан |
Шәһәр | Казан |
Дин | Ислам |
Бина төре | мәчет |
Төзелеш еллары | ?—1808 |
Халәте | гамәлдә |
Ал мәчет — Казанның тарихи мәчете. Яңа Татар бистәсендә урнаша.
Мәчет 1808 елда күренекле Казан сәүдәгәрләре Апанаевлар нәселеннән Муса Апанаевның (1794-1862) акчасына аның яшьли үлгән кызы Зөбәйдәнең ядкаренә (истәлегенә) багышланып төзелә. 1905 елда сәүдәгәр Садыйк Галикеев иске бинаны тулысынча яңадан төзи (яки иске бина урынына яңасын төзетә). Мәчетнең диварлары ал төскә нәкъ шушы вакытта буяла. Мәчет янында мәдрәсә төзелә.
Совет чорында мәчет бинасы тулай торак итеп кулланыла. 1991 елда бина мөселманнарга кире кайтарылып, яңадан мәчет булып эшли башлый.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ильяс Җиһаншин. Ал мәчет
![]() |
Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1600000137 |