Алдыр чишмә тамчылый

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алдыр чишмә тамчылый latin yazuında])
(Aldır çişmä tamçılıy битеннән юнәлтелде)
Алдыр чишмә тамчылый
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Алдыр чишмә тамчылый татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар икегә бүленеп бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар:

Алдыр чишмә тамчылый,
Гөлдер чишмә тамчылый.
Ал кирәк, гөл кирәк,
Бездән сезгә кем кирәк?

Каршы яктагылар җавап бирәләр:

Алдыр чишмә тамчылый,
Гөлдер чишмә тамчылый.
Ал да кирәк, гөл дә кирәк,
Роза матур кыз кирәк.

Исеме чыккан уенчы каршы яклар сафын йөгереп барып өзеп чыгарга тырыша. Өзә алса, бер уенчыны ияртеп үз ягына алып кайта. Өзә алмаса, шул якта кала. Уен шул тәртиптә, бер якта уенчылар беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]