Алексей Рыков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Рыков latin yazuında])
(Aleksey Rıkov битеннән юнәлтелде)
Алексей Рыков
ССРБ Халык Комиссарлары Шурасының рәисе
Вазыйфада
21 гыйнвар 1924 – 19 декабрь 1930
Аңа кадәр Владимир Ильич Ленин
Дәвамчысы Вячеслав Молотов
Шәхси мәгълүмат
Туган 25 февраль 1881(1881-02-25)
Сарытау, Русия империясе
Үлгән 15 март 1938(1938-03-15) (57 яшь)
Мәскәү, СССР
Сәяси фирка РСДРП (1898 елдан)
Балалар кыз: Наталья
Әни Мария Александр кызы Рыкова
Әти Иван Илья улы Рыков(?-1890)

Алексей Иван улы Рыков (рус. Алексей Иван улы Рыков, 13 (25) февраль 1881(18810225), Сарытау[2] — 15 март 1938, Мәскәү) — совет дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, РСФСР эчке эшләр буенча халык комиссары (1917), ССРБ Халык Комиссарлары Шурасының рәисе (19241930) һәм бервакытта РСФСР Халык Комиссарлары Шурасының рәисе (19241929).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

крестьян гаиләсендә туган. Инкыйлаби хәрәкәтендә 1899 елдан катнаша. 1900—1901 елларда Казан университетында укый; 1901 елга кулга алына һәм Сарытауга сөрелә. Сарытауда, Казаннан, Ярославльдә, Нижгарда, Мәскәүдә, Петербургтан фирка эшләрен алып барган. Беренче рус инкыйлабында катнашкан. Берничә тапкыр кулга алынган, һәм качып киткән, мөһәҗирлектә дә булган. Февраль инкыйлабын Нарым төбәгендә каршы ала.

1917 елның ноябреннән — беренче совет хөкүмәтендә эчке эшләр комиссары. 1918 елның ноябреннән — Мәскәү халык хуҗалыгы шурасы рәисенең урынбасары һәм Мәскәү губернасының азык-төлек белән тәэмин итү комиссары.

1918—1921, 1923—1924 елларда - Халык хуҗалыгы югары шурасының рәисе, 1921 елдан — бервакытта Халык Комиссарлары Шурасы һәм Хезмәт һәм саклану шурасының рәисе урынбасары. 1919 елның июленнән — гаскәр һәм флотны тәэмин итү буенча гадәттән тыш вәкиле. 1924-1930 елларда — ССРБ Халык Комиссарлары Шурасының рәисе һәм бервакытта РСФСР Халык Комиссарлары Шурасының рәисе (1924-1929). 1926—1930 елларда — Хезмәт һәм саклану шурасының рәисе, 1931—1936 елларда — ССРБ почта һәм телеграф халык комиссары.

Ялган «Сул троцкийчыларның советларга каршы блогы» эше буенча 1938 елда атып үтерелгән. 1988 елда акланган.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1928—1935 елларда Енакиево шәһәре Рыково исемен йөрткән.
  • Утыз градуслы аракыны халыкта «рыковка» дип атыйлар.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рудольф Иванов пролил свет на историю Азербайджана, archived from the original on 2009-07-10, retrieved 2014-10-20 
  2. Икенче мәгълүмат буенча — Вятка губернасының Кукарка бистәсе.
  3. Рыков и рыковка, archived from the original on 2014-02-11, retrieved 2021-08-14