Алмаз Монасыйпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмаз Монасыйпов latin yazuında])
(Almaz Monasıypov битеннән юнәлтелде)
Алмаз Монасыйпов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Алмаз Закир улы Монасыйпов

Туу көне

11 июль 1925(1925-07-11)

Туу урыны

Казан

Үлү көне

22 июль 2008(2008-07-22) (83 яшь)

Үлү урыны

Мәскәү, Россия

Җирләнгән:

Митино зираты[d]

Эшчәнлек еллары

1953

Дәүләт

ССБР байрагы ССРБ, Россия байрагы Россия

Һөнәрләр

композитор, педагог

Кораллар

виолончель[d]

Жанрлар

җыр, симфония, романс һ.б.

Бүләкләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Алмаз Закир улы Монасыйпов (1925 елның 11 июле2008 елның 22 июле) — татар композиторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Татар композиторлары арасында беренчеләрдән булып заманча музыкада милли традициянең бәет, мөнәҗәт, китап көе кебек борынгы катламнарына мөрәҗәгать итә. "Муса Җәлил" симфония-поэмасы, "Тукай аһәңнәре" вокаль-симфоник поэмасы татар музыка классикасы дип санала. XX гасырның икенче яртысындагы иң күренекле татар композиторларының берсе.[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмаз Закир улы Монасыйпов 1925 елның 11 июлендә Казанда туа. Булачак композиторның гаиләсендә еш музыка яңгырый: әтисе скрипкада уйнарга ярата.[2] Унбер яшендә Алмаз виолончельдә уйнарга өйрәнү өчен Казан шәһәренең 1 нче балалар музыка мәктәбенә укырга керә.[2][3] Музыка мәктәбендә, аннары музыка техникумында (хәзер - Казан музыка көллияте) Рувим Поляков классында укый.

1943 елда 18 яшь тулу белән, армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышында солдат буларак хезмәт итә. Сугыш тәмамланганнан соң яңадан укырга кайта. Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә, аны 1950 елда профессор А.Броун виолончель классы буенча тәмамлый.[4] Гомерендәге төп вазифасын музыка язуы дигән уйга инангач, 1952 елда яңадан консерваториягә кайта. 1956 елда ул икенче тапкыр Казан консерваториясен профессор Альберт Леман композиция классы буенча тәмамлый. 1964 елда композитор опера-симфоник дирижерлык белгечлеге буларак консерватория аспирантурасында профессор Исай Шерман классы буенча да укый, укуның тулы курсын тәмамлый.[4]

1959-1970 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында дирижер булып эшли. 1970-1973 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең симфоник оркестры дирижеры була[4]. 1968-1973 елларда 2000 елдан 2003 елга кадәр Казан консерваториясендә композиция кафедрасында укыта.

1972 елдан композитор Мәскәүдә яши, әмма республиканың музыкаль тормышында, Татарстан Композиторлар берлеге эшендә, яшь композиторларны тәрбияләүдә актив катнаша. 1991 елда композиторга Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге бирелә.

Алмаз Монасыйпов 2008 елның 22 июлендә Мәскәүдә вафат була һәм Митино зиратында җирләнә.[5]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмаз Монасыйпов – җырлар, романслар, симфонияләр, камера-вокал, эстрада һәм театр өчен язылган әсәрләр авторы. Җитди һәм җиңел музыканы бергә бәйләп, яңача яңгырата белүе – композитор иҗатында әһәмиятле алымнарының берсе. Моның иң ачык мисалы – аның “Тукай аһәңнәре” дигән әсәре. Композитор үзе әлеге циклын вокал-симфоник поэма дип билгели.

Беренче әсәрләрендә үк үзенчәлекле стильдәге җитди әсәрләр иҗат итәргә омтыла. Композитор стиле симфония жанрында гаять үсеш таба. Аның симфонияләре музыкаль-эрудицияле тыңлаучыларга адреслана, аларда үзенчәлекле оригиналь музыка алымнары ярдәмендә фәлсәфи уйланулар чыгылыш таба.[6]

"Муса Җәлил" симфония-поэма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмаз Монасыйповның атаклы татар каһарман-шагыйрьгә багышланган «Муса Җәлил» симфония-поэмасы (Икенче симфония, 1968, ми минор) зур дан яулый. Симфониядә батырлык, сугыш һәм дошман образларын ачык гәүдәләндереп, композитор тыңлаучыларга кеше тормышының мөһим мәсьәләләре турында уйланырга, сугыш каһарманнары турында мәңге истәлек сакларга өнди.[6]

Өченче симфония[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өченче симфониядә (1974) композитор кешенең дөньяда үз урынын эзләү турындагы фәлсәфи теманы дәвам итә, явызлыкка һәм көчләүгә каршы торуның катлаулылыгын һәм кирәклеген күрсәтә. Симфония музыкасында SOS сигналы кызыклы шифрлана. SOS сигналының ритмы кульминацион нокталарында ярдәм турында "кычкырган" сыман калкып чыга.[6]

"Дастан"[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Композиторның Дүртенче «Дастан» симфониясе (1978) Татар симфоник музыкасының кызыклы үрнәге булып тора, анда күп гасырлык татар мәдәниятенең борынгы катламнарына "җан өрелә". Алмаз Монасыйпов даими рәвештә борынгы бәетләр һәм мөнәҗәтләр интонацияләренә һәм ритмнарына мөрәҗәгать итә һәм аларны инструменталь һәм вокал әсәрләренә кертә. Татар мәдәниятенең рухи дөньясын чагылдыру мөмкинлеге өчен композитор һәрвакыт дөньякүләм профессиональ музыканың заманча алымнарын һәм композитор техникасы үсешенең яңа юнәлешләрен күздә тотып яңа киңлекләр ача.[7]

Башка әсәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитди музыка остасы гына түгел, Алмаз Монасыйпов шул ук вакытта республикада гына түгел, аннан читтә дә тыңлаучыларның мәхәббәтен яулаган бик күп популяр җырлар һәм романслар авторы буларак танылган.[8] Аның романслары һәм җырлары үзенчәлекле көйләре, дәртле ритмы, бай  гармониясе белән аерылып тора. Монасыйповның әсәрләре эстрада оркестрлары тарафыннан да башкарыла. Әйтик, «Хыяллар» фокстроты Олег Лундстрем җитәкчелегендәге атаклы джаз-оркестр репертуарына кергән. 1975 елда язылган «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасы композиторның иң танылган әсәрләренең берсе. Анда борынгы мөнәҗәтләр, заманча эстрада җырлары һәм Европа вокаль-симфония музыкасы традицияләре чагылган.[8] 1990 елда татар профессиональ музыкасына нигез салучыга хөрмәт йөзеннән симфоник оркестр өчен «Салих Сәйдәшевкә музыкаль мәдхия» язылган була.

Еш кына концерт сәхнәсеннән, радио һәм телевидение аша яңгыраган, грампластинкаларга һәм компакт-дискларга язылган Алмаз Монасыйпов иҗаты татар музыка сәнгатенең мөһим сәхифәсе.

Архив[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмаз Монасыйпов әсәрләре архивы аның улы, ТРДСО эскрипкәчесе Җанибәк Монасыйпов (рус. Джанбек Монасыйпов) тарафынан саклана һәм цифрлаштырыла. 2021 елның 2 маенда classic-online сайтында композиторның дүрт симфониясенең партитуралары һәм аудиоязмалары урнаштырыла[9].

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Монасыпов, А. Неразрывная связь: [воспоминания композитора о годах учебы в консерватории] // Казань. – 2005 – No. 5 – С. 18–19.
  • Монасыпов, А. Как создать элиту. Оценки и прогнозы. Век ушедший и наступивший век. XX-XXI. // Казань. – 2001 – No. 2 – С. 71.
  • Монасыпов, А. Неангажированный оптимист: [беседа с композитором накануне его юбилея] / Беседовала Т. Алмазова. // Республика Татарстан. – 2001 – 20 января.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]