Алсу Гайфуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алсу Гайфуллина latin yazuında])
(Alsu Ğayfullina битеннән юнәлтелде)
Алсу Гайфуллина
Туган 10 март 1966(1966-03-10) (58 яшь)
Балтач районы Балтач авылы
Милләт татар
Һөнәре шагыйрә

Алсу Гайфуллина — татар шагыйрәсе.

1966 елның 10 мартында туа. 1981 елда Балтач урта мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлап Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны 1985 елда уңышлы тәмамлый һәм укуын Казан дәүләт педагогия институтының география факультетында дәвам итә. Институтны тәмамлагач мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында психология буенча белемен камилләштерә. Аның хезмәт юлы тулысы белән үзе укыган Балтач урта мәктәбендә балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышланган. Ул монда психолог булып эшләде. 1991 елдан — мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.