Амбар көясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амбар көясе latin yazuında])
(Ambar köyäse битеннән юнәлтелде)
Амбар көясе
Сурәт
Халыкара фәнни исем Nemapogon granella L., 1758
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Nemapogon[d]
Таксонның халык атамасы gwyfyn ŷd[1], gespikkeld kroeskopje[2], Gespikkeld kroeskopje[3], jyväkoi[4][5] һәм kornkjukemøll
Ташучысы P. betulinus[d][6] һәм Coriolus[d][6]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
 Амбар көясе Викиҗыентыкта

Амба́р көясе́, бөртекле ашлык көясе (Nemapogon gronellus) - күбәләк, чын көяләр гаиләлегеннән. Канат җәеме 9-14мм. Алгы канатлары кара таплы, көмешсу-соры төстә, арткы канатлары соры яки коңгырт. Кортлары 10 мм озынлыкта, саргылт-ак. ТРда киң таралган, ашлык амбарларында, өйләрдә күп очрый. Кортлары ашлыкка, ашлык продуктларына, сохарига һәм кабак орлыгына зыян китерә. Кузыга әверелеп кышлый. Күбәләкләрнең беренче буыны язын барлыкка килә һәм 100 ләп күкәй сала. 1 елда бер-ике буын үсеп җитә. Амбар көясе белән көрәш чаралары турында карагыз Амбар утчыллары.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Gwefan Llên Natur
  2. Vlinderstichting vlinders
  3. Nederlands Soortenregister
  4. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  5. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  6. 6,0 6,1 Catalogue of the Lepidoptera of Belgium — 2018.