Амур өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Amur ölkäse битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Русия Федерациясе субъекты

Амур өлкәсе

Flag of Amur Oblast.svg Coat of arms of Amur Oblast.svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында {{{TtNm}}}

Административ үзәк

Благовещенск

Мәйдан

14-нче

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

361 913 км²
0,9

Халык саны

61-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

809 873[1] (2015)

2.24 кеше/км²

ТРП

55-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

179,5 млрд. сум (2010)

157,8 мең сум

Федераль бүлге

Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесе

Икътисади район

Ерак Көнчыгыш икътисади район

Губернатор

Александр Козлов
РФ субъекты коды 28
ISO 3166-2 коды RU-AMU

ГАТОБК коды

10

Бүләкләр

Ленин ордены

Амур өлкәсе (рус. Амурская область) — Русия Федерациясенең субъекты. Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесенә керә.

Административ үзәгеБлаговещенск шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Регион
Төньяк Якутия
Көнчыгыш Хабаровск крае
Көньяк-көнчыгыш Яһуд автономияле өлкәсе
Көньяк Кытай
Көнбатыш Байкал арты крае

Өлкә территориясенең күбесе таулы. Күбесенчә өлкәнең көньягында урнашкан тигезлекләр территориясенең 40% өлешен биләп торалар. Амур, Зея, Селемҗа елгалары һәм Туран тау тезмәсе арасында киң Зея-Бурея тигезлеге ята, төньяграк Амур-Зея җәйләве (платосы) урнашкан. Төньякта, таулы районында, Югары Зея түбәнлеге урнашкан.

Таулы район гольц (Себердә — урмансыз тау түбәләре) тау тезмәләре зынҗыры белән башлана: Янкан, Тукурингра, Соктахан, Җагды (1400 — 1600 метрга кадәр биеклекләр). Төньякта, өлкәнең чиге буйлап Стан тау тезмәсе сузылган; өлкәнең көнчыгышында Җугдыр, Селемҗинский, Ям-Алин, Эзоп, Туран тау тезмәләре. Өлкәнең төньяк-көнбатышында Көньяк һәм Төньяк Дырында, Чельбаус, Чернышев, Җелтула Становигы таулар тезмәләре (1582 метрга кадәр биеклекләр).

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амур өлкәсе климатына муссоннар йогынты ясый. Кыш салкын, коры, аз карлы, кояшлы. Гыйнварның уртача температурасы — -24,3 дан көньякта -32,8°С га кадәр төньякта. Явым-төшемнәр аз, кар капламы биеклеге 20 смдан (көньякта), 35 — 40 смга кадәр (төньякта). Җәй эссе һәм яңгырлы. Июльнең уртача температурасы 17,6°Сдан (төньякта) 21,4°С га кадәр (көньякта). Явым-төшемнәр күләм көнчыгыштагы 800 — 900 ммдан көнбатыштагы 456 мм кадәр түбәнәя. Вегетация чоры 126 — 171 көн, температуралар суммасы - 1734 — 2610°.

Һидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң эре елга — Амур (Амур өлкәсе чикләрендә 1246 км); аның эре кушылдыклар: Ольдой, Зея, Бурея, Архара. Зеянең эре кушылдыклары: Ток, Брянта, Гилюй, Уркан (уң), Арги, Деп, Селемҗа, Томь (сул). Төньяк-көнбатышындагы елгалар Лена бассейнына керәләр: Олёкма, Нюкжа, төньяк-көнчыгышындагы елгалар Уда бассейнына керләр. Елгалар күбесенчә яңгырлар белән туена. Су биеклеге нык үзгәреп тора: кышын бик түбән, яз һәм җәй белән су ташкыннары булалар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республикада 20 административ район, 9 шәһәр бүлгесе бар.

Районнар Харита
  • Белогорск
  • Благовещенск
  • Зея
  • Райчихинск
  • Свободный
  • Тында
  • Шимановск
  • Прогресс
  • ЯАТБ Углегорск
  1. Михайловка районы
  2. Октябрь районы
  3. Ромны районы
  4. Свободный районы
  5. Селемҗа районы
  6. Серышево районы
  7. Сковородино районы
  8. Тамбовка районы
  9. Тында районы
  10. Шимановск районы
Amurska oblast.png

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң мөһим алтын чыганкалары башлыча Зеи һәм Селемҗа елгарының үрге агымында урнашканнар. Шулай ук көрән күмер һәм ташкүмер, тимер мәгъдән (руда), кварц комнары, акшар, каолин, авыр эрүче балчыклар, туфлар, кварцитлар чыганаклары бар. Минераль чыганаклар да бар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]