Ак Бүре (мифология)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак Бүре (мифология) latin yazuında])
(Aq Büre (mifologiya) битеннән юнәлтелде)

Ак бүре́ — төрки-татар һәм төрки-монгол мифологиясе персонажы; төркиләрнең тотемик нәсел башы.

Ак бүре образы төрки-монгол халыклары өчен уртак булган Бүз бүре (Борте Чино) образыннан килә. Борынгы кытай чыганакларында кайбер борынгы төрки генеалогик риваятьләр сакланган. Шуларның берсе буенча, Туг-юлар кайчандыр хунну кабиләсеннән төньякта яшәгән со кабиләсеннән барлыкка килә. Туг-ю токымының 70 бертуганы арасыннан иң олысы - Нишиду - бүредән туа. Башка риваятьтә һуннарның бабалары бүре белән шаньюйның (ул дәверләрдәге төркиләр ханының яки каганның) сылу кызыннан тууы турында әйтелә. «Китабы дәдә Коркут» («Коркут бабам китабы», 15 йөз) дип аталган угыз героик эпосында нурлар чәчеп торуы белән илаһилыгы күренгән Бүз бүре катнаша. Ул, Угыз-каганга һәм аның гаскәренә юл күрсәтеп, җиңүне тәэмин итә. Монголларның «Яшерен риваять» (13 йөз) җыентыгында Чынгызханның бабасы Борте Чиноның Бөек Күк ихтыяры белән тууы, борынгы әбисенең Гоа-Марал («Нурлы Болан») булуы турында сөйләнә. Алтай дастаны «Ак Тойчы»да бүре мифологик геройның тәрбиячесе һәм яклаучысы буларак сурәтләнә. Ак бүренең болгар кабиләләренең тотемик нәсел башы булуы да ихтимал; ак (бүз) төс аның илаһилыгы турында сөйли. Табигате белән күп төрле: чибәр егет, әкияти кош һәм баһадир ат кыяфәтенә керергә мөмкин.

Татар һәм башкорт риваятьләрендә Ак бүренең мессиячел роле дә ассызыклана: ул куе урманнарда яки тауларда югалган кабиләне коткара. Татар әкияте «Ак бүре»дә ул яшәү һәм үлемнән өстен, кара урманның кырыс һәм кодрәтле хуҗасы буларак сурәтләнә. Ак бүре образы Н. Фәттахның Идел буе Болгары дәүләтендә булган 10 йөз вакыйгаларын сурәтләгән «Итил суы ака торур» (1972) тарихи романында чагылыш таба.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Урманчеев Ф.И. По следам Белого волка. Ранние этнокультурные связи тюрко-татарских племен. Казань, 1994.
  • Татар халык иҗаты. (Беренче китап). Әкиятләр. Казан, 1977.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]