Ак пулат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак пулат latin yazuında])
(Aq pulat битеннән юнәлтелде)

Ак пулат - Болгар шәһәрендәге элеккеге мунча хәрәбәләре. Ак пулат әле 20 гасырның 60 нчы елларына кадәр сакланып килгән. Аннан соң ул бөтенләй җимерелеп җир белән тигезләнгән. Археологлар аның бар кадәресен генә яңадан казып чыгарганнар әле.

Аның үзәк өлеше 6 метр чамасы биек­лектә булып, гөмбәз түбә белән капланган. Почмаклардагы янкор­маларда биеклеге 4 метрга җитә.

Анда юына торган аерым бүлмәләр урнашкан. Бу янкормаларның да түбәсе гөл бәзсыман итеп эшләнгән. Бер бүлмәдә зур гына мич һәм кайна су өчен казаннар урнаштырылган. Аннан юыну залына идән асты каналлары буйлап җылы һава, ә керамик торбалар буйлап су килгән. Юыну залына киенү-чишенү һәм ял итү өчен махсус бүлмәләр тоташкан. Идәнгә әйбәтләп таш плитәләр җәелгән, стеналары матур итеп штукатурланган.

Болгар мунчаларын юыну өчен генә түгел, үзенә бер төрле җыелу, ял итү урыны итеп тә файдаланганнар. Монда төрле әңгәмәләр уздырганнар, бәхәсләр куерткан­нар, шаһмат-шашка уйнаганнар, тәмле ризык һәм эчемлекләр белән сыйланганнар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]