Ака (Ыек кушылдыгы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ака (Ыек кушылдыгы) latin yazuında])
(Aqa битеннән юнәлтелде)
Ака
Кушыла: Ыек[d]
Кушылдыгы Кәрҗә[d]
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Бассейн мәйданы 1080 км²
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Озынлык 99 km
Карта

[1], һәм

Олы Ака авылы янында Ака суы

Ака - елга, Ыек елгасы (Әй елгасы кушылдыгы) уң кушылдыгы. Свердловск өлкәсе Берёзовка авылы көньяк-көнчыгышка таба 3 км ераклыкта башлана. Көнчыгыштан көнбатышка таба Свердловск өлкәсе һәм Башкортстанның Мәчетле районы территорияләреннән (Төлгәш һәм Сазбек елгалары арасы) ага, Свердловск өлкәсе Багыш авылы янында көньякка борыла. Ыек елгасына (тамагыннан 7 км ераклыкта), Әҗекәй янында коя. Озынлыгы 99 км, бассейн мәйданы 1074 км². БР территориясендә озынлыгы якынча 16 км. Башлыча кар сулары белән туена. Елга тамагында уртача еллык су чыгымы 8,85 м³/с. Бассейны Юрүзән-Әй тигезлеге чикләрендә урнашкан. Ландшафтлар соры урман тупрагындагы кара ылыслы һәм киң япраклы урманнардан тора, кара тупракта коры болыннар очрый. Бассейнның 25% ын урман каплаган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 GEOnet Names Server — 2018.