Аккүз (Актаныш районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аккүз (Актаныш районы) latin yazuında])
(Aqküz (Aqtanış rayonı) битеннән юнәлтелде)
Аккүз
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°31'25.003"тн, 53°56'18.031"кнч
Нигезләнгән 1745
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 255 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423744
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Аккузово

АккүзТатарстан Республикасының Актаныш районындагы татар авылы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аккүз — Бүляр волосте (1866 елдан — Поисев волосте) Мушугин түбәсендә нигезләнгән авыл[1] Тарихчы Әнвәр Әсфәндиярев аның 1745 елда нигезләнгәнеүен һәм Югаргы Ахун тип аталып йөртелүен билгели[1].
1848 елда авылда тегермән, 1905 елда хужалык кибете була[1].


Өлкәннәрнең сөйләп калдырган истәлекләре буенча Мөхәмәдиев Шайхрази (1868 — 1961), Сәхәбиев Фәтхи (1900 – 1989). Элеккеге заманнарда Аккүз авылы Сөн елгасының уң як ярында урнашкан булган. Ә сул як ярында мари милләте халыклары яшәгән. Кар базы казыганда кабердән чыкан мари халкының гореф – гадәтләрен күрсәткән әйберләр хәзер дә табыла. (Авзалов Фәрис, Әхмәдуллалар милегеннән).

Аккүз авылында баз, кое казыганда табылган хезмәт кораллары – таш балта, орлык изгеч,таштан эшләнгән бөртек яргыч һәм башкалар бу авылның тимердән хезмәт кораллары булганчыга кадәр “Яңа таш гасыр”да ук яшәвен күрсәтә. Алар аучылык, балыкчылык, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер утырган урынга Аккүз авылының чирмешләр урынына Сөн елгасының сул як ярына күчү еллары төгәл билгеле түгел. Аккүз, Ахун авылы зиратындагы кабер ташлары 1800 елдан гына языла башлый. Беренче булып бу якларга Башкортстанның Идел буенан типтәрләр күчеп килгән. Аннан соң урман – суларга кызыгып Сөн елгасы башланган тирәдән Янәй дигән авыл кешеләре күчеп килә. Типтәрләр һәм янәйлеләр үзара ызгышып яшиләр, уңдырышлы җирләргә утырган мари кабиләләрен туктаусыз эзәрлеклиләр. Шунлыктан, чирмешләр хәзерге Мари Суыксу, Терпеле, Мари Ямалысы якларына күчеп киткәннәр дигән фараз бар.

Риваятьтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акку – элекке телебездә аккош. Бу елга, бу күлләр тирәсенә килеп авыл нигезләгәндә аны, мөгаен менә Акку дип йөртә башлаганнардыр. Аккулар иле булгандыр бу җир. Шуннан Явыз Иван писарьләре, аннан соңгы писарьләр килә-килә, бу тирәгә дә борын сузганнардыр һәм җиңелгән халыкның җирләрен патша кенәгәсенә язганда урысчалатып “Аккузов” дип язганнардыр. Шуннан авыл җыеннарында землемер кенәгәләрендә, рәсми кәгазьләрдә бу авыл “Аккузово” булып йөри-йөри Аккүзгә әйләнгәндер”.

Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гитлер фашизмы тарафыннан көчләп тагылган сугыш илебез халыкларының тормышын пыран-заран китерде. Аккүз авылы җирлегеннән 331 асыл егетләребез Ватанны сакларга, халкыбызның иреген, киләчәк буыннарның бәхете өчен сугышка киттеләр. Бөек Ватан сугышыннан 30 сугышчы гына кире туган якларына әйләнеп кайта алган, ә 101 батыр егет Европаның төрле төбәкләрендә мәңгегә ятып калган. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен 25 ир-егет орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.

Сугыш вакытында колхозда авыл хуҗалыгы эшләре тулысы белән хатын–кызлар, яшүсмерләр, картлар кулына кала.Эшләр өчен шартлар начар, халык ачлы-туклы, ләкин алар “Барысы да фронт өчен”дигән девиз астында ил алдындагы брычларын намус белән үтиләр. Сугыш елларында кул белән 25-30 мәйданда урак урган апалар: Халикова Ә, Агзамова С., Хабиева, Имамамова, Исламова Ф., Габидуллина Г., Шарипова М., Сахипова, Зарипова, Габбасова, СахавоваШ., Нәбиева. Күрсәткән батырлыклары өчен 48 хатын-кыз, яшүсмер медальгә лаек булалар.

Сугыштан соң да колхозда эшнең яртысыннан күбрәген кул һәм ат көче белән башкарганнар. Мәсәлән: 1946 елны барлык чәчелгән икмәкнең 3222га кул урагы белән урып җыйганнар. Шул елда 1га.дан уртача 4,5ц. уңыш, тулай җыем 2563 ц.тәшкил иткән. Бөртеклеләрнең 1га. Нан уртача уңыш 7ц. 100га мәйданга исәпләп сыерларның баш саны 4, дуңгыз-87, сарыклар 27 баш туры килә. Сөт- 12ц, ит 5ц, йон- 29 кг. Бер савым сыердан уртача еллык савым 818 л сөт савып алынган. Колхозның акчалата доходы 1949 елда 2550 сум була.

1959 елда колхозның экономик үсешендә алга китеш сизелә башлый. КПСС ҮК СССР Министрлар Советының колхозларны эреләндерү, авыл хуҗалыгы базасын үстерү,авыл халкының культура-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту турында турындагы карарын тормышка ашыру максатыннан Минзәлә районы партия комитеты 7000 га җир мәйданы, 500 хуҗалыгы булган “Чишмә” һәм “Гранит” колхозларын берләштереп 8 авыл, элек 8 колхоздан торган “Чишмә” колхозын оештыра. Аның преседателе итеп аңа кадәр “Изаил” (Кәзкәй) председателе булып эшләгән Әхмәтясәви Хөсен улы Хөсәеновны тәкъдим итә. 1963 елдан Әхмәтясәви Хөсенов артта калган хуҗалыктан республикада билгеле хуҗалыкка әйләндерә “Чишмә” колхозын. Яңа председательгә әлбәттә эшне башап җибәрү җиңел булмый. Сугыш елларында йончыган, сугыштан соң да аякка баса алмаган колхозның экономик хәле аяныч була. Иң беренче чиратта җир эшкәртү культурасын тәртипкә салу,терлек торакларын төзү, параллель рәвештә авыл халкының көнкүрешен яхшырту мәсәләләрен дә күздә тота Я.Хөсәенов. Колхоз экономикасының үсеше саннар һәм фактлар белән алализлап була.

1954ел 1959ел 1960ел 1980ел Бөртеклеләр 445 675 680 828 Мөгезле эре терлек 6 12 14 24.7 Сыерлар 1.5 3.4 4 9.4 Дуңгызлар 8.7 24 35 70 Ит ц 5 16 18 45 Сөт ц 12 78 108 24


Колхоз экономикасының үсеше авыл кешеләренең хезмәткә намуслы карашы, җаваплылыгы, эш тәҗрибәсе аңлылыгына бәйләнгән. Дәүләт планнарын уңышлы үтәүгә зур хезмәтләре белән өлеш куйган авылдашларыбыз партиябезнең, дәүләтебезнең бүләкләренә лаек булдылар. Үзе җитәкләгән бригада буенча зур уңыш алган Сальников А.П. Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Күп еллар терлекчелектә эшләүче белгеч Нагыймова Х, колхоз председателе Хөсәенов Я.Х., ветеран механизатор Хәбиев М., чөгендер игү остасы Әсәдуллина Ф., күп еллар тармак мөдире Адиев Х., дуңгыз үрчетү осталары Пугачева А.Е., Нуриева Җ., терлекче Имамова К., орден медальләргә лаек булдылар. Дуңгызчылык фермасында күп еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Пугачева А.Е. җиңел машина белән бүләкләнә.

Колхозчыларның тормыш,көн-күрешен тагында яхшырту өчен 1966 елда умартачылык, 1967 елда кымыз цехы, 1968 елда балык күле үзләренең продукцияләрен бирә башладылар. Кымыз ясау серләренә Гыймаев Гыймай Башкортстаннан махсус өйрәнеп кайтты. 1980 елда безнең колхоз үзенең төзелүен зурлап билгеләп үтте. Бу зур тантанага авыл җирлегендә туып – үскән күренкле кешеләр, район башлыклары, колхоз председательләре чакырылды.

Композитор С.Садыйкова, Г.Камал театры директоры Ә.Хөсәенов, язучы М.Мәһдиев зурлап чакырылган иде ул тамашага. Тантанадан соң кунаклар урман аланында умарталыкта махсус әзерләнгән табын янында бәйрәм итәләр.

1984 елда Әхмәтясәви Хөсәен улы Хөсәенов үзе теләп председатель вазифасыннан бушатуларын сорый. Председатель итеп Яңа Кормаш авылында туып – үскән Зарипов Фикус Салих улын сайлыйлар.

1930-1963 елга кадәр “Гранит” колхозында председатель булып эшләгән кешеләр: Хасангалин С. 1930-1933 Шайхетдинов З. 1933-1934 Мөхәмәдиев С. 1934-1936 Сәетов (Кәзкәй авылы) 1936-1939 Сабиров (Түмерҗә) 1939-1940 Асманов 1940-1942 Шаяхметов М. (Богады) 1942-1945 Мухаметшин (Каратал) 1945-1946 Хәбиев М. (Аккүз) 1946-1948 Хабибуллин Х. 1949-1952 Гайнанов Н. 1952-1955 Фаттахов 1955-1959 Нуретдинов 1956-1959 Ногманов 1959-1960 Зиннәтов 1960-1963

Колхозда 39 урында төрле объектлар төзелде, колхозда типовой проект белән 12 сыер торагы, 5 урында ашлык саклау склады,дуңгыз торагы, 5000 башлык кошлар торагы, 2 урында сигезьеллык мәктәп биналары, Михайловка авылында башлангыч мәктәп,ак он тегермәне,ветучасток, 2 урында таш магазин, советлар йорты, медицина пункты, ашханә, техниканы ремонтлау мастерское, стадион һәм бик күп җәмәгать биналары 1964-1967 елларда төзелделәр. Иске салам түбәле тораклар урынына заманча-кирпечтән зәвыклы һәм ныклы итеп биналарны үзебезнең авылда оешкан төзүчеләр бригадасы эшләде. Анамов Шәйхелгали,Федоров Владимир, Аминов Шакирҗан, Фәхриев Әхәт, Гафуров Әхәтләрне төзүчелек серенә Чернов Борис өйрәткән.

Колхоз хуҗалыгын элекрлаштыру, колхозчы хуҗалыгына яктылык бирү 1963 елда башлана. 80 ат көче 580 лампочканы яктырта алырлык күчмә электр станциясе белән эш итә башлыйлар.

Аккүз авылының буш яткан зур аланы әйләндереп алынып, парк төзелә һәм агач утырту 1965-1969 елларда алып барылган. Паркка Ленинградтан 1968 елда 2 һәйкәл – “Ленин һәйкәле” (авторы Чобаторев), “Власть Советларга”, Б.Урманче иҗат иткән “Солдат” һәйкәле куела. Шул парк эчендә яңа мәктәпне ачу тантанасы 1967 елның октябрь аенда булган.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия империясе законнарына ярашлы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап дөйөм исәпкә инәләр[2][3][4][5][6][7][8]. 1795 елда 10 йортта 50 кердәш башкорт, 1 йортта 5 типтәр исәпкә алына; 10-15 ел эчендә башкортлар саны, шулай ук читтән килүчеләр дә, асабалар да арта; 1816 елда 16 йортта 97 асаба бүләр башкорты, 10 йортта Енәй волостеннан 78 башкорт була. 1834 елда — 327 башкорт, шул исәптән 45 типтәр. 1848 елда — 343 «этнос буенча башкорт», «катлам буенча казак» теркәлә. 1859 елда — 522 башкорт, 1870 елда — 592 башкорт; 1902 елда — 313 асаба башкорт һәм элеккеге хәрби исемле кердәшләр (ягъни Еней волосте башкортлары һәм теиптәрләр); 1912 елда — 534 асаба башкорт, 405 енәй башкорто һәм типтәрләр. Асабаларның — 2 544, кердәшләрнең 725 дисәтинә җире була[1]. Әнвәр Әсфәндиярев килтергән мәгълүмат буенча, керләшләр үзләренең Енәй волосте асабалары булу хокукларын тамгалары белән исбатлыйлар[1].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1795 1859 1870 1884 1897 1906 1913 1922 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
55 522 592 733 906 918 939 890 792 695 511 487 596 493 354 303 255

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[9]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[10]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]