Нияз Акмал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нияз Акмал latin yazuında])
(Aqmal Niyaz битеннән юнәлтелде)
Нияз Акмал

Тугач бирелгән исеме: Нияз Рәшит улы Акмалов
Туу датасы: 14 февраль 1954(1954-02-14)
Туу урыны: Каташ-Каран авылы, Сарман районы, Татарстан АССР
Үлем датасы: 11 август 2007(2007-08-11) (53 яшь)
Эшчәнлек төре: язучы, шагыйрь, журналист
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе (2006).
Яшәү җире Четаев урамы, Казан[1]

Нияз Рәшит улы Акмаловтатар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1988 елдан). С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2006).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1954 елның 14 февралендә Татарстанның Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе, сугыш ветераны Рәшит Әкмәлетдин улы — математика, әнисе Хәлимә Шиһап кызы татар теле һәм әдәбияты укытучылары була. Әнисенең турыдан-туры тәрбияви тәэсирендә Нияз башлангыч мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый, аның беренче шигырьләре әүвәл район газетасында, алтмышынчы еллар уртасыннан республиканың үзәк матбугатында — «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында һәм яшь язучыларның күмәк җыентыкларында басылып чыга. Ул шулай ук повесть, поэма кебек катлаулырак жанрларда да каләмен сынап карый, бер үк вакытта район газетасының иң актив язышкан хәбәрчеләреннән берсе булып таныла.

1971 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлый, аннары Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга килә. Студент елларында Казанның әдәби тормышына актив кушылып, шигырьләре, хикәяләре, публицистик язмалары белән «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Идел» альманахында, «Азат хатын» журналында даими катнаша килә.

1976 елда университетны тәмамлагач, Нияз Акмал берникадәр вакыт Балык Бистәсе районы радиосында җирле тапшырулар мөхәррире булып эшли. 1976 елның көзендә Татарстан Язучылар берлеге оештырган яшь иҗатчылар семинарында аның шигырьләре һәм хикәяләре уңай бәя ала, һәм, иҗат мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан, өлкән әдипләр аңа Казанга күчеп килергә киңәш итәләр. Шулай итеп, 1977 елның көзеннән Нияз Акмал Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Ул әүвәл Татарстан китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор-методист булып эшли. 1979 елда «Яшь ленинчы» газетасына эшкә күчә. «Торгынлык еллары» дип аталган бу еллар — татар мәктәпләренә, татар теленә зур киртәләр куелган, зур басым ясалган чор. Менә шундый авыр бер чорда «Яшь ленинчы» газетасы, башка татар матбугаты органнары белән берлектә, туган тел өчен, татар мәктәпләре, рухи ныклык-хөрлек өчен чын-чынлап көрәш җәелдерә, Нияз Акмал да бу изге эшкә җаны-тәне белән кушыла.

1986 елда Нияз Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Учак» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. 1987 елның декабреннән ул «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Бик күп татар язучы ларының проза әсәрләре, шул җөмләдән Әмирхан Еникинең атаклы «Соңгы китаб»ы, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү», «Ачы тәҗрибә авазы» повестьлары укучыларга беренче тапкыр журнал басмасында Нияз Акмалның турыдан-туры катнашы белән барып ирештеләр. Танылган каләм осталарының иҗаты белән якыннан танышу, иҗат эшенең серләренә тирәнрәк керү яшь әдипнең үз иҗатына да уңай йогынты ясый. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында аның балалар өчен язылган «Серле кайтаваз» исемле фантастик, «Үз урамым» һәм «Тәнзиләкәй-гөлкәй» исемле реалистик-лирик повестьлары тупланган «Үз урамым» җыентыгы басылып чыга. Җыентык Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ел саен уздыра торган конкурста «иң күп укылышлы китаплар» исемлегендә урын ала.

Проза һәм шигърият жанрында берьюлы эшләп, журналистикадан аерылмаган хәлдә, 1989 елда Нияз «Килер бер көн» исемле шигырьләр җыентыгы, 1993 елда «Күгәрчен сөте» исемле проза китабы, 1999 елда «Бохара мачысы» исемле детектив сюжетлы повесть һәм кыйссалар җыентыгы, 2004 елда «Күзләремнең төсе үзгәрмәде» дигән поэмалар, шигырьләр һәм балладалар китабы бастырып чыгарды, 1995 елда исә аның «Мәгариф» нәшриятында Кирам Сатиев белән берлектә язылган «Татар баянчылары» дигән белешмәлек китабы дөнья күрде.

19911994 елларда Нияз Акмал «Татарстан хәбәрләре» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләде, 1995 елдан исә ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкли, татар әдәбиятын үстерүгә, татар әдипләренең иҗатын, әдәби мирасны халыкка җиткерү эшенә үзеннән өлеш кертә. «Мәдәни җомга» газетасында ул шулай ук юмор-сатира сәхифәсен алып бара. Нияз Акмалның тәрҗемә өлкәсендә дә хезмәтләре бар.

Шагыйрьнең күп кенә лирик шигырьләренә («Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Казан каласында кар ява», «Соңгы кар», «Яшьлек болыны» һ. б.) Татарстан композиторлары тарафыннан музыка языла. Саҗидә Сөләйманова премиясенә лаек була (2006).

Ул 2007 елның 11 августында вафат була. Аны туган авылы Каташ-Каран авылында җирлиләр.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Нияз Акмал темасы буенча бит бар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
  • Татар язучылары порталы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]