Акман (Күгәрчен районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акман (Күгәрчен районы) latin yazuında])
(Aqman (Kügärçen rayonı) битеннән юнәлтелде)
Акман
Карта
Ил Россия
Регион Башкортстан
Район Башкортстанның Күгәрчен районы
Координатлар 52°44'25"тн, 56°30'49"кнч
Нигезләнгән 1870
Халык саны 155 кеше
Почта индексы 453331

Акман (баш. Ибрай) — Башкортстанның Күгәрчен районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 155 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Акманга 1870 елда Казан губернасы татарлары нигез салган.[2]

Бу кечкенә генә авылда татар әдәбиятының классигы, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев 1880 елда туган. Акман татар мәктәбендә Туембәттән килеп Зәйнәп Биишева урта белем алган, ул биредә бай татар әдәбияты белән танышкан. Соңыннан мәшһүр башкорт язучысы булып таныла.[3]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[4] 2009[4] 2010[1]
176 162 155

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мирах Бәкиров (1931-2007), Социалистик Хезмәт Каһарманы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Башкортстан Республикасы торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-25 
  2. Люция Камаева. Үгисетелгән Акман(үле сылтама)
  3. Акман – моя далекая и близкая родина …
  4. 4,0 4,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]