Аргентина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аргентина latin yazuında])
(Argintin битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Аргинтин
Flag of Argentina.svg
Байрак
Coat of arms of Argentina.svg
Илтамга
Башкала Буэнос-Айрес
Халык саны 44 938 712 (2019) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 9 июль 1816 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−03:00
Рәсми тел испан теле
Җәгърафия
Мәйдан 2,780,400 дүрткел киламитер
Координатлар 34°S 64°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Аргинтин милли кәнгрисе
Дәүләт башлыгы Маурисио Макри
Хөкүмәт башлыгы Маурисио Макри
Икътисад
ТЭП 637 590 миллион АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Аргинтин писысы
Эшсезлек дәрәҗәсе 8.9% (2009)[1]
Туу күрсәткече 2.322 (2014)[2]
КПҮИ 0.825 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 76.577 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-1-1
  • 100 (янгын сакчылары)[5]
  • 117
  • 101 (пүлисә)[6]
  • Электр аергычы төре Europlug,[7] AS/NZS 3112[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң
    Челтәр көчәнеше 220 вольт
    Телефон коды +54
    ISO 3166-1 коды AR
    ХОК коды ARG
    Интернет домены .ar

    Аргенти́на (исп. Argentina), рәсми атама Аргенти́на Җөмһүрияте́ (исп. República Argentina) – мәйданы буенча Көньяк Америкада Бразилиядән соң икенче урында торган дәүләт.

    Башкаласы – Буйныс-Айрыс шәһәре.

    Бразилия, Парагвай, БоливияЧили һәм Уругвай белән чиктәш. Мәйдан 2 791 810 км². Шуннан тыш, Аргентина Фолкленд утрауларынаКөньяк Георгия һәм Көньяк Сандвич утрауларына һәм Антарктиданың өлешенә (969 464 км²) дәгъва итә.

    География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Салта

    Аргентинаның көнчыгышы тигезлекләрдән, ә көнбатышы таулардңан гыйбарәт. Дәүләтнең бөтен төньяк-көнчыгышны Ла-Плата түбәнлеге, көньяк-көнчыгышны Патагония яссытаулыгы биләп тора. Көнбатыштагы тау битләүләре биегәя барып, Анд тауларына тоташып китә. Көньяк Американың иң биек ноктасы Аконкагуа (6960 м) да Аргентина территориясендә. Файдалы казылмалар: нефть, газ, тимер, полиметаллар, уран, бакыр, кургаш, вольфрам һ.б. рудалар.

    Тигезле өлешенең климаты — тропик һәм субтропик, көньякта — уртача. Иң эссе айның (гыйнвар) уртача температурасы төньякта +28°, көньякта +10°, июльнең уртача температурасы төньякта 18° һәм көньякта +1°С. Тауларда климат уртача суык. Явым-төшемнәр саны: Патагониядә 100–300 мм, төньяк-көнчыгышта 1400–1600 мм, Андның көнчышы тау битләүләрендә 5000 ммгача.

    Төп елгалар: Парана, Парагвай, Уругвай, Рио-Саладо, Рио-Колорадо, Чубут, Рио-Негро.

    Аргентина күлләренең күпчелеге бозлыклардан пәйда булган (Нау-эль-Уапи, Буйныс-Айрыс, Вьедма, Лаго-Арһентино һ.б.).

    Милли парклар — Игуасу, Ланин, Науэль-Уапи һ.б.

    Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Борынгы заманнарда Аргентина территориясендә күпсанлы индей кабиләләре яшәгән, аларда ыруглык мөнәсәбәтләре хөкем сөргән. Төньяк-көнбатышта диагитлар, чарруа һәм керандиләр иң үскән индей кабиләләре булган; алар утрак тормыш алып барганнар, игенчелек, балыкчылык, аучылык белән шөгыльләнгәннәр, төсле металлар эретүне, тукучылыкны белгәннәр. Төньяк-көнчыгышта һәм үзәктә гуаранилар, тапеслар һ.б. яшәгән, көньякта арауканнар һәм патагоннар күчмә тормыш алып барганнар. 16 гасырның 1 яртысында хәзерге Аргентина испаннар тарафыннан басып алын башлаган. Испанлар бу территориягә Ла-Плата (Рио-де-Ла-Плата елгасы исеменнән, испанча "көмеш елгасы") исемен кушканнар. Колонизаторларга каршы индей кабиләләре берничә мәртәбә гыйсъян күтәргән (1580, 1630, 1657, 1710-11 еллар). 1776 елда хәзрге Аргентина территориясе Рио-де-Ла-Плата вице-кыйраллыгы составына кушылган.

    Аргентинада зур феодаль җирбиләүчелек барлыкка килде. Америкадагы испан колонияләрнең 1810—1826 еллардагы мөстәкыйльлек өчен сугышы вакытында креоллар (беренче испан күчеп утыручыларның нәселләре) М. Белграно һәм Х. Сан-Мартин җитәчелеге астында 1810—16 елларда испан колонизаторларга каршы кораллы көрәш алып барганнар. 1816 елда вилаятьләр вәкилләренең Тукуман шәһәрендәге кәнгрисе Ла-Плата Берләшкән вилаятьләрнең мөстәкыйльлеген игълан итте. 1826 елда Аргентина Федератив Җөмһүрияте төзелгән. 19 гасыр дәвамында барлыкка килә башлаган буржуазия мәнәфәгатьләрен яклагане унитарийләр белән җирбиләүчеләр мәнәфәгатләрен химая иткән федерациячеләр арасында көрәш дәвам иткән. 19 гасырның 2 чирегендә Аргентинада Бөекбритания тәэсире көчәя башлый, 1833 елда ул Фолклендларны басып алган. 19 гасырның азагында мәмләкәткә Америка һәм Алмания капиталы үтеп керә башлаган. 

    Өстенлек итүче дәүләтләр Аргентинаны сәяси һәм икътисади җиһаттан бәйлелеккә төшереп, аны ит, ашлык һ.б. чимал белән тәэмин итүче дәүләткә әйдәндлергәннәр. 19—20 гасырлар бусагасында Аргентинада сәнәгать үсеш алган. 19 гасыр азагыннан Аргентинада төрле хәрби диктатуралар хөкем сөргән. Икенче бөтендөнья сугышы елларында Аргентина битарафлык игълан итсә дә, асылда исә ул фашистлар яклы булган. 1945 елның мартында генә ул Алманиягә һәм Япониягә каршы сугыш игълан иткән. 1945 елдан Аргентина — БМО әгъзасы.

    Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Халкының 97%ны ак тәнлеләр тәшкил итәләр (нигездә, испан колонистларның, испан һәм итальян күчеп утыручыларның нәселләре). Индейлар күбесенчә илнең көньяктагы, төньяктагы һәм төньяк-көнчыгышындагы вилаятьләрдә яшиләр.

    Аурупа мөһаҗирләрнең иң зур дулкыннары Аргентинага 19 гасырның азагында — 20 гасырның башында килгәннәр. Патагониядәге Чубут үзәне шактый Велс чыгышлы кешеләр өчен ватан булып тора. Башка мөһаҗирләр төркемнәре Алманиядән, Франциядән (күбесенчә Буйныс-Айрыста утырып калганнар), Скандинавиядән (аеруча Швециядән), Бөекбритания һәм Ирландиядән (Буйныс-Айрыс һәм Патагониядә утырып калганнар), Көнчыгыш Аурупадан (Польша, Русия, Украина, Хорватии, Румыния, Сербия) килгәннәр. Әлеге вакытта мөһаҗирләр күбесенчә күрше илләрдән (Перу, Парагвай, Чили, Боливия) килә. Башкалада Япония, Корея, Кытай, Һиндстан диаспоралары бар.

    Диндарларның 93% – христаннар (күбесенчә католиклар).

    Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Provincias de Argentina.png
    1. Буйныс-Айрыс федераль башкаласы
    2.  Буйныс-Айрыс
    3.  Катамарка
    4.  Чако
    5.  Чубут
    6.  Кордова
    7.  Корриентес
    8.  Энтре-Риос
    9.  Формоса
    10.  Жужуй
    11.  Ла-Пампа
    12.  Ла-Риоха
    13.  Мендоса
    14.  Мисьонес
    15.  Неукен
    16.  Рио-Негро
    17.  Сальта
    18.  Сан-Хуан
    19.  Сан-Луис
    20.  Санта-Крус
    21.  Санта-Фе
    22.  Сантьяго-дель-Эстеро
    23.  Утлы Җир, Антарктида һәм Көньяк Атлантика утраулары
    24.  Тукуман

    Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Төп сәүдә партнёрлары:

    • экспорт — Бразилия (экспортның 21.4%ы), Кытай (7.1%), АКШ (5.5%), Чили (5.1%). Төп экспорт маддәләре: кытай борчагы һәм кытай борчагы мәхсулатлары — 27,7%; автомобилләр һәм запас өлешләре — 12,4%; ашлык, 7,8%; химияви матдәләр — 7,4%; органик ягулык — 6,5%; яшелчә вә җиләк-җимешләр — 3,8%; әлүмин һәм корыч, 3,3%; электр машиналары — 2,8%; алтын — 2,7%; һ.б.
    • импорт — Бразилия (импортның 26.0%ы), Кытай (15.4%), АКШ (10.9%), Алмания (5.3%).[8] Төп импорт маддәләре: ярымфабрикатлар — 28,7%; капитал тауарлар һәм аның өлешләре — 22,8%; автомобилләр һәм запас өлешләре — 16,8%; ягулык һәм майлау материаллары — 16,7%; йөк һәм авыл хуҗалыгы машиналары — 4,8%; озак кулланулы тауарлар (автомобилләрне исәпләмичә) — 3,7%; һ.б.

    Акча берәмлеге — Аргентина песосы.

    Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Тимер юллар озынлыгы — сал-кам 36 966 км (2008, Көньяк Америкада беренче урын), автомобил юллары озынлыгы — 231 374 км, шул исәптә асфальтлы — 69 412 км. Төп порт — Буйныс-Айрыс. Эсейса (Буйныс-Айрыс янында) халыкара аэропорты аша Аргентина һава траффигының 80%ы үтә.[9]

    Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Аргентина — федератив җөмһүрият. Гамәләдәге конституциясе 1994 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Президент һәм вице-президент 4 еллык мөддәткә сайланалар. Канун чыгаручы хакимият — Милли Кәнгрис (парламент). кәнгрис ике пулаттан (синәт һәм депутатлар пулатлары) гыйбарәт. Башкарма хакимият ‍‌— президент һәм хөкүмәт.

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. National Institute of Statistics and Censuses; http://www.indec.mecon.ar/nivel4_default.asp?id_tema_1=4&id_tema_2=31&id_tema_3=58.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    6. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    7. 7,0 7,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    8. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/ar.html
    9. http://www.argentina.gov.ar/argentina/portal/paginas.dhtml?pagina=2132