Аркылы дулкын

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аркылы дулкын latin yazuında])
(Arqılı dulqın битеннән юнәлтелде)
Электромагнит дулкыны - аркылы дулкын
Аркылы дулкын
Яссы аркылы дулкын
Сферик аркылы дулкын таралуы

Аркылы дулкын - тирбәнүче зурлык (мохит кисәкчекләре сыгылмалы дулкында яки электр һәм магнит кыры векторлары электромагнит дулкынында) яткан яссылыкка перпендикуляр булган юнәлешенә тарала торган дулкын.

Кылларда яки сыгылмалы мембранда дулкыннар, изотроп мохиттә беришле яссы электромагнит дулкыннары аркылы дулкыннарга карыйлар.

Аркылы дулкын полярлашуга ия, ягъни аның амплитуда векторы аркылы яссылыкта билгеләнгән юнәлештә урнашкан. Мәсәлән: сызыклы, әйләнүле, эллиптик полярлашу бар.

Кайбер очракларда дулкын турында аркылы яки буй дулкыны булу-бумавын әйтергә кыен, мәсәлән тирән су өслегендә гармоник дулкында кисәкчекләр әйләнүле итеп хәрәкәт итәләр, шуңа күрә тирбәнешләр буй һәм аркылы өлешләренә ия.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • YouTube сайтында Аркылы дулкын
  • YouTube сайтында Поперечные и продольные волны
  • Жаров А. А., Смирнов А. И. Поляризация волн // Физическая энциклопедия / Гл. ред. А. М. Прохоров. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1994. — С. 65. — 704 с. — 40 000 экз. — ISBN 5-85270-087-8.
  • Фейнман Р., Лейтон Р., Сэндс М. Электродинамика // Фейнмановские лекции по физике. — М.: «Мир», 1965. — Т. 6.