Атабай (Лаеш районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Атабай (Лаеш районы) latin yazuında])
(Atabay (Layış rayonı) битеннән юнәлтелде)
Атабай
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Лаеш районы
Координатлар 55°17'15.7"тн, 49°21'18.0"кнч
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 586 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422635
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Атабаево

АтабайТатарстан Республикасының Лаеш районындагы авыл. Атабай Чулман елгасының уңъяк ярында, елганың тамагында, Идел белән Чулман елгалары кушылган урында урнашкан. Татарстанның башкаласы Казаннан Атабайга – 65, ә Лаеш су аша күренеп тора – 20; әйләнеп барсаң – 95 километр.

Халык саны — 586 тирәсендә. Почта индексы — 422635.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“История Лаишевского края” китабыннан күренгәнчә, безнең эрага кадәр үк иске Атабай авылы территориясендә борынгы кабиләләр яшәгән, икенче төрле әйтсәк ул урынны “Атабай торулыгы” дип йөртәләр. Бу истәлекле урын бронза дәверенә карый ( б.э.к. 15-12 йөзләр). Беренче тапкыр 1870-82 елларда А.А.Штукенберг белән Н.Ф.Высоцкий тарафыннан тикшерелә. Халкы терлекчелек, игенчелек, балыкчылык, аучылык, һөнәрчелек белән көн күрә. Тораклар, башлыча, яртылаш җиргә казып салынган. Мәетләрне җир казып һәм кабер өстенә җир өеме (курган) ясап та күмгәннәр. Шулай ук соңрак А.П.Смирнов һәм А.Х.Халиков җитәкчелегендәге археологик экспедиция нәтиҗәләре моның ачык бер дәлиле булып тора.Казу эшләре барышында бик күп борынгы кеше сөякләре, чүлмәк китекләре, борынгы кораллар һ.б. табылган. Әле дә булса иске авыл урынында борынгы әйберләр табылгалап тора. XVIII йөз мәгълүматлары тупланган тарихи чыганакта Атабай авылында 58 ясак түли торган, 2 керәшен татары яшәгәнлеге әйтелә (сборник 1908, №5, 6, б.178). А.Артемьев мәгълүматлары буенча, Кама иделе ярындагы Атабай авылында 85 хуҗалыкта 223 ир-ат һәм 263 хатын-кыз исәпләнгән, бер мәчет булган (Список 1866, №965, б. 52). И.А.Износков (XIX йөз) мәгълүматларына караганда, Атабай авылы Каманың уң ягына утырган. Авылдагы 92 хуҗалыкта мөселман дине тотучы 347 ир-ат һәм 250 хатын-кыз көн күргән. Авыл янында иске зират булган, аның Кама юган урыннарыннан кеше сөякләре һәм көмеш акчалар тапканнар (Список 1895, XIV, 28). 1898 елда авылда татарлар яши дип искәртелә (Список 1898,№284, б. 27). Атабай авылы В.П.Семенов редакцияләгән тарихи чыганакта түбәндәгечә сыйфатлана. “Атабайда 800 ләп татар кешесе яши, мәчет, почта станциясе һәм Кама аша кичү бар” (Россия 1901, 26, 112, 359-360). К.П.Берстель Атабай авылында барлыгы 576 татар кешесе яшәгәнлеген искәртә (Список 1908, №42, б. 123).

Атабай авылының килеп чыгышы турында төгәл мәгълүматлар юк. Шул ук “ История Лаишевского края” китабында Атабай Казан ханлыгы чорында булган авыллар исемлегенә кертелгән. Димәк, авылыбыз – Казан ханлыгы чорында ук яшәгән бик борынгы авыл. Әмма, Явыз Иван басып алганнан соң, күрше Ташкирмән һәм Сиңгел кебек авыллар чукындырылганда, ул ничек чукындырылмыйча калган?! Төгәл фактлар булмаса да, Атабайның килеп чыгышы һәм ничек чукындырылмый калуы турында бик күп риваятьләр сөйли.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1970 1979 1989 2002 2010
586 794 904 1032 1183 1186 911 902 768 694 586

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[2]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.