Аз төкле суалчаннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аз төкле суалчаннар latin yazuında])
(Az tökle suwalçannar битеннән юнәлтелде)

Аз төкле́ суалчанна́р (Oligochaeta) - умырткасызлар сыйныфы. Өч меңләп төре билгеле, күбесенчә туфракта тереклек итә, 500 дән артыграк төре төче суларда яши.

Россия территориясендә 500 ләп төре билгеле, әмма күбрәк булырга да мөмкин. Татарстан территориясендә олигохетлар аз өйрәнелгән, 100 дән артыграк төре теркәлгән. Туфракта яшәүчеләр: вак аксыл, саргылт һәм алсу суалчаннар - энхитреидлар (Enchytraeidae), 30 см га кадәр озынлыктагы гадәти зур яңгыр суалчаны (Lumbriculus terrestris), халыкта аны «зур кызыл суалчан» дип йөртәләр. Ул җир өслегеннән 2 м га һәм аннан тирәнрәккә киткән юллар казый. Яңгырдан соң суалчан өскә чыга һәм, коелган яфракларны яки кипкән үләннәрне авызы белән эләктереп, балчык белән бергә ашый. Кече кызыл суалчан (Lumbricus rubellus) туфракның өске катламында һәм урман түшәмәсендә яши, ә соры аллолобофора (Allolobophora caliginosa) сөрелгән җирләрдә, бакчаларда һәм басуларда иң гадәти төр санала. Начар исле һәм ачык кызыл төстәге тирес суалчаны (Eisenia foetida) тирестә, черегән саламда яки парникларда яши. Ул ярсынган вакытында көчле исле сары сыеклык бүлеп чыгара. Сулыклар төбендә яшәүче олигохетларның төп вәкилләре - боҗралылар, аларның иң гадиләре Tubifex tubifex, Limnodrilus hoffmeisteri, Nais communis, Lumbriculus variegatus һ.б. Су олигохетларының, бигрәк тә боҗралыларның каннарында гемоглобин булу сәбәпле, гәүдәләре кызыл төстә. Бу аларга бөтенләй диярлек әче тудыргыч булмаган ләмле сулыклар төбендә урнашырга мөмкинлек бирә. Татарстан территориясендә туфрак олигохеты 5 тән 20-25 см га кадәр, ә суныкылар мм өлешләреннән башлап 10 см га кадәр озынлыкта. Олигохетлар органнарының гәүдә үзәге буйлап дөрес кабатлануы белән характерланалар (метамерия). Суалчансыман гәүдә боҗраларга яки сегментларга бүленә, аларның саны төрлечә, 5 тән 600 гә кадәр. Гәүдәнең алгы очында баш калагы, авыз сегменты урнашкан. Калган барлык сегментларда 4 бәйләмгә кадәр төкләр була, аларның саны күп төкле суалчаннар белән чагыштырганда азрак - 3 тән алып 150 гә кадәр (исеме шуннан). Гәүдәнең эчке куышлыгы сыеклык белән тулган һәм тышкы сегментациягә тәңгәл рәвештә аерым буынтыкларга бүленгән. Буынтыкларда эчке органнар урнашкан. Аз төкле суалчаннар гермафродитлар. Олигохетларның күп төрләре партеногенетик, җенессез, вегетатив юл белән үрчергә мөмкин. Туфрак олигохетлары туфрак йотып тукланалар. Исәпләүләр күрсәтүенчә, олигохетлар тәүлек саен уртача һәр гектарда 250 кг чамасы җир эшкәртәләр (2-3 т га кадәр), шуның белән олигохетлар туфракны минераль матдәләр белән баеталар, шулай ук аралаштыралар һәм күпертәләр, ягъни туфракның уңдырышлылыгын арттыралар. Ләмле грунтларда яшәүче су олигохетлары, грунтның органик матдәләрен файдаланып, сулыкларның үзлегеннән чистаруында катнашалар, балыклар өчен азык булып торалар, күп кенә төрләре - сулыкларның пычрану индикаторлары. Ак энхитрей (Enchytraeus albidus) олигохет - аквариум балыклары өчен уңайлы азык.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Жизнь животных. М., 1968; Т. 1. Краткий определитель водных беспозвоночных Среднего Поволжья. Казань, 1977; Определитель пресноводных беспозвоночных Европейской части СССР. Л., 1977.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты.(үле сылтама)