Азат Курчаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азат Курчаков latin yazuında])
(Azat Qurçaqov битеннән юнәлтелде)
Азат Курчаков
Туган телдә исем Азат Гайнулла улы Курчаков
Туган 6 март 1931(1931-03-06)
Сембер өлкәсе, Чынлы районы, Кәшә (Зирекле Күл) авылы
Үлгән 22 гыйнвар 2013(2013-01-22) (81 яшь)
Сембер
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре нәмзәте[d]

Азат Гайнулла улы Курчаковтатар җәмәгать эшлеклесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, профессор, Сембер татар милли-мәдәни мөхтәриятенең беренче рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы.

Хезмәт юлын Иске Кулаткы районында Урта Тирескә МТСында зоотехник булып башлый. 1957 елдан Чынлы районында. МТС баш зоотехнигы, авыл үхуҗалыгы буенча инспекция башлыгы, Чынлы райкомының икенче секретаре, район башк4арма комитеты рәисе.

1963 - 1975 елларда — Сембер өлкә башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары. 1975—1979 елларда — Сембер сөт сәнәгате җитештерү берләшмәсе гендиректоры, 1979 - 1985 елларда — өлкә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы. 1985-1992 елларда — проректора Сембер авыл хуҗалыгы инсттутының проректоры; 1992-2003 елларда - Сембер кадрлар әзерләү һәм авыл хуҗалыгы эшмәкәрлеге институты ректоры.

Аның татар милләте үсешенә керткән өлеше бик зур булды. Азат Курчаков Сембердә татар мохтәриятенә нигез салучыларның берсе.

Азат Курчаков Сембернең мактаулы кешесе исеменә дә лаек булган. Өлкәдә югары вазифаларны биләде. Авыруына карамастан, ул соңгы көнгә кадәр фәнни, җәмәгатьчелек эше белән шөгыльләнде. Аның 30дан артык фәнни эше дөнья күрде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]