Азия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азия latin yazuında])
(Aziä битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Азия дөнья харитасында

Азия яки Асия — иң зур һәм халык иң күп яши торган дөнья кисәге, башлыча көнчыгыш һәм төньяк ярымшарларда урнашкан. Аурупа белән Ауразия кыйтгасын төзи. Азия 44 579 000 дүрткел чакрым (км²) мәйданны били, бу Җир планетасындагы барлык коры җирнең якынча 30% һәм гомуми планета өслегенең 8,7% тәшкил итә. Азия кешелекнең күпчелек өлеше өчен туган җир булган[1], монда беренче цивилизацияләр барлыкка килгән. Дөньяның бу кисәге тыгыз һәм зур шәһәрләре һәм халык бик күп булып яшәгән төбәкләре белән дә үзенчәлекле. Азиядә 4,5 миллиард кеше яши – бу дөнья халкының якынча 60% дигән сүз.

Гомумән алганда, Азия көнчыгышта Тын океан, көньякта Һинд океаны, ә төньякта Төньяк Боз океаны белән чикләшә. Азия белән Аурупаның чиге исә тарихи һәм мәдәни бер конструкт булып тора, чөнки аларның икесе арасында ачык бер матди яки географик аерма-чик юк. Ике дөнья кисәгенең чиге бәхәсле мәсьәлә булып кала бирә; бүгенге чик классик антик чорда барлыкка килгән беренче концепциядән аерыла. Ауразиянең ике кисәккә бүленүе Көнчыгыш һәм Көнбатышның (Шәрекъ белән Мәгърибнең) мәдәни, лингвистик һәм этник аермалыкларын чагылдыра. Күпчелек тарафыннан кабул ителгән чикләргә күрә, Сүәеш муентыгы көнчыгыш ягыннан Азияне Африкадан аера; Төрек бугазлары, Урал таулары һәм Җаек елгасының көнчыгыш яклары, Кавказ тауларының көньягы, Хәзәр һәм Кара диңгезләр Азияне Аурупадан аера[2].

Кытай белән Һиндстан безнең чорның унсигез гасыры дәвамында дөньяның иң зур икътисадлары булганнар. Кытай, галәмәт зур икътисади көчкә ия дәүләт буларак, күпләрне Шәрекъкә юнәлергә ымсындырып торган, Һиндстан исә, үзенең риваятьләргә кергән байлыгы һәм борынгы чорлардагы чәчәк аткан цивилизациясе белән, бөтен Азияне гәүдәләндергән, Аурупа сәүдәсен һәм колониализмны кызыктырган[3][4][5] and for many the legendary wealth and prosperity of the ancient culture of India personified Asia,[6]. Христофор Колумбның очраклы рәвештә Аурупадан Америкага Атлантик океан аша юлны ачуы Һиндстанның аурупалылар аңында тоткан урынын күрсәтә, чөнки данлыклы сәяхәт нәкъ Һиндстанга яңа юл эзләүгә багышланган була. Бөек ефәк юлы Азиядә Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтыра торган төп сәүдә юлына әйләнә, Малакка бугазы исә төп диңгез сәүдә юлы була. XX гасырда Азиядә ныклы икътисадый үсеш күзәтелә (аерым алганда, Көнчыгыш Азиядә), шул ук вакытта халык саны да нык арта[7]. Азия планета халкы табына торган күпчелек диннең Ватаны – христианлык, ислам, яһүд дине, һинд дине, буддачылык, конфуцийчылык, даочылык, җәйничелек, сикхчылык, зәрдөштлек һәм тагын башка күп кенә диннәр Азия җирләрендә барлыкка килә.

Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урнашуы һәм чикләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара География Җәмгыяте тарафыннан танылган Аурупа белән Азия арасындагы чик («А» хәрефе белән бирелгән, калган вариантлардан ваз кичелгән)

Нигездә көнчыгыш ярымшарда (Чукотка ярымутравын исәпләмичә) экватордан төньякта урнашкан. Аурупа белән чикне нигездә Урал тауларының көнчыгыш итәге буенча, Мугалжар, Эмба елгасы, аннары Каспий диңгезе, Аракс елгасы, Кара һәм Мәрмәр диңгезе, Босфор бугазы һәм Дарданеллар буенча уза.

Африка белән Азияне Сүәеш муентыгы, Төньяк Америка белән исә Беринг бугазы аера.

Азиянең геополитик чикләре берникадәр дәрәҗәдә табигый чикләрдән аерыла. Аны Архангил өлкәсенең көнчыгыш чикләре, Коми республикасы, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләренең көнбатыш чикләре, Казакъстан, аннары төньяк Кавказның тау итәге буенча Азак диңгезенә кадәр үткәрәләр.

Сәяси география[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азия территориясендә бүгенге көндә тулысынча яки өлешчә 54 дәүләт урнашкан, шуларның дүртесе (Абхазия, Кытай Республикасы, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте, Көньяк Осетия) өлешчә танылганнар.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. The World at Six Billion. UN Population Division. 2016 елның 5 март көнендә төп чыганагыннан архивланган., Table 2
  2. National Geographic Atlas of the World (7th ed.). Washington, DC: National Geographic. 1999. ISBN 978-0-7922-7528-2.  "Europe" (pp. 68–69); "Asia" (pp. 90–91): «Азия белән Аурупа арасындагы гомуми кабул ителгән чикләрне Урал таулары, Җаек елгасы, Каспий диңгезе, Кавказ таулары һәм Кара диңгез, Босфор һәм Дарданелл бугазлары формалаштыра». (ингл.)
  3. Professor M.D. Nalapat. Ensuring China's "Peaceful Rise". Accessed January 22, 2016.. 2010 елның 10 гыйнвар көнендә төп чыганагыннан архивланган. (ингл.)
  4. Dahlman, Carl J; Aubert, Jean-Eric. China and the Knowledge Economy: Seizing the 21st Century. WBI Development Studies. World Bank Publications. Accessed January 22, 2016. 2017 елның 9 ноябрь көнендә тикшерелгән. 2008 елның 4 март көнендә төп чыганагыннан архивланган. (ингл.)
  5. The Real Great Leap Forward. The Economist. Sept 30, 2004. The Economist. 2016 елның 27 декабрь көнендә төп чыганагыннан архивланган. (ингл.)
  6. [1] 2008 елның 20 ноябрь көнендә архивланган. (ингл.)
  7. (23 December 1999) «Like herrings in a barrel». The Economist (Millennium issue: Population).. (ингл.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]