Рәшит Бәшәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Бәшәр latin yazuında])
(Bäşär Räşit битеннән юнәлтелде)
Рәшит Бәшәр
Туган телдә исем Рәшит Гаффар улы Бәшәров
Туган 7 октябрь 1949(1949-10-07) (74 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Кукмара районы, Янил
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Саҗидә Сөләйманова премиясе
Шәүкәт Галиев премиясе
Абдулла Алиш премиясе
Илдар Юзеев премиясе

Рәшит Гаффар улы Бәшәртатар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1985 елдан). С. Сөләйманова (2018), Ш. Галиев (2020) һәм И. Юзеев (2023) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәшит Бәшәр 1949 елның 7 октябрендә Кукмара районы Янил авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 19671972 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала, аннары хезмәт юлын башлый: Татарстанның Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире (19721975), Лениногорски шәһәренең 32 номерлы профессиональ-техник училищесында мөдир урынбасары (19751976), «Ильич васыятьләре» исемле район газетасында корректор (1977) һәм Лениногорск тимер-бетон җиһазлар заводында мастер (19771979) хезмәтләрен башкара. 1979 елда ул Чаллы шәһәренә күчеп килә һәм шул вакыттан бирле КамАЗның рам заводында инженер-диспетчер булып эшли.1991-1995 елларда КамАЗ нәшрияты мөхәррире, 1996-2000 елларда «Аргамак» журналында татар поэзиясе һәм прозасы бүлеге мөхәррире, җаваплы сәркатип.

1989 елда Мәскәүдә М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсны тәмамлый.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәшит Бәшәрнең беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм хикәяләре — республика матбугатында алтмышынчы елларның ахырларында күренә башлый. Укучыларга ул нигездә балалар шагыйре буларак билгеле. 19751981 еллар арасында Татарстан китап нәшриятында аның нәниләргә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган өч шигъри җыентыгы («Әйлән-бәйлән», «Бәйрәм», «Яшел океан») басылып чыкты. Шул өч китабы өчен Рәшит Бәшәр 1985 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды.

Рәшит Бәшәр укучыларга нигездә балалар язучысы буларак билгеле. Аның балалар өчен язган шигырьләре һәм хикәяләре республика матбугатында алтмышынчы елларның ахырларында күренә башлый, һәм шул вакытларда ук ул «Яшь ленинчы» газетасы, «Ялкын» журналы оештырган шигырь конкурсларында җиңүче булып таныла.

Рәшит Бәшәр проза жанрында да уңышлы гына эшли. Аның эшче яшьләр, укучы балалар, яшүсмерләр тормышына, заманның төрле фаҗигале, гыйбрәтле вакыйгаларына багышланган, кеше шәхесенең рухи дөньясын социаль-әхлакый, тәрбия, табигатьне саклау мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндергән, күләмнәре белән җыйнак-кыска повестьлары да бар («Акбалык», «Ачык капка», «Яшел поезд», «Иртәгә дә яшисе бар», «Миләш», «Бер өйдә җиде кеше», «Минем әтиемне сугышта үтерделәр», «Җилдә тирбәлүче бишекләр»). Алар әдипнең аерым җыентыкларында һәм, барысы бергә тупланып, «Мәйдан» журналының махсус Рәшит Бәшәр иҗатына багышлап чыгарылган 2002 елгы 4 санында урын алганнар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]