Әбу Бәкер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбу Бәкер latin yazuında])
(Bäker Äbu битеннән юнәлтелде)
Әбу Бәкер
Туган телдә исем гарәп. أبو بكر
Туган 27 октябрь 573[1][2][3][…]
Мәккә, Хиҗаз[4][5]
Үлгән 23 август 634(0634-08-23)[1][5] (60 яшь)
Мәдинә, Рәшидия хәлифәте[d][4]
Күмү урыны Мәсҗиден-Нәбәви
Ватандашлыгы Рәшидия хәлифәте[d]
Һөнәре сәясәтче, шагыйрь, сәүдәгәр
Җефет Кутайла бинт Абд аль-Узза[d], Фатима бинт Зейд[d], Асма бинт Умайс[d] һәм Хабиба бинт Хариджа[d]
Балалар Гайшә[6], Абдуллах ибн Абу Бакр[d], Абдуррахман ибн Абу Бакр[d], Асма бинт Абу Бакр[d], Мухаммад ибн Абу Бакр[d] һәм Умм Кульсум бинт Абу Бакр[d]
Ата-ана
Кардәшләр Q124711626?, Q124214929? һәм Q124214931?
Катнашкан сугышлар/алышлар Өхед сугышы

 Әбу Бәкер Викиҗыентыкта

Әбу Бәкер (27 октябрь 573[1][2][3][…], Мәккә, Хиҗаз[4][5]23 август 634(0634-08-23)[1][5] (60 яшь), Мәдинә, Рәшидия хәлифәте[d][4]) — сәясәтче, шагыйрь, сәүдәгәр, (8 июнь 632 (Julian) – 22 август 634 (Julian)).

Әбу Бәкер Габдуллаһ ибн Усман ибн Әмир Кәгъб ибн Сәгъд ибн Мурра әт-Тайи яки Әбу Бәкер әс-Ситдыйк (572 — 22 август 634) — беренче хәлифә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең иң якын һәм олы сәхабәсе. Ситдыйк кушаматын, әл-Исра үәл-Мигъраҗ вакыйгасыннан соң, бу вакыйгага бер шиксез ышануы сәбәпле ала.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Усман (Әбу Кухафә) һәм Салимә (Умм әл-Хәйр) гаиләсендә туа[7]. Исламны кабул иткәнче, Мәккәнең иң бай сәүдәгәрләреннән була. Сәүдә эше белән мал тапкан; хөкемдар вазыйфасын башкарган, кабиләсенең тарихын яхшы белгәнгә һәм оста төш юраганга, зур хөрмәткә ия булган.

Ул исламны кабул итүче беренче ир кеше була. Ислам кабул иткәч, ул Госман ибне Гаффан, Зүбәйр ибнел Гаввам, Тальхә ибне Гобәйдуллаһ, Габдеррахман ибне Гауф, Сәгъд ибне Әби Вәккас, Гамир ибне Җәррах, Әркам ибне Әркам, Әбу Сәлямә кебек сәхабәләрне исламга чакыра, бөтен мал-мөлкәтен ислам өчен тарата. Әбу Бәкер ислам кабул иткән колларны сатып алган һәм азат иткән. Ул азат иткән коллар арасында Мөхәммәднең мөәдзиненә әйләнгән Билал ибне Рәбах та була.

Исламга нык ышануы белән аерылып торган, һәм шуның өчен, Мөхәммәд аңа исән чагында ук җәннәт вәгъдә итә.

Мөшрикләр тарафыннан мөселманнарны җәберләүләр арткач, Мөхәммәд аны мөселманнарның күбесе һиҗрәт кылган Хәбәшстанга җибәрергә була. Әбу Бәкер радыйаллаһу ганһу, юлга чыккач, Ибне Дукккун - кабилә башлыкларының берсен очрата, ул Әбу Бәкерне үзенең яклавы астына ала һәм алар бергә Мәккәгә кайталар. Ләкин Әбу Бәкер радыйаллаһу ганһу динен яшерен тотудан баш тарта, һәм шуның белән Ибне Дуккунның яклавыннан мәхрүм ителә.

Мөхәммәд пәйгамбәрлегенең 13 нче елында мөселманнарның Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәте башлана. Соңгылардан буллып Мәккәне Мөхәммәд һәм Әбу Бәкер калдыралар. Алар бергә эзәрлекләүчеләрдән Саур мәгарәсендә качып торалар. Бу вакыйга Коръәндә дә сурәтләнә.[8]

623 елда кызы - Гайшәне Мөхәммәдкә кияүгә бирә. Әбу Бәкер мөселман өммәтенең бөтен мөһим эшләрендә катнашкан, Бәдер, Өхед, Хандак, Хәйбәр, Хунәйн һ.б сугышларда катнаша.

Пәйгамбәрнең үлеменнән соң (11/632 ел), мөселманнарны тынычландыра, пәйгамбәр исән чагында ук имам булып торган очраклары булганга күрә, 12 нче раббигыль-әүвәлдә хәлифә итеп сайлана.

Әбу Бәкернең иң зур хезмәтләреннән берсе - мөселман дәүләтчелеген саклап калу һәм ныгыту. Күп кенә кабилә башлыклары буйсынмый, зәкәт түләми башлыйлар. Аларның бу эшләре диннән чыгу (риддә) дип карала. Баш күтәргән кабиләләр бастырыла, һәм хәлифәт ныгый, бердәмгә әйләнә.

Өммәт эчендәге фетнә туктатылгач, тышкы дошманнар - Фарсы һәм Византия дәүләтләренә каршы хәрби эшләр алып барыла башлый. Мөселман гаскәре Гыйракта фарсыларны җиңә. Сүриядә гаскәрләр Ярмук елгасы янына җитәләр, Византия империясенең зур армиясенә каршы сугыш башлана. Сугышның кызган чагында, Әбу Бәкернең үлеме турында хәбәр килеп җитә.

Әбу Бәкер, салкын су белән юынганнан соң, авырып китә. Аның авыруы 15 көн дәвам итә. Бу вакытта кешеләр аның хәлен белешеп торганнар, ә Госман бөтенләй аның яныннан китмәгән. Имам вазыйфасын Гомәр ибнел-Хәттаб үтәгән.

Әбу Бәкер һиҗри 13 елда җөмәдел-ахир ае тәмалануга 8 көн кала сишәмбе көнне вафат була. Аны Мөхәммәд янына җирлиләр. Җеназа намазын Гомәр башкара.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның беренче хатынының исеме - Гатилә Габдел-Гуззә. Әбу Бәкер аның белән аерылыша. Беренче хатыныннан аның Әсма һәм Габдулла исемле балалары була.

Умм Раман бинте Әмир - беренче мөслимәләрнең берсе. Габдеррахман һәм Гаишәнең әнисе була.

Әбу Бәкернең тагын бер хатыны - Әсма бинте Умәйс. Башта Җәфәр ибне Әбу Талибнең хатыны булган. Әбу Бәкер, Җәфәр ибне Әбу Талиб Мута сугышында вафат булганнан соң, аның тол хатыны - Әсмага өйләнә. Әсма Мөхәммәд ибне Әбу Бәкернең әнисе була.

Хәбибә бинте Хәриҗә – ул әнсарлардан, Хәзрәҗ кабиләсеннән була. Ул Өмм Көлсемнең әнисе була.

Балалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдеррахман - гаиләсендәге Исламны иң соңгы кабул итүче кеше. Ул корәешләрнең көчле һәм куркубелмәс сугышчысы буларак билгеле була. Бәдер сугышында мөселманнарга каршы сугышкан. Худайбия килешүеннән соң исламны кабул итә.

Габдулаһ. Ул һиҗрәт вакытында мөһим роль уйный. Таифне камау вакытында яралана. Әбу Бәкер хәлифәлеге вакытында, яралану нәтиҗәсендә, вафат була.

ГайшәМөхәммәднең хатыны. 2210 хәдис тапшыра. Һиҗрәтнең 57 нче елында 63 яшендә үлә.

Өмм Көлсем - иң кече кызы, Әбу Бәкернең вафатыннан соң туа. Тальхә ибне Губәйдуллаһка кияүгә чыга.

Әсма - Зүбәйр ибнел Гәввамның хатыны була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Encyclopædia Britannica
  2. 2,0 2,1 Store norske leksikon — 1978. — ISSN 2464-1480
  3. 3,0 3,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Абу-Бекр // Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. АндреевскийСПб: Брокгауз — Ефрон, 1890.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Abu-Bekr // Encyclopædia Britannica: a dictionary of arts, sciences, literature and general information / H. Chisholm — 11 — New York, Cambridge, England: University Press, 1911.
  6. Али-заде А. Аиша бинт Абу Бакр // Исламский энциклопедический словарьМосква: Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8
  7. Гордость уммы. Абу Бакр (да будет доволен им Аллах), archived from the original on 2009-06-18, retrieved 2010-03-05 
  8. Коръән, 9:40

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]