Бәләбәй өязе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәләбәй өязе latin yazuında])
(Bäläbäy öyäze битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бәләбәй өязе
рус. Белебейский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
19 474,6 чакрым² (1897)
Халык саны
433 179 кеше[1]
Ufimskaya gubernia Belebeysky uezd.png

Бәләбәй өязе (рус. Белебеевский уезд, баш. Бәләбәй өйәҙе) — Уфа губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белебеевский уезд № 12 (1905 г.).jpg

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Өяз яки губерна
Төньяк-көнчыгыш Минзәлә өязе
Төньяк-көнбатыш Бөре өязе
Көнбатыш Самар губернасы
Көньяк-көнбатыш Ырынбур губернасы
Көньяк-көнчыгыш Эстәрлетамак өязе
Көнчыгыш Уфа өязе

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөре өязе 1782 елда Уфа калгайлыгы эчендә оештырыла. Өязгә Уфа вилаятенең көньяк‑көнбатыш өлөшө керә. 1796 елда бетерелә. 1804 елда Ырынбур губернасы составында тергезелә; 1865 елдан Уфа губернасына керә. 1803 елда өяздә 12 нче башкорт һәм 5 нче мишәр кантоннары оештырыла. 1865 елда өяз 4 ыстанга бүленә. 1873 елдан вулыслар саны — 31, 1922 елда — 44. XIX гасыр азагында өяздә 1576 торак пункт була. Халыкның төп өлеше игенчелек белән шөгыльләнгән. Өяз 1922 елда бетерелә, аның төп территориясе Бәләбәй кантоны составына, 2 вулысы (Покровка һәм Фёдоровка) — Стәрлетамак кантонына керә.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1870 елда 27 вулыска, 1898 елда 26 вулыска бүленгән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган тел буенча (1897 елдагы җанисәп буенча)[1] һәм милләт буенча (1920 ел җанисәбе)[2]:

Бәләбәй өязе >
Тел (1897)/ Милләт (1920) 1897, кеше саны % 1920, кеше саны %
башкорт 232 960 53,78 87 704 14,73
рус 88 355 20,40
татар 48 784 11,26 207 311 34,81
"мөселманнар" 10 989 1,85
чуаш 31 443 7,26
мордва 10 356 2,43
мари 7 442 1,72
типтәр 6 894 1,59 48 514 8,15
мишәр 2 604 0,60 5947 1,00
украин 2 114 0,49
удмурт 624 0,14
эстон 550 0,13
алман 460 0,11
белорус 127 0,03
поляк 117 0,03
яһуд 69 0,02
латыш 36 0,01
башка телләр 65 0,02
һәммәсе 433 179 100,00 595 518 100,00
Бәләбәй шәһәре (5 835 кеше)[3]
Тел Кешеләр саны %
рус 4 335 74,29
татар 788 13,50
башкорт 284 4,87
мордва 207 3,55
чуаш 124 2,13
яһул 49 0,84
поляк 13 0,29
алман 9 0,16
типтәр 5 0,15
украин 3 0,14
мари 3 0,13
мишәр 2 0,09
башка телләр 13 0,22

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында авыл хуҗалыгында өяз халкының 84 %‑тан артыгы мәшгуль булган. 1904 елда сөрүле җирләр (мең дисәтинә) 453,8 тәшкил иткән, шул исәптән арыш чәчүлекләре — 164,7, бодай — 104,6, тары — 55,2, солы — 47, карабодай — 24,4, борчак — 12,5, бәрәңге — 5,2, борай — 3,4; сыер малы саны — 62892 баш, елкы — 49558, сарык — 129544, кәҗә — 15921, чучка — 6316. XX гасыр башында Алафузов постау фәбриге, 4 шәраб куу заводы, 32 кирпеч сугу һәм 5 поташ заводы, 15 күн эшкәртү, 60 итек тегү һәм башка предприятиеләр эшли. Бәләбәйдә, Атнагол, Байгилде, Бакалы, Бүздәк, Дәүләкән, Иске Турай, Раевка, Шаран авылларында ярминкәләр үткәрелә. 1888 елда өяз аша Самар-Зылатаус тимер юлы (КенәлУфа участкаcы), 1911-14 елларда — Идел-Урал тимер юлы (БөгелмәЧишмә участкасы) уздырыла. 298 мәчет, 19 чиркәү һәм 2 чәсәүнә (1865); 443 уку йорты (1912) исәпләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]