Бәхтегәрәй Шәфиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәхтегәрәй Шәфиев latin yazuında])
(Bäxtegäräy Şäfiev битеннән юнәлтелде)
Бәхтегәрәй Шәфиев
Туган телдә исем Бәхтегәрәй Әгъзам улы Шәфиев
Туган 20 май 1897(1897-05-20)
Ырынбур өлкәсе, 1нче Имангол
Үлгән 19 август 1918(1918-08-19) (21 яшь)
Ырынбур
Әлма-матер Хөсәения мәдрәсәсе
Һөнәре сәясәтче

Бәхтегәрәй Әгъзам улы Шәфиев (20 май 1897 ел19 август, 1918 ел) – революционер, журналист, «Башкортстан» (хәзерге «Кызыл таң») гәзитенең беренче мөхәррире.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәхтегәрәй Әгъзам улы Шәфиев 1897 елның 20 маенда Ырынбур губернасы Саелмыш елгасы буендагы 1нче Имангол исемле татар авылында (хәзерге Ырынбур өлкәсенең Октябрь районы) крестьян гаиләсендә туган. Алты уллары үсеп килгәндә ата-ана бер-бер артлы вафат була. Өч яшендә үксез ятим калган Бәхтегәрәйне әтисенең энесе Әхмәтгәрәй Котлыәхмәт улы үзенә ала, 5-6 яшендә татарча укырга һәм язарга өйрәтә. 1905-1912 елларда Ырынбур шәһәрендәге, татар капиталистлары үз акчаларына тоткан «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Шәкертләр забастовкасында катнашканы өчен куыла.

Имангол авылындагы өч еллык рус-башкорт училищесына укырга килә. Училищены бер елда тәмамлый, әле Күгәрчен районына керүче Сәеткол училищесында 1916 елга кадәр укый. Шуннан Ырынбур зимства фельдшер-акушерлык мәктәбенә керә, зимства стипендиаты була. Мәдрәсәдә, училищеда, мәктәптә чагында Бәхтегәрәй Ырынбурда һәм Казанда чыгучы русча, татарча гәзит-журналларны мавыгып укый.

Февраль революциясеннән соң бер төркем алдынгы карашлы яшьләр “Ырынбур шәһәр мөселман укучылары җәмгыяте” оештыра һәм Шәфиев аның җитәкчесе булып китә. Җәмгыять үз эшен мәдәни-мәгърифәт максатыннан башлап сәяси юнәлеш ала. Революцион көрәш юлын сайлаган Шәфиев БВРС рәисе урынбасары һәм «Башкортстан» гәзите мөхәррире итеп сайлана. Гәзит татарча чыга, кайбер материаллар русча да басыла. 27 марттагы бишенче саны белән ул тукталып кала. Алтынчысы әзерләнеп бетсә дә, дөнья күрми, чөнки Ырынбур губерна башкарма комитеты карары белән БВРС таратыла.

1918 елның 27 мартында Башкортстан автономиясе турында нигезләмә проектын Совет хөкүмәтенә тапшыру өчен Б. Шәфиев җитәкчелегендәге делегация Мәскәүгә китә. Ләкин проект Мәскәүдә аерым рәвештә каралмый, чөнки бу вакытта Үзәк мөселман комиссариаты Татар-Башкорт Совет Республикасы проектын эшләп, матбугатта бастырган була инде. Башкортстан делегациясе дә шушы проект белән килешә, Шәфиев Комиссариат составына кертелә. Күренекле татар революционеры Мулланур Вахитов җитәкчелек иткән Татар-башкорт үзәк комиссариатының юридик бүлеге мөдире булып Бәхтегәрәй Шәфиев шунда ук Мәскәүдә эш башлый. 21 яшьлек бәлшәвик башкалада капиталистларның йорт-мөлкәтләрен конфискацияләүдә, татар һәм башкорт укытучылары съездын Мәскәүдә үткәрүдә, Гаяз Исхакый мөхәррирлек иткән «Ил» гәзитен яптыруда актив катнаша.

Шул ук елның 14 апрелендә Татар-башкорт үзәк комиссариаты Петроград губерна милли шурасын бетереп, аның урынына татар-башкорт комиссариатын оештыру турында карар итә һәм бу карарны тормышка ашыру өчен Б. Шәфиевны Петроградка җибәрә. Милли шура җитәкчеләре дә ахмак булмый, әлбәттә, шураны ябарга нинди сәбәп бар, дип тиешле дәлил сорыйлар. Мондый дәлил Шәфиевта гына түгел, хәтта Комиссариатның үзендә дә юк булып чыга. Петроградлылар Уфага — Бөтенрусия мөселманнары милли идарәсенә Мәскәүдәге Комиссариат һәм аның вәкиле Шәфиев өстеннән шикаять телеграммасы җибәрәләр. М. Вахитов 27 апрельдә баш коллегиядә көрәштәшләре белән киңәшләшә дә Шәфиевны телеграмма белән Мәскәүгә чакырып кайтара.

Бераз эшләгәч, Бәхтегәрәй, үзе гариза язып, Комиссариаттан китә һәм туган якларына кайта. Ырынбур тирәсе бу чакта дутовчылар кулында була. Бәхтегәрәйне 1918 елның июль урталарында Кабан авылында туганнарында качып яткан җирдән дутовчылар кулга ала. Ырынбур төрмәсендә яткырганнан соң, августта суд ясап, шунда ук урманга алып чыгып атып үтерәләр. Ниндидер сәер туры килү — Татар-башкорт үзәк комиссариаты җитәкчесе Мулланур Вахитовны да Казанга кайткан җиреннән тотып алып, шул ук вакыт аралыгында — 19 августта атып үтерелә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфада, Стәрлетамакта, Ырынбурда, Моракта, Иманголда урамнар, шулай ук Имангол һәм Сәеткол мәктәпләре аның исемен йөртә. Аның турында китаплар язылды. (Рамазан Кузыев. “Бәхтегәрәй Шәфиев”. Уфа, 1972 ел. “Легендага әйләнгән исемнәр”. Уфа, 1977 ел. Евгений Асабин. “Революция байрагы астында”. Уфа, 1991 ел).

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]