Бәйрәм Мифтахов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйрәм Мифтахов latin yazuında])
(Bäyräm Miftaxov битеннән юнәлтелде)

Мифтахов Бәйрәм Мифтах улы — галим-методист, педагогия фәннәре кандидаты.

1923 елның 12 декабрендә Балтач районының Ор авылында туган. Яңгул мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң Казан педагогия училищесын тәмамлый. 1941-1947 елларда армия сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында катнаша. Озын-озак фронт юлларындагы фидакарьлекләре өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп медальләр белән бүләкләнә.

Б.Мифтахов сугыштан соңгы елларда районыбызның төрле мәктәпләрендә укытучы, директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшли. 1958 елда аны Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире итеп чакыралар. 1964 елдан — РСФСР милли мәгариф проблемалары фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалында — гыйльми хезмәткәр, гыйльми секретарь, филиал мөдире. Монда ул киң эксперименталь фәнни-тикшеренү эшләре алып бара, 1967 елда диссертация яклап педагогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Ул 200дән артык фәнни, методик, популяр хезмәтләр бастырган галим. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары аның 1960 елда басылган «Грамматик анализ методикасы», 1966 елда басылган «5-10 сыйныфларда язма эшләрне үткәрү, тикшерү, анализлау һәм бәяләү методикасы», 1968 елда басылган «Татар теле синтаксисын укыту методикасы», 1983 елда басылган «Татар орфографиясе һәм пунктуациясенең кыен очраклары», шул ук елда нәшер ителгән «Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү методикасы» китапларын эш процессында киң кулланалар. Исемнәреннән үк күренгәнчә, аның хезмәтләре телебезнең иң четерекле, катлаулы мәсьәләләренә багышланган. Туган телебезнең үсешенә игътибар арткан бу чорда аларның әһәмияте бәя биреп бетергесез.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шушы олы хезмәтләре өчен Б.М.Мифтаховка «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», «СССРның мәгариф отличнигы» билгеләре бирелде. Ул Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы. Галим фәнни-методик эшчәнлеген дәвам итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]