Кигәвеннәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кигәвеннәр latin yazuında])
(Bögälçän битеннән юнәлтелде)
Кигәвеннәр
Сурәт
Халыкара фәнни исем Oestridae Лич, Уильям Элфорд, 1815[1]
Таксономик ранг гаилә[1]
Югарырак таксон Oestroidea[d][2] һәм круглошовные мухи[d][1]
Таксонның халык атамасы Bot Flies[3], Warble Flies, Heel Flies, Gadflies, Styngflugor, Dasselfliegen, Horzels, Bremser, Bremser, Bremsar, Berne, Berne һәм Brimsa
Тәүлек циклы дневной образ жизни животных[d][4]
 Кигәвеннәр Викиҗыентыкта

Бөгәлчәннә́р яки кигәвеннәр - ике канатлы бөҗәкләр отрядыннан өч семьялык: ашказаны бөгәлчәннәре (Gasterophilidae), борын-бугаз бөгәлчәннәр (Oestridae), тире асты бөгәлчәннәр (Hypodermaticae). 100 гә якын төре билгеле.

Гәүдәсе төкләр белән капланган, кайберләре төксез дә була. Җитлеккән бөгәлчәннәрнең авыз органнары үсеш алмаган, һәм алар тукланмый. Озак яшәмиләр. Күп төрләренең личинкалары - кеше һәм имезүчеләрнең эндопаразитлары. Татарстан территориясендә 3 төре киң таралган. Ашказаны ат бөгәлчәне (G.intestinalis) - гәүдәсенең озынлыгы 12-15 мм; йомыркасын терлекнең иреннәре белән кагыла торган урыннарына сала. Личинкалар турыдан-туры яки азык белән ашказанына үтә, җитлеккәнче шунда кала; тышкы якка экскрементлар белән чыга. Борын-бугаз сарык бөгәлчәне (O. ovis) - гәүдәсенең озынлыгы 10-12 мм; сарыкларда һәм кәҗәләрдә паразитлык итә. Тереләй тудыручы ана затлар личинкаларын терлекнең борын тишегенә сиптерә. Личинкалар баш эченә (маңгай куышлыгы, йоткылык өстенә) үтеп керә, аларның паразитлык итүе терлекнең бик нык арыклануына китерә. Тире асты үгез бөгәлчәне (H. bovis) - гәүдәсенең озынлыгы 12-14 мм; мөгезле эре терлектә паразитлык итә. Йомыркасын терлекнең төкләренә беркетә.

Личинкалар хайван организмына тире капламы аша керә һәм анда үсә. Йон кою алдыннан, икенче стадиядә, терлек аркасындагы җитлеккән личинкалар, тишек тишеп, тире астыннан тышка чыгалар һәм курчакка әйләнү өчен җир астына төшәләр.

Көндез чебеннәр һәм бөгәлчәннәр (слепень) активлаша. Алар җәй ахырында бик агрессив булалар. Август уртасында, юеш-болытлы көннәрдә вак бөгәлчәннәр интектерә. Гадәттә бөгәлчәннәр кызу көннәрдә 12-17 сәгатьләр аралыгында һөҗүм итәләр. Нәкъ менә шул вакытта терлекләр г һәм кешеләр «хуш исләр»не максималь рәвештә бүлеп чыгаралар, ә бу ана бөгәлчәннәрне үзенә тарта. Бу канэчкеч паразитның тешләве авырттыра һәм организмны агулый, тешләгән урын авырта, кычытып кызарып чыга, шешә, хәтта температура да күтәрелергә мөмкин. Кайвакыт тешләгән урындагы яра эренли һәм бик озак авыртып йөри.

Халыкта кигәвеннәр кешегә һөҗүм итә дигән ялгыш фикер таралган. Бу канатлы паразит атлар, сыерлар белән генә кызыксына һәм аларның ; тиресе астына личинкаларын сала. Бик сирәк очракта гына личинка кешегә : эләгә һәм тирене зарарлый. Бу чир температура күтәрелү, бавыр, лимфа : төеннәре үсү белән характерлана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. Pape T., Благодеров В. А., Mostovsk M. B. Order Diptera Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  3. BugGuide — 2003.
  4. Lewis, T., Taylor, L.R. Diurnal periodicity of flight by insects // Transactions of the Royal Entomological Society of LondonRoyal Entomological Society, 2009. — ISSN 0035-8894; 2056-5259doi:10.1111/J.1365-2311.1965.TB02304.X