Бөркетләр фильмы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөркетләр фильмы latin yazuında])
(Börketlär filmı битеннән юнәлтелде)
Бөркетләр
Бөркетләр
Режиссёр Рамиль Төхфәтуллин
Сценаричы Мансур Гыйләҗев
Баш ролләрдә Әзһәр Шакиров
Равил Шәрәфиев
Ринат Таҗетдинов
Киноширкәт Җитештерү:
«Казан киностудиясы»
«Сабантуй» киностудиясы

Озынлык 77 мин
Ил Татарстан Татарстан
Тел татарча
Дөнья күрү 2009,

«Бөркетләр» — 2009 елда чыккан татар фильмы.

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч дус — бөркеттәй өч ир. Гомер көзенә җиткән картлар үзара бәхәсләшә, тарткалаша. Шул ук вакытта бер-берсе өчен борчылып яши. Алар яшь вакытта үз мәхәббәтләре өчен көрәшкән. Хәзер оныклары бәхете өчен көч сынашалар.

Беренче карашка фильмның сюжеты җитди. Күзне яшьләндергән өлешләре дә бар. Ләкин режиссер монда татар киносы өчен әлегә яңалык булган кәмит жанрын да кулланган. Дөрес, фильмның кытыршы урыннары да бар, ди аны караучылар. Ләкин үсеш юлында шунсыз буламыни. Төп рольләрне башкарган артистлар да әнә үз уеныннан гаеп эзли.

Актёрлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп рольләрдә Камал театрының әйдәп баручы өч артисты — Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]