Баня Баши мәчете (София)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баня Баши мәчете (София) latin yazuında])
(Banya Başi битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Баня Баши
болг. Баня Баши джамия
Мәчетнең тышкы күренеше
Мәчетнең тышкы күренеше
Ил Болгария
шәһәр София
Дин Ислам
Бина төре җәмигъ мәчете
Мигъмарият стиле Госманлы мигъмарияте[d]
Мигъмар Sinan
Төзелеш еллары 15661576 еллар
Төп даталар:
1566 (нигез ташы салынган)
1576 (ачылган)
1940-еллар (өлешчә ремонтланган)
Халәте гамәлдә

Баня Баши мәчете (болг. Баня Баши джамия) — Болгариянең башкаласы София шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Аурупаның борынгы мәчетләреннән берсе. 5 гасырга сузылган Госманлы империясе чорында Мигъмар Синан (14891588) тарафыннан төзелгән. София шәһәрендә бердәнбер эшләүче мәчет.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет танылган госманлы архитекторы Мигъмар Синан тарафыннан проектланган һәм 1576 елда тәмамланган[1]. Мәчет исеме «күп мунча» дигәнне аңлатучы «Баня Баши» сүзтезмәсеннән алынган. Мәчетнең үзенчәлеге: ул табигый термаль чыганаклар өстендә төзелгән, хәтта мәчет диварлары янындагы җирдә җилләтү тишекләреннән күтәрелгән буны күрергә мөмкин.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң бинада өлешчә ремонт, буяу, штукатуркалау эшләре башкарылган. Соңгы унъеллыкларда ремонт төрек һәм гарәп вакыфлары ярдәмендә башкарыла. Алар ярдәме белән идән астына җылыту системасы урнаштырылган.

2006 елда болгар ультрамилләтчел АТАКА фиркасе(рус.) әгъзалары мәчеттән азан тавышын яңгыратмауны таләп итеп, каршылык хәрәкәте башлыйлар: мәчет янында чатырлар корып, имза җыю оештыралар.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең төп бинасы дүртпочмаклы. Бина ике катлы, өске каты хатын-кыз мөселманнар өчен. Диварлары зәңгәр төскә буялган. Мәчетнең диаметры 15 метр булган зур гөмбәзе, манарасы бар. Дүрт почмакта кечкенә башнялар урнашкан. Үзәк гөмбәз аккургаш пластинкалар белән капланган.

Мәчет җомга намазына 700 гә якын, ә Корбан гаетенә 1 200 гә кадәр мөселманны кабул итә ала.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Banya Bashi Mosque. structurae.net