Батырша хәрәкәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Батырша хәрәкәте latin yazuında])
(Batırşa xäräkäte битеннән юнәлтелде)

Батырша хәрәкәте (кайбер чыганакларда — 1755—1756 еллардагы Башкорт түнтәрелеше исеме астында билгеле)  — Идел-Урал буенда XVIII гасырның икенче яртысында үткән иң зур түнтәрелешләрнең берсе.

Хәрәкәт сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1735—1740 еллардагы башкорт күтәрелешен бастырып патша хакимияты социаль-икътисади изүне көчәйтә. Башкорт җирлерен талау дәвам ителә. Башкортларга тоз табу тыела, улар тозны казнадан кыйммәтрәк сакка сытып алырга тиеш була.

Сенатның 1754 елның 16 мартындагы фәрманы буенча ясак түләу урынына тозны казнадан сатып алырга тиешләр, бу салымны 5-6 тапкырга арттыра. Ясак түләү урынына тоз сатып алуны башкортлар узләренең җиргә хокугын бетерү дип кабул итә.[1]

Шулай ук башкортлар өчен каты режим булдырыла: ату коралы тыела, берәрсендә корал табылса аның аты әләкче файдасына тартып алына; авыллырда тимерлекләр ябыла; башкортларга рөхсәтсез авылынан китү тыела.

Православ чиркәү татарларны, башкортларны һәм башка Идел-Урал буе халыкларын көчләп христиан диненә күчерү сәясәтен башлый.

Күтәрелеш урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нугай һәс Уса даругаларының Бөрҗән, Тангаур, Үсәргән, Бошмас-Кыпчак һ.б. волостлары

Хәрби хәрәкәт барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәрәкәтне оештыручы Габдулла Галиев (Батырша) язган өндәмәсендә («Тахризнамә») мөселманнарны ризасызлык белдерергә, 1755 елның 1 июлендә корал алып баш күтәрергә чакыра.[2][3] Шәкертләре аркылы аны күбәйтеп, чапкыннар аша Башкортстанның һәр тарафына, шулай ук таныш-белешләре аша Казан, Көнгер, Гәйнә, Исәт һәм башка якларда халык арасында тарата. Батырша Казан губернасы татарлары һәм шулай ук казакълар белән ныклы бәйләнеш булдыра. Күтәрелешкә аларны да кушылырга өнди. Бу күтәрелеш дин байрагы астында оештырыла.

Елан Иткул һәм Ходайбирде җитәкчелегендәге башкортлар тарафыннан 15 майда Урал тауларында алтын-көмеш, тимер, бакыр, кыйммәтле ташлар эзләү өчен җибәрелгән экспедиция башлыгы Брагин һәм аның командасы үтерелә. 18 майда алар Исәт юлындагы Сапсал Ям станын һәм Брагин яшәгән йортны туздыралар, юлда йөрүче түрәләргә, почта станнарын саклаган драгуннарга һөҗүм оештыралар.

Ырынбур губернаторы И.Неплюев тиз арада Бөрҗән улысына подполковник Исаков җитәкчелегендәге гаскәриләр командасын озата. Боларга өстәп, тагын меңнән артык солдат һәм казаклар җибәрелә. Фетнәне бастыруда хакимияткә тугры калган башкорт һәм мишәр старшиналары да катнаша. Фетнәче башкортлар, аларның гаиләләре һәм туган тумачалары кулга алына, мөлкәтләре хөкүмәт файдасына бирелә. Исән калган башкортлар казакъ далаларына кача.[3]

Август аенда баш күтәрүчеләргә күрше волостлар кушыла. Заводлар һәм почта-ям станнары эшчәнлеге тоткарлана, берничә старшина утерелә. Август азагына баш күтәрүчеләрнең зур өлеше казакъ далаларына кача. Өченче күтәрелеш 1755 елның 27-28 августында Уса даругасында була.

Мостай һәм Акбаш җитәкчелегендәге баш күтәрүчеләр урындагы старшинаны үтерәләр һәм яңа хәрәкәткә әзерләнәләр. Ләкин җирле феодал-старшиналарның каршылыгы сәбәпле Уса даругасы халкы күтәрелеше ныгып китә алмый.

Халык ризасызлыгын киметү теләге белән патша хөкүмәте баш күтәрүчеләрнең аерым таләпләрен үтәргә ниятләвен (үз ихтыярлары белән көрәштән баш тартучыларга җәза кулланылмаячагын белдерә).

Нугай даругасында башланган күтәрелеш турында губернатор И. Неплюев тарафыннан сенатка борчылу хәбәре җибәрелә. Озакламый аларга Тангаур, Үсәргән, Бошмас-Кыпчак һ.б. волость кешеләре дә кушыла. Күп урыннарда үзаллы отрядлар оештырыла. Заводларны саклау өчен капитан Шкоп отряды җибәрелә, баш күтәрүчеләр отрядны камап алып тар-мар итә.

Күтәрелешне бастыру өчен губернатор Неплюев ачыгыч чаралар карар итә. Аның кулы астында 24 меңлек гаскәр була. Хәлнең хәвефле булуын танып, Неплюев хәрби ярдәм сорый һәм аңа тыгы өч полк җибәрәләр.

Күрше өлкәләреннән, Казан татарлары себер халыклары, ярдәмгә килмәсен өчен Хәрби коллегия Ырынбур краены тагы биш полк җибәрә.

Неплюевның ярдәмчеләре Салтыков Иван һәм Ушаков Федор була.

Батыршаны кулга алучыга 1000 сум акча һәм кыйммәтле бүләк вәгьдә ителә. 1755 елның 1 сентябрендә Батырша гаиләсе һәм шәкертләре белән Карышбаш авылын ташлап китә; байтак вакыт эзәрлекләүләрдән качып йөри. 1755 елның сентябрендәге Неплюев бу манифестка ярашлы баш күтәрүчеләрне бастырырга, аларның мөлкәтеп үз файдасына тартып алырга, хатынын-балаларын коллыкка алырга рөхсәт ителә.[4] Казан татарларын баш кутәрүчеләргә каршы котырту нияте бәлән 1755 елның сентябрендә Елизавета Петровна манифест бәлән мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә күп кенә казан татарлары күтәрелешне бастыруда катнаша.[5]

Күтәрелеш нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күтәрелеш бастырылгач, патша хөкүмәте ягыннан башкорт һәм башка халыкларга басым бер аз кими, башкорт җирләрен талау тыела. Дингә кагылышлы дини мәсьәләләрне тикшерү эше дә, рус руханилары кулыннан алынып, губерна канцеляриясенә тапшырыла. Архиепископ Лука (Конашевич) Казаннан башка шәһәргә күчерелә. 1756 елда мәчетләр төзүгә рөхсәт бирелә.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 БАШКИРСКИЕ ВОССТАНИЯ 17-18 вв., archived from the original on 2013-06-02, retrieved 2012-11-10 
  2. Башкирские восстания 17-18 вв., archived from the original on 2011-04-06, retrieved 2012-11-10 
  3. 3,0 3,1 Җ.Рәхимов. Батырша. ТКН, 1996.
  4. В. Пистоленко Из прошлого Оренбургского края. Типография изд-ва «Чкаловская коммуна», 1939 г. 152 с. Стр 75–80. В сентябре месяце 1755 года Неплюев опубликовал манифест, в котором приглашает все население края ловить восставших и за это забирать их имущество, жен и детей в собственность. Женщин и детей восставших башкир разрешено было продавать в рабство. http://kraeved.opck.org/kraevedenie/history/vosstanie_batirshi.php
  5. История Башкортостана. Ч1. С древнейших времен до 1917 г.- Уфа:Китап, 1996.-240с.

Сылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алишев С.Х. Каһарман бабайлар. Казан, 1976; шул ук. Тернистый путь борьбы за свободу (Социальная и национально-освободительная борьба татарского народа. II половина XVI - XIX вв.). Казань, 1999;
  • Витевский В.А. И.И. Неплюев и Оренбургский край в прежнем его составе до 1758 г. Казань, 1897, Т. 3;
  • Чулошников А.П. Восстание 1755 г. в Башкирии. М.-Л., 1940; Ислаев Ф.Г. Восстание Батырши. 1755: Исторический очерк. Казань, 2005.
  • Чулошников А. П. Восстание 1755 г. в Башкирии. М.-Л., 1940; Устюгов Н. В. Башкирское восстание 1662-64 гг. //Ист. зап. М., 1947, т.24;
  • История Башкортостана. Ч1. С древнейших времен до 1917 г.- Уфа:Китап, 1996.-240с.