Беатрикс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беатрикс latin yazuında])
(Beatriks битеннән юнәлтелде)
Беатрикс
Нидерландлар байрагы Нидерландлар патшабикәсе
Вазыйфада
1980 елның 30 апреле – 2013 елның 30 апреле
Аңа кадәр Юлиана
Дәвамчысы Виллем-Александр
Туган 31 гыйнвар 1938(1938-01-31) (86 яшь)
Сустдейк[d], Барн[d], Утрехт[d], Нидерланд
Җефет Клаус фон Амсберг[d]
Әни Юлиана (1909-2004)
Әти Бернард Липпе-Бистерфельдле (1911-2004)
Белем Лейден университеты[d]

Беатрикс [ˈbeːjaˌtrɪks], Беатрикс Вилһелмина Армгард, нид. Beatrix Wilhelmina Armgard (1938 елның 31 гыйнвары, Барн (Утрехт)) — Нидерландлар патшабикәсе (1980 елның 30 апреленнән 2013 елның 30 апреленә кадәр), Нидерландлар принцессасы, Оран-Нассау принцессасы һәм Липпе-Бистерфельд принцессасы (2013 елның 30 апреленнән). Юридик фәннәр докторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герб
Байрак
Моно-
грамма
Беатрикс ире һәм уллары (Константин, Виллем-Александр, Фризо) белән. 1980

1938 елның 31 гыйнварында Нидерландлар патшалыгының Барн (Утрехт) шәһәрендә Сустдейк (нид. Soestdijk) сараенда туган.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында әнисе, кыз туганы белән Лондонда, 1940 елның июненнән 1945 елның августына кадәр Оттава (Канада) шәһәрендә яши. Бу чорны әтисе шаһзадә Бернард Беатриксның әбисе - Нидерландлар патшабикәсе Вилһелмина белән Лондонда уздыра. 1945 елда гаилә Нидерландларга кайта.

Белемне Барн лицеенда һәм Лейден университетында ала.

1966 елның 10 мартында алман дипломаты Клаус фон Амсберг белән никахлаша.

1980 елның 30 апрелендә Нидерландлар патшабикәсе Юлиана тәхеттән өлкән кызы Беатрикс файдасына ваз кичә.

2013 елның 30 апрелендә Нидерландлар патшабикәсе Беатрикс өлкән улы Виллем-Александр файдасына тәхеттән ваз кичә[1].

Тәхет варисы, Виллем-Александрның кызы Катарина-Амалия 2003 елның 7 декабрендә туган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]