Белосток-Минск сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Белосток-Минск сугышы latin yazuında])
(Belostok-Minsk suğışı битеннән юнәлтелде)
1941 елның Белосток-Минск сугышы
Төп низаг: Икенче бөтендөнья сугышы
Дата

22 июнь 19418 июль 1941

Урын

Көнчыгыш Польша, Беларусия, ССРБ

Нәтиҗә

Көнбатыш фронт тар-мар ителә

Көндәшләр
ССБР байрагы Советлар Берлеге Алмания байрагы (1933-1945) Нацист Алмания
Сәргаскәрләр
ССБР байрагы Дмитрий Павлов
ССБР байрагы Владимир Климовских
ССБР байрагы Василий Кузнецов
ССБР байрагы Константин Голубев
ССБР байрагы Александр Коробков
ССБР байрагы Пётр Филатов
Алмания байрагы (1933-1945) Федор фон Бок
Алмания байрагы (1933-1945) Альберт Кессельринг
Алмания байрагы (1933-1945) Гюнтер фон Клюге
Алмания байрагы (1933-1945) Герман Һот
Алмания байрагы (1933-1945) Һейнц Гудериан
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Белосток-Минск сугышы - Бөек Ватан сугышының башында (22.6.1941 - 8.7.1941) Совет-Алман фронтында чик янындагы бәрелеш. Бәрелеш нәтиҗәсендә Совет Көнбатыш фронты көчләре чолганып тар-мар ителгән. 28 июньдә алман гаскәрләре Минск шәһәрен басып ала.

1941 елның 22 июненә хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 22 июньдә ССРБ чикләре буенда өч алман армиясе төркеме (181 дивизия, шул исәптән 19 танк төмәне, 14 моторлаштырылган дивизия һәм 18 бригада) һәм өч һава флоты булган.

500 километрлы ГолдапВлодава сызыгында Федор фон Бок җитәкчелеге астында армияләрнең «Үзәк» төркеме (50 алман төмәне, 2 алман бригадасы, 2нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Дивизияләр һәм 9нчы бригада (ком. Адольф Штраус) һәм 4нче кыр (ком. Һанс Гюнтер фон Клюге) армиясе, 2-нче (ком. Һейнц Гудериан) һәм 3нче (ком. Готның) танклар төркеме берләштерелгән булган. Төркемнең бурычы булып флангларда зур көчләре белән һөҗүм иткәч Белорусиядә дошманның гаскәрләрен тар-мар итү торган. Аннан соң, Минскта елгыр[чыганагы?] берләшмәләрен туплагач, тиз генә Смоленск районына чыгарга; шулай итеп, Ленинград районында һәм Балтыйк буенда хәрәкәт итүче дошманның гаскәрләрне бетерү максаты белән "Төньяк" армия төркеме белән үзара йогынты ясау өчен алшартларны булдыру.

ССРБ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 22 июньгә чик буендагы хәрби округларда һәм флотларда 3 289 250 солдат һәм әфисәр, 59 787 орудие һәм миномёт, 12 782 танк (шул исәптән 1475 Т-34 һәм КВ танклары), 10 743 очкыч булган. Өч флотлар эчендә якынча 220 000 кеше, 182 төп класслы кораб (3 линкор, 7 керәйсер, 45 лидер һәм эсминец, 127 су асты көймәсе). Дәүләт чиген саклану чик гаскәрләре үтәгәннәр. Көнбатышыштан һөҗүмне кире кайтару Ленинград, Балтыйк буе аерым, Көнбатыш аерым, Киев аерым һәм Одесса хәрби округларына тапшырылган. Диңгездән аларга Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгез флоты ярдәм итә тиеш булган.

Көнбатыш аерым хәрби округының (ком. Дмитрий Павлов) гаскәрләре үз эченә 3нче (ком. Василий Кузнецов), 4нче (ком. Александр Коробков) һәм 10нчы (ком. Константин Голубев) армияләрне туплаган. Алар Литва көньяк чигеннән Припять елгасына кадәр 470 километрлы фронтта саклануны тотканнар. Шуның өстенә Минск, Слуцк һәм Могилёв янында 13нче армия формалашкан.

Якларның эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алманнар һөжүмнә башлайлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз: Ровель группасы

1941 елның 22-25 июньдәге Белосток чыгынтыдагы бөрелеш

22 июньдә Дмитрий Павловның Көнбатыш фронты һәм Пинск хәрби флатилиясы катнашу дә Беларусия стратегия саклану операциясе башлана. Шушы операция эчендә чик янындагы саклану сугыш һәм Борисов һәм Лепель юнәлешләрене контрһөҗүмлар үткәрелдә. (картаны карагыз — Боевые действия на западном фронте. 22 июня — 11 июля 1941 г.(үле сылтама)).

Готның

25 июньдә Готның 3-нче танк төркеме Воложины алды һәм Минск районындагы биекләренә чыкты. Гудерианның 2-нче танк төркеме Слонимны алды һәм Барановичика барды.

27 июньдә төндә Готның 3-нче танк төркеме Минск — Мәскәү шоссесы Смолевичьнә басып алды.

28 июньдә Готның 3-нче танк төркеме Минскка төньяк-көнбатыштан бәреп керде, ә Гудерианның 2-нче танк төркеме — көньяктан. 2-нче танк төркеме Бобруйскка һөжүмне дәвам итте.

29 июньдә Готның 3-нче танк төркеме һәм Гудерианның 2-нче танк төркеме Минсктан көнчыгыштарак тоташтылар. 2-нче танк төркеме Бобруйскка һөжүмне дәвам итте.

1 июльне Готның 3-нче танк төркеме Старо-Борисовка бәреп керде, ә Гудерианның 2-нче танк төркеме Бобруйскка бәреп керде, Свислочь кырында Березина аша күперне алды һәм плацдармны алды (картаны карагыз — Боевые действия на западном фронте. 22 июня — 11 июля 1941 г.(үле сылтама)).

2 июльне 2-нче танк төркеме һәм 3-нче танк төркеме һөжүмне дәвам итте.

3 июльне 3-нче танк төркеме көннең уртасында Полоцктан төньяк-көнбатышрак Көнбатыш Двинага чыкты. 2-нче танк төркеме Березина аша чыкты. 3 июльне 2-нче һәм 3-нче танк төркемнәрдән Клюгеның 4-нче танк армиясе оештырыла.

5 июльдә 1-нче танк төркеме Новоград-Волынский, Шепетовка чигәннән көнбатышрак һөжүмне дәвам итте.

8 июльдә Армияләрнең «Үзәк» төркеме Белосток һәм Минск районында чолгап алынган совет гаскәрләрен бетерүне тәмамлады.

Әсир красноармейчылар колоннасы. Минск, 1941

3-нче танк төркеме Көнбатыш Двина һәм Днепр елгалары чигәне якын килде Полоцктан Жлобинга хәтле фронтында, Көнбатыш фронтның 20-нче һәм 22-нче армияларлар ялганышын саклаун ертып, Витебскны басып алды һәм Көнбатыш Двина елгаласының төньяк ярында Десна янында плацдармны алды.

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алман гаскәрләре сугышта җиңгәннән соң, алман көчләре 300 км алга чыгалар һәм Мәскәүгә һөҗүмне башлыйлар.

Совет гаскәрләрен тар-мар иткәннән соң, совет гаскәр башлыклары: фронт сәргаскәре Павлов, Климовских, Григорьев, Оборин, Коробков кулга алынган, һәм Сталин карары буенча атып үтерелгәннәр.

Сталин шушы җиңелү турында болай әйткән: «Ленин безгә бөек мирас калдырды, ә без - аның мирасчылары, һәммәсен тычып бетердек...» [1].

Соңрак Сталин үз гаебен акланган өчен маршал Коневка Вязьма янында шалтыраткан һәм болай әйткән: "Иптәш Сталин - хыянәтче түгел, иптәш Сталин - сатлык җан түгел, иптәш Сталин - намуслы кеше, аның бөтен ялгышы - атлы гаскәрчеләргә зур ышаныч...".[2] Шушы сөйләшүне Константин Симонов үз китабында "Сталин һәм сугыш" китергән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сталин: Ленин оставил нам великое наследие, а мы, его наследники, всё это просрали…
  2. К. Симонов "Сталин и Война": Товарищ Сталин не предатель, товарищ Сталин не изменник, товарищ Сталин – честный человек, вся его ошибка в том, что он слишком доверился кавалеристам..."

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Барбаросса» операциясе
Белосток-МинскРазеньяйБродыСмоленскКиевУманьЕльняТаллинОдессаДонбассРостов