Билл Клинтон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Билл Клинтон latin yazuında])
(Bill Klinton битеннән юнәлтелде)
Билл Клинтон
Туган телдә исем William Jefferson Clinton
Туган 19 август 1946(1946-08-19) (77 яшь)
Хоуп, Арканзас, АКШ
Яшәгән урын Чаппаква (Нью-Йорк)
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Әлма-матер Hot Springs High School[d], Дипломатик хезмәт мәктәбе[d], Университет көллияте[d] һәм Ель хокук мәктәбе[d]
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Арканзас университеты[d] һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы
Сәяси фирка АКШ Демократик фиркасе
Җефет Һиллари Клинтон
Балалар Челси Клинтон[d]
Ата-ана
Кардәшләр Roger Clinton Jr.[d] һәм Leon Ritzenthaler[d]
Сайт William J. Clinton

 Билл Клинтон Викиҗыентыкта

Би́лл Кли́нтон (ингл. Bill Clinton; тулы исеме Уи́льям Дже́фферсон Кли́нтон, ингл. William Jefferson Clinton; 1946 елның 19 августында, Хоуп (Hope), Арканзас штатында туган) — АКШ сәясәтчесе, Демократик фиркадан АКШның 42 нче президенты (19932001). Шулай ук ике тапкыр Арканзас штаты губернаторы булып сайланган иде. «Time» журналының «Ел кешесе»[1].

Уильям Джефферсон Блайт III 1946 елның 19 августында АКШның Арканзас штаты Хоуп шәһәрендә туа. Балачагында тәрбия белән күбесенчә дәү әтисе һәм дәү әнисе — Элдридж һәм Эдит Кэссиди шөгыльләнде. 15 яшендә Билл отчим фамилиясен ала. Мәктәпне тәмамлагач, Билл Вашингтонның Джорджтаун университетында, Оксфордның Университет көллиятендә, Йель университетында укый. Гаиләсендә күп акча булмау сәбәпле, Билл укыганда өч эштә эшли, югары стипендияне ала. Йель университетында ул Һиллари Родэм белән таныша, 1975 елның 11 октябрендә аңа өйләнә.

1978 елда Арканзас штатының губернаторын сайлауларда җиңү яулый. 11 ел эчендә ул штатның дәрәҗәсен күтәрә, популяр булып китә. 1991 елның 3 октябрендә үзен президент намзәтенә тәкъдим итә, сайлауларда җиңү яулый. Аның инаугурациясе 1993 елның 20 гыйнварында була. 1996 елда икенче тапкыр АКШ президенты булып сайлана.

TED конференциясендә чыгыш ясаганы бар.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]